ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
05.10.2022 ел Яр Чаллы ш. № 2955
Тукай муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү оешмалары эшчәнлеген норматив финанслау турында
«Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 99 статьясы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 15 статьясы 1 өлешенең 11 пункты, «Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмалары эшчәнлеген норматив финанслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 02 июлендәге 546 номерлы карары нигезендә, муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыру, мәктәпкәчә белем бирүнең бюджет белем бирү хезмәтләре сыйфатын арттыру максатында,
КАРАР БИРӘ:
1. Расларга:
Тукай муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләрне карау һәм тәрбияләү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүгә норматив чыгымнарны исәпләү тәртибен 1 кушымта нигезендә;
Тукай муниципаль районының муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында балаларны караган һәм тәрбияләгән өчен ата-аналар түләвен формалаштыру һәм алу тәртибен 2 кушымта нигезендә;
Тукай муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү оешмасын финанс белән тәэмин итү күләмен исәпләү тәртибен 3 кушымта нигезендә.
2. ТР Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының «Тукай муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү оешмалары эшчәнлеген норматив финанслау турында» 2014 елның 17 январендәге 41 номерлы карары үз көчен югалткан дип танырга.
3. Әлеге карар 2022 елның 1 январеннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла дип билгеләргә.
4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Ш. Бариевка йөкләргә.
Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елның 05.10 2955 номерлы карарына 1 кушымта
Тукай муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләрне карау һәм тәрбияләү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүгә норматив чыгымнарны исәпләү тәртибе
1. Гомуми нигезләмәләр
1.1. Әлеге тәртип Тукай муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында (алга таба - мәктәпкәчә белем бирү оешмасы) тәрбияләнүчеләрне карау һәм тәрбияләү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүгә норматив чыгымнарны формалаштыру механизмын билгели.
1.2. Әлеге Тәртиптә билгеләнгән Тукай муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләрне карау һәм тәрбияләү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүгә норматив чыгымнарны исәпләү тәртибе (алга таба - норматив чыгымнар) мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына, шулай ук мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы муниципаль гомуми белем бирү оешмаларына кагыла.
1.3. Норматив чыгымнар бер тәрбияләнүчегә бер елга билгеләнә. Аз комплектлы авыл мәктәпкәчә белем бирү оешмасы өчен норматив чыгымнар төркемгә бер елга билгеләнә.
Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында балаларны карау һәм тәрбияләү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүгә норматив чыгымнарны исәпләү тәртибе
2.1. Норматив чыгымнарга кертелә:
балаларны карау һәм тәрбияләүне гамәлгә ашыручы персонал хезмәтенә түләү фонды;
туклануны оештыру буенча расланган нормалар һәм методик тәкъдимнәр нигезендә туклануны оештыру һәм туклану продуктларын сатып алуга чыгымнар;
тәрбияләнүчеләргә хуҗалык-көнкүреш хезмәте күрсәтүне оештыруга һәм хуҗалык-көнкүреш товарлары сатып алуга чыгымнар;
тәрбияләнүчеләргә санитар-гигиена хезмәтен тәэмин итү чыгымнары;
тәрбияләнүчеләрне йомшак инвентарь белән тәэмин итү чыгымнары.
2.2. Норматив чыгымнар формула буенча исәпләнә:
биредә:
- норматив чыгымнар;
- балаларны карау һәм тәрбияләүне гамәлгә ашыручы персонал хезмәтенә түләү фонды;
Rxyzpit - туклануны оештыру буенча расланган нормалар һәм методик тәкъдимнәр нигезендә туклануны оештыруга чыгымнар;
Rvybo - тәрбияләнүчеләргә хуҗалык-көнкүреш хезмәте күрсәтүне оештыруга һәм хуҗалык-көнкүреш товарлары сатып алуга чыгымнар;
- тәрбияләнүчеләргә санитар - гигиена хезмәтен тәэмин итүгә чыгымнар;
Rvyobes - укучыларны йомшак инвентарь белән тәэмин итүгә чыгымнар;
t - мәктәпкәчә белем бирү оешмасының территориаль урнашуы (шәһәр, авыл);
v - мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төркеме;
z - мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төркемендә тәрбияләнүчеләрнең яшь составы;
x - бер атнага мәктәпкәчә белем бирү оешмасының эш көннәре саны (мәктәпкәчә белем бирү оешмасында төркемнәр);
y - балаларның мәктәпкәчә белем бирү оешмасында булу дәвамлылыгы (мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төркемендә).
2.3. Аз комплектлы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында норматив чыгымнар формула буенча исәпләнә:
биредә:
- аз комплектлы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында норматив чыгымнар;
- балаларны карау һәм тәрбияләүне гамәлгә ашыручы персонал хезмәтенә түләү фонды;
Rvybo - тәрбияләнүчеләргә хуҗалык-көнкүреш хезмәте күрсәтүне оештыруга һәм хуҗалык-көнкүреш товарлары сатып алуга чыгымнар;
- тәрбияләнүчеләргә санитар - гигиена хезмәтен тәэмин итүгә чыгымнар;
Rvyobes - укучыларны йомшак инвентарь белән тәэмин итүгә чыгымнар;
mvzlim - мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төркемендә тәрбияләнүчеләрнең норматив саны;
Rxyzpit - туклануны оештыру буенча расланган нормалар һәм методик тәкъдимнәр нигезендә туклануны оештыруга чыгымнар;
mivxyz - мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төркемендә тәрбияләнүчеләрнең фактик саны.
2.4. Балаларны карау һәм тәрбияләүне гамәлгә ашыручы персонал хезмәтенә түләү фонды түбәндәге параметрлардан чыгып исәпләнә:
мәктәпкәчә белем бирү оешмасында төркемнең иң чик тулылыгы;
персоналның эш вакытының норматив дәвамлылыгы;
бер атнага мәктәпкәчә белем бирү оешмасының эш көннәре саны (мәктәпкәчә белем бирү оешмасында төркемнәр):
алты көнлек эш атнасы;
биш көнлек эш атнасы;
балаларның төркемдә булу дәвамлылыыгы.
2.5. Мәктәпкәчә белем бирү оешмасында карау һәм тәрбияләүне гамәлгә ашыручы персонал хезмәтенә түләү фонды формула буенча исәпләнә:
биредә:
- мәктәпкәчә белем бирү оешмасында карау һәм тәрбияләүне гамәлгә ашыручы персонал хезмәтенә түләү фонды;
Nvziq - балаларны карауны һәм тәрбияләүне гамәлгә ашыручы персоналның Россия Федерациясе норматив хокукый актлары нигезендә исәпләнгән ставкалары саны;
Otiq - «Татарстан Республикасы дәүләт мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 31 маендагы 412 номерлы карары нигезендә билгеләнә торган хезмәт хакына чыгымнар;
e - законнар нигезендә иминият взнослары күләме;
12 - елдагы айлар саны;
v - мәктәпкәчә белем бирү оешмасында төркем;
t - мәктәпкәчә белем бирү оешмасының территориаль урнашуы (шәһәр, авыл);
z - мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төркемендә тәрбияләнүчеләрнең яшь составы;
i - балаларны карау һәм тәрбияләүне гамәлгә ашыручы персоналның вазыйфалары;
q - тәрбияләнүчеләр категориясе.
2.6. Туклануны оештыру буенча расланган нормалар һәм методик тәкъдимнәр нигезендә туклануны оештыруга чыгымнар түбәндәгеләргә нигезләнеп билгеләнә:
«Халыкның җәмәгать туклануын оештыруга санитар-эпидемиологик таләпләр» СанПиН 2.3/2.4.3590-20 санитар-эпидемиологик кагыйдәләрен һәм нормаларын раслау турында» Россия Федерациясе Баш дәүләт санитария табибының 2020 елның 27 октябрендәге карары нигезендә кабул ителә торган тәрбияләнүчеләрне тукландыру нормасы;
(ТР МК 02.03.2021 N 112 карары редакциясендә).
Чираттагы финанс елына Татарстан Республикасы бюджетын формалаштырганда кулланыла торган индекс-дефляторларны исәпкә алып, план елы алдындагы елның 1 сентябренә азык-төлек товарларының уртача базар бәясе.
2.7. Расланган нормалар һәм әлеге Тәртип нигезендә туклануны оештыруга чыгымнар формула буенча исәпләнә:
Rxyzpit = Cxyzpit x Ky pit,
биредә:
Rxyzpit - расланган нормалар һәм әлеге Тәртип нигезендә мәктәпкәчә белем бирү оешмасында туклануны оештыруга чыгымнар;
Cxyzpit - расланган нормалар һәм әлеге Тәртип нигезендә бер елга бер тәрбияләнүчегә туклану продуктларына чыгымнар;
Ky pit - балаларның мәктәпкәчә белем бирү оешмасында булу дәвамлылыгы коэффициенты (3-4 сәгать булу вакыты белән кыска вакытлы булу төркемнәре өчен - 0,25, 5-6 сәгать булу вакыты белән - 0,6, калган төркемнәр өчен 1 гә тигез итеп кабул ителә).
2.8. Расланган нормалар һәм бу Тәртип нигезендә туклану продуктларына чыгымнар формула буенча исәпләнә:
биредә:
Cxyzpit - туклану продуктларына чыгымнар;
Dx - бер тәрбияләнүченең бер елга мәктәпкәчә белем оешмасында булуның уртача көннәр саны (биш көнлек эш режимы булган мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өчен - 220 көннән артмаган күләмдә кабул ителә, алты көнлек эш режимы белән - 270 көн);
- әлеге Тәртипнең 2.6 пункты нигезендә кабул ителә торган тәрбияләнүчеләрне тукландыру нормалары;
- әлеге Тәртипнең 2.6 пункты нигезендә кабул ителә торган тәрбияләнүчеләрнең туклану продуктлары исемлегенә керә торган азык-төлек товарларының бәясе;
n3 - тәрбияләнүчеләрнең туклану продуктлары исемлегенә кергән азык-төлек товарлары саны;
i3 - тәрбияләнүчеләрнең туклану продктлары исемлегенә кергән азык-төлек товарының (продуктның, ашамлыкның) исеме.
2.9. Тәрбияләнүчеләргә хуҗалык-көнкүреш хезмәте күрсәтүне оештыруга чыгымнар хуҗалык-көнкүреш хезмәте күрсәтү буенча хезмәт күрсәтүләр алуга агымдагы чыгымнарны үз эченә ала.
2.10. Расланган нормативлар нигезендә тәрбияләнүчеләргә хуҗалык-көнкүреш хезмәте күрсәтүне оештыруга чыгымнар түбәндәгеләр нигезендә билгеләнә:
әлеге Тәртипнең 1, 2 кушымталары нигезендә хуҗалык-көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм хуҗалык-көнкүреш билгеләнешендәге товарлар сатып алу нормалары;
Чираттагы финанс елына Татарстан Республикасы бюджетын формалаштырганда кулланыла торган индекс-дефляторларны исәпкә алып, план елы алдындагы елның 1 сентябренә хуҗалык-көнкүреш хезмәтләренең һәм хуҗалык-көнкүреш билгеләнешендәге товарларның уртача базар бәясе.
1 таблица
Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләргә
хуҗалык-көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәтләрен сатып алу нормалары
Хезмәтнең исеме |
Норманы үлчәү берәмлеге |
Мәктәпкәчә белем бирү оешмасында булуга бер тәрбияләнүчегә бер елга норма |
|
7-12 сәгать |
24 сәгать |
||
Кер юу хезмәтләре |
коры кер кг |
60 |
120 |
2 таблица
Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләргә хезмәт күрсәтү өчен хуҗалык-көнкүреш товарлары сатып алу нормалары
N |
Предметның исеме |
Норманы үлчәү берәмлеге |
Бер елга бер тәрбияләнүчегә норма |
1. |
Кер сабыны |
кг |
2 |
2. |
Бәдрәф кәгазе |
рулон |
1,5 |
3. |
Кер юу порошогы |
кг |
2,4 |
4. |
Кальцинацияләнгән сода |
кг |
0,5 |
5. |
Хлорамин |
кг |
0,7 |
2.11. Тәрбияләнүчеләргә хуҗалык-көнкүреш хезмәте күрсәтүне оештыруга һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмасының хуҗалык-көнкүреш билгеләнешендәге товарларны сатып алуга чыгымнар формула буенча исәпләнә:
биредә:
Rvybo - тәрбияләнүчеләргә хуҗалык-көнкүреш хезмәте күрсәтүне оештыруга һәм хуҗалык-көнкүреш билгеләнешендәге товарлар сатып алуга чыгымнар;
- әлеге Тәртипнең 2.10 пункты нигезендә кабул ителә торган тәрбияләнүчеләргә хуҗалык-көнкүреш хезмәте күрсәтүнең һәм хуҗалык-көнкүреш билгеләнешендәге товарлар сатып алуның нормалары;
- әлеге Тәртипнең 2.10 пункты нигезендә кабул ителә торган хуҗалык-көнкүреш хезмәте күрсәтү, хуҗалык-көнкүреш билгеләнешендәге товарлар бәясе;
n4, n5 - әлеге Тәртипнең 2.10 пункты нигезендә хуҗалык-көнкүреш хезмәте күрсәтү, хуҗалык-көнкүреш билгеләнешендәге товарлар саны;
i4, i5 - әлеге Тәртипнең 2.10 пункты нигезендә кабул ителә торган тәрбияләнүчеләргә хуҗалык-көнкүреш хезмәте күрсәтү, хуҗалык-көнкүреш билгеләнешендәге товарлар исеме;
Ky ybo - балалар мәктәпкәчә белем бирү оешмасында булганда хуҗалык-көнкүреш хезмәте күрсәтүне куллану күләмен исәпкә алучы төзәтү коэффициенты (3-6 сәгать булу вакыты белән кыска вакытлы булу төркемнәре өчен - 0, калган төркемнәр өчен - 1);
Кy tbo - балалар мәктәпкәчә белем бирү оешмасында булганда хуҗалык-көнкүреш билгеләнешендәге товарларны куллану күләмен исәпкә алучы төзәтү коэффициенты (3-6 сәгать булу вакыты белән кыска вакытлы булу төркемнәре өчен - 0,5, калган төркемнәр өчен 1гә тигез итеп кабул ителә);
2.12. Тәрбияләнүчеләргә санитар-гигиена хезмәте күрсәтүне тәэмин итү чыгымнарына медикаментлар һәм бәйләвеч чаралар сатып алу өчен агымдагы чыгымнар керә.
2.13. Расланган нормативлар нигезендә тәрбияләнүчеләргә хуҗалык-көнкүреш хезмәте күрсәтүне тәэмин итүгә чыгымнар түбәндәгеләр нигезендә билгеләнә:
әлеге Тәртипнең 3 таблицасы нигезендә медикаментлар һәм бәйләвеч чаралар сатып алу нормасы;
чираттагы финанс елына Татарстан Республикасы бюджетын формалаштырганда кулланыла торган индекс-дефляторларны исәпкә алып, план елы алдындагы елның 1 сентябренә медикаментларның һәм бәйләвеч чараларның уртача базар бәясе.
3 таблица
Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләрне медикаментлар һәм бәйләвеч чаралар белән тәэмин итү нормалары
N |
Медикамент исеме |
Үлчәү берәмлеге |
Бер елга бер тәрбияләнүчегә норма |
1 |
2 |
3 |
4 |
1. |
Бактерицид лейкопластырь 6 x 10 |
данә |
2,5 |
2. |
Термометр (медицина) |
данә |
0,5 |
3. |
Стериль булмаган бинт 7 х 14 |
данә |
6 |
4. |
«Ревит» поливитаминнары N 50 |
упаковка |
1,5 |
5. |
Нашатырьлы спирт ный 10% - 40,0 |
флакон |
0,5 |
6. |
Активлаштырылган күмер 0,25 N 10 |
упаковка |
2,5 |
7. |
Спиртлы йод эремәсе 5% - 10,0 |
флакон |
0,5 |
8. |
Хирургия мамыгы |
кг |
0,5 |
9. |
Калий перманганаты 3,0 |
флакон |
0,5 |
10. |
Парацетамол 0,2 N 10 |
упаковка |
1,5 |
11. |
Бриллиант яшел эремәсе 1% - 100,0 |
флакон |
0,5 |
12. |
Бор спирты 3% - 10 |
флакон |
1,5 |
13. |
Нафтизин 0,1% - 10,0 |
флакон |
1,5 |
14 |
Аскорбин кислотасы N 200 |
упаковка |
2 |
2.14. - тәрбияләнүчеләргә санитар - гигиена хезмәтен тәэмин итүгә чыгымнар формула буенча исәпләнә:
биредә:
тәрбияләнүчеләргә санитар-гигиена хезмәтен тәэмин итү чыгымнары;
- медикаментлар һәм бәйләвеч чараларны әлеге Тәртипнең 2.13 пункты нигезендә кабул ителә торган сатып алу нормалары;
- медикаментлар һәм бәйләвеч чараларның әлеге Тәртипнең 2.13 пункты нигезендә кабул ителә торган бәясе;
n6 - әлеге Тәртипнең 2.13 пункты нигезендә медикаментлар һәм бәйләвеч чаралар саны;
i6 - медикамент һәм бәйләвеч чараның әлеге Тәртипнең 2.13 пункты нигезендә кабул ителә торган атамасы.
2.15. Тәрбияләнүчеләрне йомшак инвентарь белән тәэмин итү чыгымнары түбәндәгеләр нигезендә билгеләнә:
әлеге Тәртипнең 4 таблицасы нигезендә мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләрне йомшак инвентарь белән тәэмин итү нормалары;
чираттагы финанс елына Татарстан Республикасы бюджетын формалаштырганда кулланыла торган индекс-дефляторларны исәпкә алып, план елы алдындагы елның 1 сентябренә азык-төлек булмаган товарларының уртача базар бәясе.
4 таблица
Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләрне йомшак инвентарь белән тәэмин итү нормалары
N |
Предметның исеме |
Норманы үлчәү берәмлеге |
Бер елга бер тәрбияләнүчегә норма |
1 |
2 |
3 |
4 |
1. |
Балалар сөлгесе |
данә |
2 |
2. |
Салфетка |
данә |
1 |
3. |
Тышкы мендәр тышлыгы |
данә |
1 |
4. |
Эчке мендәр тышлыгы |
данә |
0,25 |
5. |
Җәймә |
данә |
0,7 |
6. |
Юрган тышы |
данә |
0,7 |
7. |
Мендәр |
данә |
1 |
8. |
Матрац |
данә |
0,2 |
9. |
Җылы юрган |
данә |
0,2 |
10. |
Байка юрган |
данә |
0,2 |
11. |
Йокы капчыгы |
данә |
0,25 |
12. |
Ашъяулык |
данә |
0,12 |
13. |
Савыт-саба сөлгесе |
данә |
0,2 |
14. |
Өстәл клеенкасы |
кв. метр |
0,3 |
2.16. Укучыларны йомшак инвентарь белән тәэмин итүгә чыгымнар формула буенча исәпләнә:
биредә:
Rvyobes - тәрбияләнүчеләрне йомшак инвентарь белән тәэмин итүгә чыгымнар;
- тәрбияләнүчеләрне йомшак инвентарь белән тәэмин итүнең әлеге Тәртипнең 2.15 пункты нигезендә кабул ителә торган нормалары;
- йомшак инвентарьның әлеге Тәртипнең 2.15 пункты нигезендә кабул ителә торган бәясе;
Кy inv - балаларның мәктәпкәчә белем бирү оешмасында булу дәвамлылыгы коэффициенты (3-6 сәгать булу вакыты белән кыска вакытлы тору төркемнәре өчен - 0, калган төркемнәр өчен 1 сәгатькә тигез кабул ителә);
n7 - тәрбияләнүчеләрне йомшак инвентарь белән тәэмин итүнең билгеләнгән нормалары исемлегендә әлеге Тәртипнең 2.15 пункты нигезендә кабул ителә торган товарлар саны;
i7 - тәрбияләнүчеләрне йомшак инвентарь белән тәэмин итүнең билгеләнгән нормалары исемлегендә әлеге Тәртипнең 2.15 пункты нигезендә кабул ителә торган товарлар исеме.
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елның 05.10. 2955 номерлы карарына 2 кушымта
Тукай муниципаль районының муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында балаларны караун һәм тәрбияләү өчен ата-аналар түләвен формалаштыру һәм алу тәртибе
1. Гомуми нигезләмәләр
1.1. Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында балаларны карау һәм тәрбияләү өчен ата-аналар түләвен формалаштыру һәм алу тәртибе муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында һәм Тукай муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларында (алга таба – мәктәпкәчә белем бирү оешмасы) балаларны карау һәм тәрбияләү өчен ата-ана түләвен формалаштыру, билгеләү, үзгәртү һәм алу механизмын билгели.
2. Мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында балаларны карау һәм тәрбияләү өчен ата-ана түләвен исәпләү, билгеләү һәм үзгәртү тәртибе
2.1. Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында балаларны карау һәм тәрбияләү өчен ата-аналар түләве күләме (алга таба – ата-аналар түләве) мәктәпкәчә белем бирү оешмасының бер тәрбияләнүчесенә мәктәпкәчә белем бирү оешмасының юнәлешенә карап билгеләнә.
2.2. Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында ата-аналар түләве күләме мәктәпкәчә белем биирү оешмаларында балаларны карау һәм тәрбияләү чыгымнарын үз эченә ала.
Берләштерелгән һәм сәламәтләндерү төркемнәренә йөргән балалар өчен ата-аналар түләве күләме гомуми үсеш юнәлешендәге төркемнәргә йөрүче балалар өчен ата-аналар түләве дәрәҗәсендә билгеләнә.
Өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балалары булган гаиләләр өчен ата-аналар түләве күләме 50 процентка кими.
2.3. Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына йөрүче инвалид балаларны, ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны, шулай ук туберкулез интоксикациясе булган балаларны карау һәм тәрбияләү өчен ата-аналар түләве алынмый.
2.4. Тәрбияләнүче мәктәпкәчә белем бирү оешмасында булмаган чорда мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында ата-аналар түләве тәрбияләнүчеләрне тукландыру чыгымнары зурлыгына киметелергә тиеш. Балаларны тукландыру белән тәэмин итү чыгымнарының зурлыгы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында балаларны карау һәм тәрбияләү буенча муниципаль хезмәтләр күрсәтүгә норматив чыгымнарга кертелә торган туклану продуктлары алу чыгымнары зурлыгына тигез күләмдә кабул ителә.
2.5. Тәрбияләнүче мәктәпкәчә белем бирү оешмасыннан киткән очракта, мәктәпкәчә белем бирү оешмасында ата-аналар түләве агымдагы ай өчен кире кайтарылмый.
2.6. Баланы бер мәктәпкәчә белем бирү оешмасыннан икенчесенә күчергәндә, мәктәпкәчә белем бирү оешмасында ата-аналар түләве, тәрбияләнүчене күчергәннән соң, агымдагы айның калган көннәре өчен кире кайтарылырга тиеш.
2.7. Мәктәпкәчә белем бирү оешмасында ата-аналар түләве күләмендә карауга һәм тәрбияләүгә кергән чыгымнар, шул исәптән мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында ата-аналар түләве хисабына түләнә торган туклану продуктлары бәяләре бүленергә тиеш.
2.8. Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында балаларны карау һәм тәрбияләү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүгә норматив чыгымнар күләме билгеләнгән тәртиптә үзгәргән очракта, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында ата-аналар түләве күләме гамәлдә булган чор дәвамында вакытыннан алда яңадан каралырга тиеш.
3. Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында ата-аналар түләвен алу тәртибе
3.1. Мәктәпкәчә белем бирү оешмасында ата-аналар түләве ай саен, агымдагы айның 10 числосыннан да соңга калмыйча кертелә.
3.2. Мәктәпкәчә белем бирү оешмасында ата-аналар түләве билгеләнгән сроктан соң ике атна эчендә кертелмәгән очракта, әлеге сумма законда билгеләнгән тәртиптә түләтелә.
3.3. Мәктәпкәчә белем бирү оешмасында артык кертелгән ата-аналар түләвен кире кайтару мәктәпкәчә белем бирү оешмасы җитәкчесенә ата-ананың (законлы вәкилнең) гариза бирүе нигезендә башкарыла, ул ата-аналар түләве кертелгәннән соң бер ел узганчы бирелә ала.
3.4. Мәктәпкәчә белем бирү оешмасында артык кертелгән ата-аналар түләвен кире кайтару тәрбияләнүченең ата-анасы (законлы вәкиле) мәктәпкәчә белем бирү оешмасы җитәкчесенә гариза биргән көннән ике атна эчендә башкарыла.
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елның 05.10.
2955 номерлы карарына 3 кушымта
Тукай муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү оешмасын финанс белән тәэмин итү күләмен исәпләү тәртибе
1. Гомуми нигезләмәләр
1.2. Әлеге тәртип мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының түбәндәге төркемнәренә кагыла:
гомуми үсеш юнәлешендәге;
компенсация юнәлешендәге;
катнаш юнәлештәге;
сәламәтләндерү юнәлешендәге.
2. Мәктәпкәчә белем бирү оешмасын финанс белән тәэмин итү күләмен исәпләү тәртибе
2.1. Мәктәпкәчә белем бирү оешмасын финанс белән тәэмин итү күләме формула буенча билгеләнә:
( ТР МК 05.02.2021 N 92 карары редакциясендә)
биредә:
- i нче мәктәпкәчә белем бирү оешмасын финанс белән тәэмин итү күләме;
mvzlim - мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төркемендә тәрбияләнүчеләрнең норматив саны;
kmi vxyz - i нче мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төркем балаларының йөрүен исәпкә алучы төзәтү коэффициенты (mivxyz < 0,5 x mvz lim булганда 0,9 дип кабул ителә, калган очракларда - 1);
gi vxyz - i нче мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төркемнәре саны;
- нормативлар зурлыгы;
- норматив чыгымнар;
Cxyzpit - бер елга туклану продуктларына чыгымнар;
mivxyz - мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төркемендә тәрбияләнүчеләрнең фактик саны;
- мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләрне карау һәм тәрбияләү өчен ата-аналар түләве күләме;
- балаларны мәктәпкәчә белем бирү оешмасында караган өчен ата-ана түләве алынмый торган мәктәпкәчә белем бирү оешмасында тәрбияләнүчеләрнең факттагы саны;
- мәктәпкәчә белем бирү оешмасында балаларны тәрбияләү өчен ата-ана түләве буенча 50 процент ташламасы булган балаларның факттагы саны;
- мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының мөлкәтен карап тотуга норматив чыгымнар;
- мәктәпкәчә белем бирү оешмасының коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнары;
Cni - мәктәпкәчә белем бирү оешмасының элемтә хезмәтләренә чыгымнар;
Tri - мәктәпкәчә белем бирү оешмасының бассейнын тоту чыгымнары зурлыгы;
n9 - мәктәпкәчә белем бирү оешмасының эш режимнары саны (мәктәпкәчә белем бирү оешмасында төркемнәр);
- мәктәпкәчә белем бирү оешмасы объектларының (территорияләренең) террорчылыкка каршы яклануын тәэмин итүгә бәйле хезмәт күрсәтүләрне финанс белән тәэмин итү күләме.
( абзац ТР МК 05.02.2021 N 92 карары белән кертелгән)
2.2. Мәктәпкәчә белем бирү оешмасында тәрбияләнүчеләр саны һәм төркемнәр саны планлаштырылган ел алдыннан килүче елның 1 сентябренә кабул ителә.
2.3. Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләрне карау һәм тәрбияләү буенча хезмәтләр күрсәтүгә норматив чыгымнар, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында туклану продуктларына чыгымнар нормативлары, мәктәпкәчә белем бирү оешмасында тәрбияләнүчеләрне карау һәм тәрбияләү өчен ата-аналар түләве күләме ел саен муниципаль районның (шәһәр округының) норматив хокукый акты белән билгеләнә.
2.4. Мәктәпкәчә белем бирү оешмасы объектларының (территорияләренең) террорчылыкка каршы яклануын тәэмин итүгә бәйле хезмәт күрсәтүләрне финанс белән тәэмин итү күләме формула буенча билгеләнә:
биредә:
- мәгариф оешмалары объектларының (территорияләренең) террорчылыкка каршы якланганлыгын тәэмин итүгә бәйле хезмәтләр бәяләренең Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган нормативлары;
- сак постларының Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән билгеләнгән саны;
12 - бер көнгә эш сәгате саны;
- бер елда көннәр саны.
( 2.4 пункты ТР МК 05.02.2021 N 92 карары белән кертелгән).