КАРАР 20.10.2022ел №3163 Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә өлешчә мобилизацияләү буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәгариф учреждениеләрендә укучы һәм тәрбияләнүче балаларына ярдәм итү чаралары турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

20.10.2022ел                                        Яр Чаллы ш.                                      №3163

 

Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә өлешчә мобилизацияләү буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәгариф учреждениеләрендә укучы һәм тәрбияләнүче балаларына ярдәм итү чаралары турында  

 

Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә өлешчә мобилизацияләү буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәгариф учреждениеләрендә укучы һәм тәрбияләнүче балаларына ярдәм итү максатында, «Россия Федерациясендә мобилизацион әзерлек һәм мобилизация турында» 1997 елның 26 февралендәге Федераль законның 8 статьясы, «Россия Федерациясендә өлешчә мобилизацияне игълан итү турында» 2022 елның 21 сентябрендәге 647 номерлы Россия Федерациясе Президенты Указы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 20 октяберендәге 1122 номерлы карарына таянып, Тукай муниципаль районы уставының 29 пункты 6 статьясы, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының 2022 елның 07 октябрендәге 26-6-10-В-13621 номерлы хаты, Тукай муниципаль районы Башлыгының 2022 елның 30 сентябрендәге 35 номерлы күрсәтмәсе нигезендә

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә өлешчә мобилизацияләү буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәгариф учреждениеләрендә укучы һәм тәрбияләнүче балаларына түбәндәге ярдәм итү чараларын билгеләргә:

1) муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларга 2022 елның 01 октябреннән түләүсез кайнар ризык бирергә:

5-11 сыйныф укучылары өчен – туклану бәясе бер укучыга көненә 45,00 сум;

озайтылган көн төркемнәре өчен – туклану бәясе бер укучыга көненә 25,00 сум.

2) муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә озайтылган көн төркеменә йөрүче балаларның ата-аналарын (законлы вәкилләрен) - Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарны 2022 елның 01 октябреннән кайнар аш өчен түләүдән азат итәргә.

3) муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә (балалар бакчаларына)  һәм мәктәпкәчә белем бирүнең төп белем бирү программасын гамәлгә

 

ашыручы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләренә йөрүче балаларның ата-аналарын (законлы вәкилләрен) – Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарны 2022 елның 01 октябреннән балаларны карау һәм тәрбияләү өчен түләүдән азат итәргә;

4) муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә (балалар бакчаларына)  һәм мәктәпкәчә белем бирүнең төп белем бирү программасын гамәлгә ашыручы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләренә йөрүче балаларның ата-аналарын (законлы вәкилләрен) – Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарны 2022 елның 01 октябреннән өстәмә белем бирү программалары буенча түләүле дәресләр (түгәрәкләр, секцияләр һәм башка шундый дәресләр) өчен түләүдән азат итәргә.

2. Әлеге карарның 1 пункты 1,2,4 пунктчасында күрсәтелгән балалар укый торган муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә:

1) әти-әниләрдән (законлы вәкилләрдән), туу турында таныклык күчермәсен һәм хәрби комиссариаттан раслаучы документны теркәп, түләүсез кайнар ризык бирү турында гаризаларны кабул итү эшен оештырырга;

2) укучыларны тукландыруны оештырырга;

3) кирәк булганда, муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләренең махсус медицина күрсәткечләре буенча өйдә белем алучы укучыларына туклану продуктлары җыелмалары бирүне оештырырга;

4) әлеге карарда күрсәтелгән ярдәм чараларын күрсәтү максатында, Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә өлешчә мобилизацияләү буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның муниципаль бюджет мәгариф учреждениеләрендә укучы балалары санына даими мониторинг алып барырга;

5) балаларга өстәмә гомуми белем бирү программалары буенча дәресләргә (түгәрәкләргә, секцияләргә һәм башка шундый дәресләргә) түләүсез йөрү мөмкинлеген бирергә.

3. Әлеге карарның 1 пункты 3,4 пунктчасында күрсәтелгән балалар йөри торган муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре һәм мәктәпкәчә белем бирүнең төп белем бирү программасын гамәлгә ашыручы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә:

1) әти-әниләрдән (законлы вәкилләрдән), туу турында таныклык күчермәсен һәм хәрби комиссариаттан раслаучы документны теркәп, баланы карау һәм тәрбияләү өчен түләүдән азат итү турында гаризалар кабул итү эшен оештырырга;

2) әлеге пунктта күрсәтелгән балаларны карау һәм тәрбияләүне оештырырга;

3) әлеге карарда күрсәтелгән ярдәм чараларын күрсәтү максатында, Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә өлешчә мобилизацияләү буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә һәм мәктәпкәчә белем бирүнең төп белем бирү программасын гамәлгә ашыручы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләренә йөрүче балалары санына даими мониторинг алып барырга;

4) балаларга өстәмә белем бирү программалары буенча дәресләргә (түгәрәкләргә, секцияләргә һәм башка шундый дәресләргә) түләүсез йөрү мөмкинлеген бирергә.

4. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы финанс бюджет палатасына мәгариф учреждениеләре эшчәнлеген финанс белән тәэмин итүгә каралган акча средстволарын үз вакытында бүлеп бирүне тәэмин итәргә.­

5. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесенә Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (https://pravo.tatarstan.ru), шулай ук Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (https://tukay.tatarstan.ru) 3 эш көне дәвамында урнаштыруны тәэмин итәргә.

6. Бу карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә һәм 2022 елның 01 октябреннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

7. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе

вазыйфаларын башкаручы                                                                            И.Н. Яббаров

pdf
Скачать текст
PDF, 1.57 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International