КАРАР 25.11.2022ел №3621 Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

25.11.2022ел                                        Яр Чаллы ш.                                   №3621

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру турында

 

Укучыларны балансланган кайнар аш белән тәэмин итү нормаларын үтәү, аларның сәламәтлеген саклау, муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын күтәрү максатында, «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ Федераль закон нигезендә, «Халыкның җәмәгать туклануын оештыруга карата санитар-эпидемиологик таләпләр» СанПиН 2.3/2.4.3590-20 таләпләрен үтәп, «Дәүләт мәгариф оешмаларында башлангыч гомуми белем бирүнең белем бирү программалары буенча укучыларны түләүсез кайнар тукландыруны оештыруга һәм тәэмин итүгә норматив чыгымнарны һәм башлангыч гомуми белем бирү программалары буенча укучыларны кайнар тукландыруның уртача бәясенраслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 14 сентябрендәге 991 номерлы карарына,  «2023 елга айлык акчалата һәм башка төр түләүләр турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 1 сентябрендәге 934 номерлы карарына таянып, шулай ук Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә белем алучыларның аерым категорияләренә социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә чараларын гамәлгә ашыру өчен, ата-аналар җәмәгатьчелеге һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренең «Гаилә һәм мәктәп: заманча шартларда нәтиҗәле хезмәттәшлек юллары» темасына 2022 елның 11 ноябрендәге 4 номерлы җыелыш беркетмәсе нигезендә

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. Гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләренә:

1.1. Дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмаларында башлангыч гомуми белем бирү программалары буенча белем алучылар мондый оешмаларны гамәлгә куючылар тарафыннан федераль бюджетның, Россия Федерациясе субъектлары бюджетларының, җирле бюджетларның бюджет ассигнованиеләре һәм Россия Федерациясе законнарында каралган башка финанс чыганаклары хисабына  көнгә кимендә бер тапкыр, кайнар эчемлекне санамыйча, кайнар ризык булуны күздә тоткан бушлай кайнар аш белән тәэмин ителәләр;

1.2. Тукай муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларында башлангыч белем бирү программалары буенча белем алучыларны 64 сум 19 тиенлек түләүсез кайнар төшке аш белән тәэмин итәргә.

2. 2023 елның январеннан расларга:

2.1. Гомуми белем бирү учреждениеләрендә 5-11 сыйныф укучылары өчен көненә кайнар аш бәясен 64 сум 19 тиен күләмендә;

2.2. Айлык акчалата түләүләр бәясен:

- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2023 елга айлык акчалата һәм башка төр түләүләр турында» 2022 елның 1 сентябрендәге 934 номерлы карары нигезендә уку чорында бер укучыга бер көнгә 8 сум 80 тиен;

2.3. Гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучылар өчен кайнар ризык белән тәэмин итү буенча ата-аналар түләүләренең суммасын көненә 55 сум 39 тиен;

2.4. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларга һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар статусындагы инвалид балаларга бер көнгә бер укучыга ике тапкыр туклану нормасын билгеләргә:

- 1дән 4 сыйныфка кадәр: иртәнге аш– 8 сум 80 тиен, төшке аш – 64 сум 19 тиен;

- 5тән 11 сыйныфка кадәр: иртәнге аш – 8 сум 80 тиен, 64 сум 19 тиен.

3.  2022 - 2023 уку елында Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗ  укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру тәртибе турында нигезләмәне (1 нче кушымта) расларга. 

4. Өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗ  укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру буенча район комиссиясе составын расларга (2 нче кушымта).

5. Тукай муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә белем алучы түбәндәге категория балалар өчен ата-аналарны түләүдән азат итәргә:

5.1. 4 һәм аннан күбрәк балигъ булмаган бала тәрбияләүче, аз тәэмин ителгәнлек буенча пособие алучы аз тәэмин ителгән күпбалалы гаиләләрдән (5 нче кушымта);

5.2. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар статусындагы инвалид балалар («Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесенә раслаучы документлар тапшырганда) (5 нче кушымта);

5.3. Гомуми белем бирү учреждениесе җитәкчесе үтенече буенча Тукай муниципаль районының ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумы карары нигезендә социаль-куркыныч хәлдәге гаиләләрдән, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән  (5 нче кушымта);

  1. . Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге хезмәткәрләренең балалары (5 кушымта);

5.5. Махсус хәрби операция зонасыннан килгән балалар (алга таба – СВО) (5 нче кушымта);

5.6. Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның балалары  (6 нчы кушымта).

6. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының финанс-бюджет палатасына гомуми белем бирү учреждениеләре эшчәнлеген финанс белән тәэмин итүгә каралган акчаларны үз вакытында бүлеп бирүне тәэмин итәргә.

7. Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә:

7.1. 2023 елдан муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә 5-11 сыйныф укучыларын 64 сум 19 тиенлек кайнар аш белән тәэмин итүне оештырырга;

7.2. 2023 елдан 4 һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган бала тәрбияләүче аз тәэмин ителгәнлек буенча пособие алучы аз тәэмин ителгән гаиләләрдән һәм  ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумы карары нигезендә социаль-куркыныч хәлдәге гаиләләрдән, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештырырга;

7.3. СанПин 2.3/2.4.3590-20 таләпләре нигезендә санитар-гигиена нормаларының үтәлешен контрольдә тотуны тәэмин итәргә;

7.4. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесенә туклану оештыру буенча ай саен  хисап тапшырырга;

7.5. 20223 елдан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларны һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар статусындагы инвалид балаларны бушлай ике тапкыр туклану (иртәнге аш, төшке аш) белән тәэмин итүне оештырырга.  

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларга бушлай ике тапкыр туклану 18 яшькә кадәр бирелә;

7.6. 2023 елдан өйдә белем алучы укучылар өчен аена бер тапкыр көнгә 8 сум 830 тиен күләмендә азык-төлек җыелмасы бирүне оештырырга.       

8. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ:

8.1. Гомуми белем бирү учреждениеләренә продуктларның өзлексез килүен координацияләүне һәм контрольдә тотуны тәэмин итәргә;

8.2. Кайнар аш белән түэмин итүне оештыру сыйфатын һәм азык-төлек блоклары санитар торышының     «Гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларның туклануын оештыруга карата санитар-эпидемиологик таләпләр» СанПин 2.4.5.5409-08 таләпләренә туры килүен контрольдә тотуны тәэмин итәргә.

9. 2023 елның январеннан «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУнең кайнар аш белән тәэмин итү буенча җаваплы белгече укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру турында Социаль тәэмин итүнең бердәм дәүләт мәгълүмат системасын (алга таба – ЕГИССО) кулланып, Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән тәртиптә һәм күләмдә, ЕГИССО операторы билгеләгән форматларга туры китереп,  мәгълүмат бирүне тәэмин итә.   

10. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесенә Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (https://pravo.tatarstan.ru), шулай ук Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (https://tukay.tatarstan.ru) 3 эш көне дәвамында урнаштыруны тәэмин итәргә.

11. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.  

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                       А.Р. Хәбибуллин

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының  2022 елның «___» ___________ _____ номерлы карарына 1 кушымта

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗ укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру тәртибе турында нигезләмә  

 

1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗ  укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру тәртибе турында әлеге нигезләмә (алга таба – нигезләмә) гомуми белем бирү учреждениеләрендә социаль яктан якланмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен кайнар туклануны оештыру максатында, түбәндәге категория укучылар өчен эшләнгән: 

- аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче, аз тәэмин ителгәннәр буенча пособие алучылар булып торган, 4 һәм аннан күбрәк балалы күпбалалы гаиләләрдән балалар; 

- сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар статусындагы инвалид балалар (алга таба текст буенча – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучы) («ТР Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесенә раслаучы документлар биргәндә: медик-социаль экспертиза учреждениесе биргән инвалидлык төркемен күрсәтеп, инвалидлыкны билгеләү фактын раслаучы белешмә, шулай ук психологик-медик-педагогик комиссия бәяләмәләре);

- социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдән, гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре үтенече буенча Тукай муниципаль районының ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумы карары нигезендә аз керемле гаиләләрдән балалар;

- Россия Эчке эшләр министрлыгы Тукай районы буенча бүлеге хезмәткәрләренең балалары;

- махсус хәрби операция зонасыннан килгән балалар;

- Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның балалары.

Социаль яктан якланмаган гаиләләрдәге балаларга адреслы социаль ярдәм күрсәтү ата-ана (законлы вәкил) гаризасы нигезендә 2022-2023 уку елына гомуми белем бирү учреждениеләренең расланган бюджет ассигнованиеләре чикләрендә, Тукай муниципаль районы (алга таба – район) гомуми белем бирү оешмалары тарафыннан туклану өчен ата-ана түләвеннән азат итү юлы белән гамәлгә ашырыла.­

Әлеге категориягә керүче укучылар өчен кайнар аш район Башкарма комитеты карары нигезендә бирелә.

Укучылар авыруы яки белем бирү оешмасына килмәүгә китергән башка сәбәпләр аркасында туклану алмаган очракта, туклану продуктлары бәясе кире кайтарылмый.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар статусындагы инвалид балалар өйдә белем алган очракта, ике тапкыр түләүсез туклану ата-ана (законлы вәкил) гаризасы һәм мәгариф оешмасы директоры боерыгы нигезендә туклану продуктлары белән алыштырыла. Туклануны оештыру чорында туклану продуктларын ата-аналарга (законлы вәкилләргә) бирү айга бер тапкыр башкарыла. Өйдә белем алучы укучылар өчен продуктлар җыелмасын айга бер тапкыр бирергә.

2. Әлеге нигезләмәнең 1 пунктында санап үтелгән укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру өчен, гомуми белем бирү учреждениеләрендә комиссияләр төзелә.

Өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗ  укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру буенча район комиссиясе (алга таба - район комиссиясе): 

- бирелгән гаризаларны карый һәм укучыларны өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗлар исемлегенә кертү турында карарлар кабул итә (әлеге нигезләмәгә 1 кушымта);

- әлеге Нигезләмәнең 1 пунктында күрсәтелгән укучылар исемлеген елга ике тапкыр раслый: агымдагы елның 1 январена һәм агымдагы елның 1 сентябренә;

- ТР Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениеләренеӊ өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗ укучылары исемлегенә гомуми белем бирү учреждениесе җитәкчесе үтенече нигезендә ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумы карары буенча бюджет средстволары булганда үзгәрешләр кертә.

Гомуми белем бирү учреждениеләре каршындагы комиссия:

- сыйныф җитәкчесе яки озайтылган көн төркеме тәрбиячесе җитәкчелегендә укучыларныӊ ашханәгә төркемләп йөрү графигын төзи;

- төшке ашларның билгеләнгән тәртиптә расланган менюга туры килүен тикшерә

Комиссия хокуклы:

- СанПиН 2.3/2.4.3590-20 таләпләрен бозып әзерләнгән ризыкны сатудан алырга;

- беренчел исәп документлары нигезендә китерелә торган туклану продуктларының туры килүен тикшерергә;

- тикшерү нәтиҗәләре буенча хокук бозуларның булмавы турында белешмә һәм ачыкланган хокук бозулар турында акт төзергә.

3. Гомуми белем бирү учреждениесе җитәкчесе:

3.1. Аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче, аз тәэмин ителгәннәр буенча пособие алучылар булып торган, 4 һәм аннан күбрәк балалы күпбалалы гаиләләрдән балаларны, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларны, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар статусындагы инвалид балаларны, социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдән балаларны, ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумы карары нигезендә аз тәэмин ителгән гаиләләрдән балаларны, Эчке эшләр министрлыгыныӊ Тукай районы буенча бүлеге хезмәткәрләренең балаларын, махсус хәрби операция зонасыннан килгән балаларны, Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның балаларын гомуми белем бирү учреждениесе җитәкчесе үтенече, гаиләне тикшерү акты нигезендә түләүсез туклану белән тәэмин итүгә боерык чыгара.

3.2. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесенә түләүсез туклану белән тәэмин ителгән укучылар исемлеген җибәрә.

3.3. Әлеге нигезләмәнең 1 пунктында күрсәтелгән категорияләргә караган балалар саны үзгәргәндә, өч көн эчендә «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесенә хәбәр итәргә.

4. Сыйныф җитәкчеләре:

4.1. Ата-аналардан, законлы вәкилләрдән әлеге Нигезләмәгә 1 нче кушымта нигезендәге форма буенча түләүсез туклану белән тәэмин итүгә гаризалар кабул итәләр; 

4.2. Гаризаларны алу көненнән алып өч көн эчендә комиссия каравына җибәрәләр;

4.3. Комиссия каравына, социаль ярдәм күрсәтү чараларын күрсәтү турында яки социаль ярдәм күрсәтү чараларын күрсәтүдән баш тарту турында карар кабул итү максатында, аз тәэмин ителгән гаиләләрне һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне, аларның торак шартларын тикшерү, матди хәлен билгеләү турында ата-аналар комитеты тәкъдимнәрен кертәләр;

4.4. Сыйныфта һәм категория буенча барлык укучыларны тукландыруны исәпкә алып баралар;

4.5. Сыйныф укучылары тукланган вакытта ашханәдә булалар;

4.6. Укучылар һәм ата-аналар арасында мәктәп укучыларын тиешенчә тукландыру кирәклеге турында аңлату эшләре алып баралар;

4.7. Башлангыч сыйныфларда дәрестән тыш вакытта «Дөрес туклану турында сөйләшү» курсы кертәләр;

4.8. Барлык укучыларныӊ ашханәгә йөрүен контрольдә тоталар.

5. Ата-аналар яки законлы вәкилләр:

5.1. Сыйныф җитәкчеләренә әлеге Нигезләмәгә 1 нче кушымта нигезендәге форма буенча социаль ярдәм чаралары күрсәтү турында гаризалар җибәрәләр;

5.2. Район комиссиясы соравы буенча гаилә кереме күләмен раслаучы документлар тапшыралар;

5.3. Гаризада күрсәтелгән документларның дөреслеге өчен тулы җаваплылыкка ия булалар.

«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ гомуми белем бирү учреждениеләрендә булып, укучыларны тукландыруны оештыру, азык әзерләү технологиясен үтәү, ризык күләме чыгышы һәм санитар нормаларны үтәү мәсьәләләренә җитәкчелек итә.

7. Әлеге Нигезләмәгә Тукай муниципаль районының барлык гомуми белем бирү учреждениеләре таяна.

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2022 елныӊ ____ _______________ ___ номерлы карарына 2 кушымта

 

 

Өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗ укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру буенча район комиссиясе составы  

 

 

Комиссия рәисе

 

 

Бариев И.Ш.

Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары.

 

Рәис урынбасары

 

 

Сабиров Ә.З.

«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы вазыйфаларын башкаручы.

 

 

Комиссия әгъзалары

 

Бузина Н.К.

 

 

Юридик бүлек башлыгы;

 

Заһретдинов Ф.С.

 

Бариева Л.Ф.

Финанс-бюджет палатасы рәисе;

 

Социаль яклау бүлеге башлыгы;

 

Муленкова В.Р.

 

 

 

Сафина Л.Р.

«Тукай муниципаль районы бюджет һәм казна учреждениеләренә хезмәт күрсәтү үзәге»  МБУ җитәкчесе; 

 

«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы урынбасары;

 

 

 Хәмидуллина Л.З.

«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ эшчәнлекне тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары.

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының  2022 елның «___» ___________ _____ номерлы карарына 5 кушымта

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗ 1-4 сыйныф укучылары исемлеге

 

Оешма исеме

Укучы-лар саны

Күп балалы гаилә-ләрдән балалар саны (4 һәм аннан күбрәк балигъ булма-ган бала) 

Социаль куркы-ныч гаилә-ләрдән балалар саны

Инва-лид бала-лар

Сәла-мәт-лек мөм-кин-лек-ләре чик-ләнгән статус белән инва-лид бала-лар

Эчке эшләр минис-трлы-гының Тукай районы буенча бүлеге хезмәт-кәрләре бала-лары

Махсус хәрби опера-ция зона-сыннан килгән балалар

1

2

3

4

5

6

7

8

9

1

«Бәтке УГББМ» МБГББУ

206

 

 

1

 

 

 

2

«Биклән УГББМ» МБГББУ

76

 

 

3

 

 

 

3

«Боерган ТГББМ» МБГББУ

18

 

 

 

1

 

 

4

«Борды УГББМ» МБГББУ

31

 

 

 

 

 

 

5

«Иштирәк   ТГББМ» МБГББУ       

11

 

 

1

 

 

 

6

«Калмаш УГББМ» МБГББУ

84

 

 

 

 

 

 

7

«Калмия ТГББМ» МБГББУ

25

 

 

 

 

 

 

8

«Князево УГББМ» МБГББУ

195

 

 

1

 

 

 

9

«Комсомолец УГББМ» МБГББУ

69

 

 

 

1

 

 

10

«Күзкәй УГББМ» МБГББУ

12

 

 

 

 

 

 

11

«Кече Шилнә УГББМ» МБГББУ

234

 

 

3

5

 

 

12

«Мәләкәс УГББМ» МБГББУ

70

 

 

 

1

 

 

13

«Мусабай-Завод УГББМ» МБГББУ

32

 

 

 

 

 

 

14

«Түбән Суыксу УГББМ» МБГББУ

198

 

 

 

 

 

 

15

«Яӊа Троицкий УГББМ» МБГББУ

227

 

 

4

 

 

 

16

«Сәмәкәй ТГББМ» МБГББУ

16

 

 

 

 

 

 

17

«Яӊа п. УГББМ» МБГББУ

197

 

 

 

3

 

 

18

«Круглое Поле п. УГББМ» МБГББУ

180

 

 

1

1

 

 

19

«Иске Абдул УГББМ» МБГББУ

22

 

 

 

 

 

 

20

«Теләнче-Тамак УГББМ» МБГББУ

76

 

 

3

 

 

 

21

«Шилнәбаш УГББМ» МБГББУ

65

 

 

 

 

 

 

22

«Иске Дөреш БГББМ» МБГББУ

2

 

 

 

 

 

 

23

«Яӊа Бүләк ТГББМ» МБГББУ

11

 

 

 

 

 

 

 

Барлыгы:

2057

0

0

17

12

0

0

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗ 5-11 сыйныф укучылары исемлеге 

 

Оешма исеме

Укучы-лар саны

Күп балалы гаилә-ләрдән балалар саны (4 һәм аннан күбрәк балигъ булма-ган бала) 

Социаль куркы-ныч гаилә-ләрдән балалар саны

Инва-лид бала-лар

Сәла-мәт-лек мөм-кин-лек-ләре чик-ләнгән статус белән инва-лид бала-лар

Эчке эшләр минис-трлы-гының Тукай районы буенча бүлеге хезмәт-кәрләре бала-лары

Махсус хәрби опера-ция зона-сыннан килгән балалар

1

2

3

4

5

6

7

8

9

1

«Бәтке УГББМ» МБГББУ

236

12

1

3

 

 

 

2

«Биклән УГББМ» МБГББУ

82

2

 

4

 

 

 

3

«Боерган ТГББМ» МБГББУ

19

3

 

 

 

 

 

4

«Борды УГББМ» МБГББУ

34

 

1

 

 

 

 

5

«Иштирәк   ТГББМ» МБГББУ       

18

 

 

 

 

 

 

6

«Калмаш УГББМ» МБГББУ

82

6

 

 

1

 

 

7

«Калмия ТГББМ» МБГББУ

15

1

 

 

 

 

1

8

«Князево УГББМ» МБГББУ

287

19

3

4

 

 

 

9

«Комсомолец УГББМ» МБГББУ

75

5

 

 

 

 

 

10

«Күзкәй УГББМ» МБГББУ

39

1

1

1

 

 

 

11

«Кече Шилнә УГББМ» МБГББУ

224

11

 

2

 

 

 

12

«Мәләкәс УГББМ» МБГББУ

88

5

 

1

 

 

 

13

«Мусабай-Завод УГББМ» МБГББУ

37

4

1

 

 

2

 

14

«Түбән Суыксу УГББМ» МБГББУ

159

15

 

3

 

 

 

15

«Яӊа Троицкий УГББМ» МБГББУ

232

8

 

1

 

 

16

«Сәмәкәй ТГББМ» МБГББУ

34

9

 

1

 

 

 

17

«Яӊа п. УГББМ» МБГББУ

177

3

 

 

 

 

 

18

«Круглое Поле п. УГББМ» МБГББУ

235

7

 

3

 

1

 

19

«Иске Абдул УГББМ» МБГББУ

39

3

 

1

 

 

 

20

«Теләнче-Тамак УГББМ» МБГББУ

92

9

 

1

 

 

 

21

«Шилнәбаш УГББМ» МБГББУ

110

4

1

3

1

 

 

22

«Иске Дөреш БГББМ» МБГББУ

0

 

 

 

 

 

 

23

 «Яӊа Бүләк ТГББМ» МБГББУ

17

3

 

 

1

 

 

 

Барлыгы:

2331

130

8

28

3

3

2

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының  2022 елның «___» ___________ _____ номерлы карарына 6 кушымта

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗ 5-11 сыйныф укучылары исемлеге 

 

Оешма исеме

Укучылар саны

Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар балалары саны

1

2

3

4

1

«Бәтке УГББМ» МБГББУ

236

12

2

«Биклән УГББМ» МБГББУ

82

 

3

«Боерган ТГББМ» МБГББУ

19

 

4

«Борды УГББМ» МБГББУ

34

 

5

«Иштирәк ТГББМ» МБГББУ       

18

1

6

«Калмаш УГББМ» МБГББУ

82

2

7

«Калмия ТГББМ» МБГББУ

15

 

8

«Князево УГББМ» МБГББУ

287

3

9

«Комсомолец УГББМ» МБГББУ

75

2

10

«Күзкәй УГББМ» МБГББУ

39

 

11

«Кече Шилнә УГББМ» МБГББУ

224

3

12

«Мәләкәс УГББМ» МБГББУ

88

2

13

«Мусабай-Завод УГББМ» МБГББУ

37

 

14

«Түбән Суыксу УГББМ» МБГББУ

159

 

15

«Яӊа Троицкий УГББМ» МБГББУ

232

1

16

«Сәмәкәй ТГББМ» МБГББУ

34

 

17

«Яӊа п. УГББМ» МБГББУ

177

2

18

«Круглое Поле п. УГББМ» МБГББУ

235

9

19

«Иске Абдул УГББМ» МБГББУ

39

 

20

«Теләнче-Тамак УГББМ» МБГББУ

92

 

21

«Шилнәбаш УГББМ» МБГББУ

110

2

22

«Иске Дөреш БГББМ» МБГББУ

0

 

23

 «Яӊа Бүләк ТГББМ» МБГББУ

17

 

 

Барлыгы:

2331

39

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 8.84 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International