ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
28.11.2022 ел Яр Чаллы №3667
ТР Тукай муниципаль районы муниципаль мәгариф оешмалары тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифны раслау турында
«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставының 29 статьясы 20 пункты, «Муниципаль мәгариф оешмалары хезмәтләренә тарифларны исәпләү тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында» ТР Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2017 елның 10 январендәге 4 номерлы карары нигезендә
КАРАР БИРӘ:
1. ТР Тукай муниципаль районы «Князево урта белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе тарафыннан күрсәтелә торган түләүле хезмәт бәяләре прейскурантына кертелгән хезмәтләр бәясе хисабын 1 кушымта нигезендә расларга.
2. ТР Тукай муниципаль районы «Князево урта белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе тарафыннан күрсәтелә торган түләүле хезмәт бәяләре прейскурантына кертелгән хезмәтләр бәясе хисабын 2 кушымта нигезендә расларга.
3. Карарның гамәлдә булуы 2022 елның 01 октябереннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.
4. Әлеге карарны ТР Тукай муниципаль районының рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.
5. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2021 елның 4 февралендәге 397 номерлы карары үз көчен югалткан дип танырга.
6. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны «ТР Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесе башлык вазыйфаларын башкаручы А.З. Сабировка йөкләргә.
Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин