КАРАР 29.11.2022ел№3714 Россия Федерациясе Кораллы Кечләренә хәрби хезмәткә чакырылган затларга муниципаль милектә булган мөлкәтне арендалау шартнамәләре буенча аренда туләвен кичектеру турында

 

 

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

 ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

 

КАРАР

 

29.11. 2022 ел                      Яр Чаллы                                №3714

 

 

Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә чакырылган затларга муниципаль милектә булган мөлкәтне арендалау шартнамәләре буенча аренда түләвен кичектерү турында

 

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 15 октябрендәге 3046-р номерлы күрсәтмәсен,  «Хәрби хезмәт узу яки Россия Федерациясе Кораллы көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүдә ирекле ярдәм күрсәтү чорына Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәтен арендалау шартнамәләре буенча аренда түләвен кичектерү турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 2507-р күрсәтмәсен үтәү йөзеннән,

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. Тукай муниципаль районы Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына  Татарстан Республикасы Тукай муниципаль казнасын тәшкил иткән, арендачылары Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясендә өлешчә мобилизация үткәрүне игълан итү турында» 2022 елның 21 сентябрендәге 647 номерлы Указы нигезендә Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган яки «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» 1998 елның 28 мартындагы 53-ФЗ номерлы Федераль законныӊ (алга таба - Федераль закон) 38 статьясы 7 пункты нигезендә төзелгән контракт буенча хәрби хезмәт узучы яисә Россия Федерациясе Кораллы көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүдә ирекле ярдәм күрсәтү турында контракт төзегән физик затлар, шул исәптән шәхси эшмәкәрләр, бер үк физик зат юридик затның бердәнбер гамәлгә куючысы (анда катнашучы) һәм аның җитәкчесе булган юридик затлар, әгәр күрсәтелгән физик затлар, шул исәптән шәъси эшмәкәрләр яки физик затлар юридик затны гамәлгә куючы (анда катнашучы) һәм аның җитәкчесе булган мөлкәтне арендалау шартнамәләре буенча түбәндәгеләрне тәэмин итәргә:

а) әлеге карарның 4 пунктында күрсәтелгән чорга аренда түләвен кичектереп торуны (алга таба – аренда түләвен кичектереп тору);

б) штраф санкцияләрен кулланмыйча, аренда шартнамәләрен өзү мөмкинлеген.

2. Әлеге карарның 1 пункты «а» пунктчасында күрсәтелгән аренда түләвен кичектереп тору түбәндәге шартларда гамәлгә ашырыла:

әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән зат тарафыннан аренда түләвен кичектереп тору чорында шартнамә буенча арендалана торган мөлкәт файдаланылмау;

арендачы, шул исәптән ышанычлы затлар аша, Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәт узу статусын раслый торган документларның күчермәләрен яки Федераль законның 38 статьясы 7 пункты нигезендә хәрби хезмәт узу турында контракт яисә Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүдә ирекле ярдәм күрсәтү турында контракт төзү хакында хәбәрнамә күчермәсен теркәп, арендага бирүчегә әлеге контрактлар төзелгән башкарма хакимиятнең федераль органнары тарафыннан бирелгән аренда түләвен кичектереп тору турында хәбәрнамә җибәрә;

әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән арендачыга әлеге карарның  4 пункты нигезендә исәпләнә торган чорга аренда түләве кичектереп торыла;

аренда түләве буенча бурыч аренда түләвен кичектереп тору чоры тәмамланган көннән аренда шартнамәсенә теркәлгән өстәмә килешү нигезендә этаплап, айга иң күбе 1 тапкыр, тигез түләүләр белән түләнергә тиеш, аның күләме аренда шартнамәсе буенча ай саен түләнә торган аренда түләве күләменең яртысыннан артмаска тиеш;

аренда түләвен кичектереп торуга бәйле рәвештә, арендага алучы тарафыннан түләнергә тиешле өстәмә түләүләр билгеләү рөхсәт ителми;

әлеге карарның 4 пунктында күрсәтелгән чорда арендачы тарафыннан аренда түләвен кертү тәртибе һәм сроклары үтәлмәүгә бәйле рәвештә, штрафлар, чит кеше акчасын файдаланган өчен процентлар яки башка җаваплылык чаралары (шул исәптән мондый чаралар аренда шартнамәсендә каралган очракларда) кулланылмый.

3. Әлеге карарның 1 пункты «б» пунктчасында күрсәтелгән, штраф санкцияләрен кулланмыйча, аренда шартнамәсен өзү түбәндәге шартларда гамәлгә ашырыла:

арендага алучы, шул исәптән ышанычлы затлар аша, Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә өлешчә мобилизация үткәрү буенча хәрби хезмәт узу статусын раслый торган документларның күчермәләрен яки Федераль законның 38 статьясын- дагы 7 пункты нигезендә хәрби хезмәт узу турында контракт яисә Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүдә ирекле ярдәм күрсәтү турында контракт төзү хакында хәбәрнамә күчермәсен теркәп, арендага бирүчегә әлеге контрактлар төзелгән башкарма хакимиятнең федераль органнары тарафыннан бирелгән аренда шартнамәсен өзү турында хәбәрнамә җибәрә;

аренда шартнамәсе арендага бирүче тарафыннан аренда шартнамәсен өзү турында хәбәрнамә алынган көннән соң өзелергә тиеш;

аренда шартнамәсен өзүгә бәйле рәвештә, штрафлар, чит кеше акчасын файдаланган өчен процентлар яки башка җаваплылык чаралары (шул исәптән мондый чаралар аренда шартнамәсендә каралган очракларда) кулланылмый.

4. Аренда түләвен кичектереп тору срогы 90 көнгә арттырылган мобилизация срогы кебек исәпләп чыгарыла һәм әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән зат мобилизация чорында бурычларны башкарганда алган имгәнүне (җәрәхәт алу, травма, контузияне) яки авыруны давалау өчен стационар шартларда хастаханәләрдә, госпитальләрдә, башка медицина оешмаларында булган чорга, шулай ук әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән зат хәбәрсез югалган дип танылган очракта – шулай ук аны хәбәрсез югалган дип тану турында суд карары гамәлдән чыкканга кадәр яисә суд тарафыннан аны үлгән дип игълан иткәнгә кадәр озынайтыла. 

Әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән зат һәлак (вафат) булган очракта, әгәр  ул мобилизация чорында яисә әлеге чордан соң, әмма мобилизация чорында алынган имгәнү (яралану, җәрәхәтләнү, контузия) яисә авыру аркасында үлгән (вафат) булса, шулай ук аны Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә I төркем инвалиды дип таныган очракта, кичектереп тору чоры өчен аренда түләве алынмый. 

Үлемгә яки Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә I төркем инвалиды дип тануга китергән имгәнүнең (яралану, җәрәхәтләнү, контузиянең) мобилизация чоры белән сәбәпле бәйләнеше хәрби табиблар комиссияләре һәм (яки) медик-социаль экспертиза буенча федераль учреждениеләр тарафыннан билгеләнә.

5. Муниципаль предприятиеләргә һәм муниципаль учреждениеләргә хуҗалык алып бару хокукында яки оператив идарә итү хокукында муниципаль предприятиеләргә яки оператив идарә итү хокукында муниципаль учреждениеләргә беркетелгән, арендачылары Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясендә өлешчә мобилизация үткәрүне игълан итү турында» 2022 елның 21 сентябрендәге 647 номерлы Указы нигезендә Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган яки Федераль законныӊ 38 статьясы 7 пункты нигезендә төзелгән контракт буенча хәрби хезмәт узучы яисә Россия Федерациясе Кораллы көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүдә ирекле ярдәм күрсәтү турында контракт төзегән физик затлар, шул исәптән шәхси эшмәкәрләр, бер үк физик зат юридик затның бердәнбер гамәлгә куючысы (анда катнашучы) һәм аның җитәкчесе булган юридик затлар, әгәр күрсәтелгән физик затлар, шул исәптән шәъси эшмәкәрләр яки физик затлар юридик затны гамәлгә куючы (анда катнашучы) һәм аның җитәкчесе булган, мөлкәтне арендалау шартнамәләре буенча түбәндәгеләрне тәэмин итәргә:

а) әлеге карарның 4 пунктында күрсәтелгән чорга аренда түләвен кичектереп торуны;

б) штраф санкцияләрен кулланмыйча, аренда шартнамәләрен өзү мөмкинлеген.

6. Әлеге карарның 5 пункты «а» пунктчасында күрсәтелгән аренда түләвен кичектереп тору әлеге карарның 2 пунктында каралган шартларда гамәлгә ашырыла.

7. Әлеге карарның 5 пункты «б» пунктчасында күрсәтелгән, штраф санкцияләрен кулланмыйча, аренда шартнамәсен өзү әлеге карарның 3 пунктында каралган шартларда гамәлгә ашырыла.

8. Әлеге карарның гамәлдә булуы 2022 елның 21 сентябреннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

9. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Тукай муниципаль районы Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисенә йөкләргә.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                  А.Р. Хәбибуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 3.58 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International