ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
« » 2022 ел Яр Чаллы №
Гражданнар оборонасы, халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау, янгын куркынычсызлыгын һәм Тукай муниципаль районының су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә муниципаль берәмлек хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында нигезләмәне раслау хакында
Гражданнар оборонасы, халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау, янгын куркынычсызлыгын һәм Тукай муниципаль районының су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә муниципаль берәмлек хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү системасын камилләштерү максатында, «Гражданнарны саклау идарәсе» МКУ турында» Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2021 елның 30 декабрендәге 4669 номерлы карары нигезендә
КАРАР БИРӘ:
1. Гражданнар оборонасы, халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау, янгын куркынычсызлыгын һәм Тукай муниципаль районының су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә муниципаль берәмлек хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында нигезләмәне расларга.
2. Әлеге карарны интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) һәм Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (tukay.tatarstan.ru) урнаштырырга.
3. Әлеге карарныӊ гамәлдә булуы 2022 елның 1 сентябреннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.
4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны район финанс-бюджет палатасы рәисе Ф.С. Заһретдиновка йөкләргә.
Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин
Кушымта
Гражданнар оборонасы, халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау, янгын куркынычсызлыгын һәм су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районыныӊ «Гражданнарны саклау идарәсе» муниципаль казна учреждениесе хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында нигезләмә
1 бүлек. Гомуми нигезләмәләр
1. Гражданнар оборонасы, халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау, янгын куркынычсызлыгын һәм су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районыныӊ «Гражданнарны саклау идарәсе» муниципаль казна учреждениесе хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында леге нигезләмә (алга таба - Нигезләмә) хезмәткә түләү мәсьәләләрен җайга салучы Россия Федерациясе Хезмәт кодексы һәм Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының башка норматив хокукый актлары нигезендә, хезмәткәрләрнең ахыргы хезмәт нәтиҗәләре белән кызыксынуын тәэмин итү, финанс, матди һәм кадрлар белән идарә итүне камилләштерү максатыннан эшләнде.
2. Нигезләмә гражданнар оборонасы, халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау, янгын куркынычсызлыгын һәм су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә Учреждение хезмәткәрләренә билгеләнә торган окладлар (вазыйфаи окладлар, тариф ставкалары) формалаштыру тәртибен, компенсация һәм стимуллаштыручы түләүләрне билгеләү шартларын, күләмнәрен һәм критерийларын билгели (алага таба - хезмәткәрләр, Учреждение).
3. Хезмәткәрләрнең әлеге Нигезләмәгә туры китереп билгеләнә торган хезмәт хакы, хезмәткәрләрнең вазыйфаи бурычлары күләме сакланган һәм алар шул ук квалификация эшләрен башкарган очракта, хезмәткәрләргә түләү буенча бердәм тариф челтәре нигезендә түләнә торган хезмәт хакыннан ким була алмый.
2 бүлек. Хезмәткә түләүне формалаштыру тәртибе, хезмәткәрләрнең окладлары (вазыйфаи окладлар, тариф ставкалары) күләме
4. Хезмәткәрләрнең вазыйфаи окладлары 1 таблицада китерелгән.
1 таблица
|
№ |
Учреждение хезмәткәрләре вазыйфалары |
Вазыйфаи оклад күләме, сум |
|
1 |
Җитәкче |
7 724,00 |
|
2 |
Оператив дежур |
7 028,00 |
3 бүлек. Компенсация характерындагы түләүләрнең шартлары, күләмнәре һәм тәртибе
5. Хезмәткәрләргә компенсация характерындагы түләүләрнең түбәндәге төрләре билгеләнә:
махсус климат шартлары булган урыннарда эшләгән өчен;
нормаль шартлардан читләшкән шартларда (төрле квалификациядәге эшләр башкарганда, һөнәрләрне (вазыйфаларны) бергә башкарганда, эштән тыш вактытта эшләгәндә, төнге вакытта һәм башка шартларда эшләр башкарганда) эшләгән өчен;
дәүләт серен тәшкил иткән мәгълүматлар белән эшләгән, аларны яшерү һәм ачу, шулай ук шифрлар белән эшләгән өчен.
Компенсация характерындагы түләүләр күләме Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә билгеләнгән күләмнәрдән ким була алмый.
Компенсация характерындагы түләүләр, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары һәм башка норматив хокукый актлары белән башкача билгеләнмәгән булса, ай саен окладларга (вазыйфаи окладларга, тариф ставкаларына) өстәмәләр, өстәмә түләүләр рәвешендә билгеләнә.
6. Татарстан Республикасында аерым климат шартлары булган урыннарда эшләгән өчен коэффициент (район коэффициенты) вазыйфаи окладларның гомуми суммасына 1,15 күләмендә кулланыла.
7. Нормаль шартлардан читләшкән шартларда (төрле квалификациядәге эшләр башкарганда, һөнәрләрне (вазыйфаларны) бергә башкарганда, эштән тыш вактытта эшләгәндә, төнге вакытта һәм башка шартларда эшләр башкарганда) эшләгән өчен, эшләр башкаруның фактик вакыты өчен билгеләнә торган түләүләр:
1) Төнлә эшли торган хезмәткәрләргә (22.00 сәгатьтән 06.00 сәгатькә кадәр) төнге вакытта эшләгән өчен төнге эшнең һәр сәгате өчен сәгать ставкасының 35 проценты исәбеннән:
2) Ял көннәрендә һәм бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен түләүләр.
Хезмәткәрләргә ялларга һәм бәйрәм көннәренә туры килә торган фактта эшләнгән сәгатьләр (көннәр) өчен, әгәр эш айлык эш вакыты нормасыннан артык башкарылган булса, кимендә ике көнлек яки сәгатьлек ставка (оклад өлеше (хезмәт оклады) күләмендә окладтан (вазыйфаи окладтан) артыграк түләү башкарыла.
3) һөнәрләрне (вазыйфаларны) бергә башкарган, вакытлыча булмаган хезмәткәр вазыйфаларын башкарган, эш күләме арткан өчен өстәмә түләү.
Өстәмә түләүләр бер үк Учреждениедә хезмәт шартнамәсе (контракт) белән бәйле үзенең төп эше белән беррәттән башка һөнәр (вазыйфа), вакытлыча булмаган хезмәткәрнең бурычлары буенча өстәмә эш башкаручы хезмәткәрләргә, төп эшеннән азат ителмичә, эш күләме арткан өчен билгеләнә.
Һөнәрләрне (вазыйфаларны) бергә башкарган, вакытлыча булмаган хезмәткәр вазыйфаларын башкарган, эш күләме арткан өчен өстәмә түләүләр,бергә башкарылган һөнәрләр (вазыйфалар) исемлеген чикләмичә, эшләрнең фактта башкарылган күләменнән, әмма бергә башкарылган вазыйфадан (һөнәрдән) яисә булмаган хезмәткәрнең бурычларыннан чыгып, эшләгән чорга туры китереп билгеләнә. Өстәмә түләү билгеләнә торган срок хезмәт шартнамәсе яклары килешүе буенча өстәмә эшнең эчтәлеген һәм (яки) күләмен исәпкә алып билгеләнә. Һөнәрләрне (вазыйфаларны) бергә башкарган, булмаган хезмәткәрнең бурычларын үтәгән, эш күләме арткан өчен өстәмә түләүләр билгеләүгә Учреждениенең хезмәт хакы фондын экономияләү кулланыла.
Һөнәрләрне (вазыйфаларны) бергә башкару, вакытлыча булмаган хезмәткәр вазыйфаларын үтәү, эш күләме арту, экономик яктан максатка ярашлы булган шартта, төп һәм бергә башкарган эш буенча башкарылган эшләрнең сыйфатын начарайтмаса һәм хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәүне тәэмин итсә мөмкин.
8. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2006 елның 18 сентябрендәге «Даими нигездә дәүләт серенә рөхсәте булган гражданнарга һәм дәүләт серен саклау буенча структур бүлекчәләрнең хезмәткәрләренә социаль гарантияләр бирү турында» 573 номерлы һәм 1997 елның 27 декабрендәге «Россия Федерациясендә шифрлау хезмәте хезмәткәрләрен социаль яклау турында» 1639 номерлы карарлары нигезендә дәүләт серен тәшкил итүче белешмәләр белән эшләгән өчен елына вазыйфаи окладтан 1,15 күләмендә айлык процент өстәмә түләүләр башкарыла.
9. Хезмәткәрләргә Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы законнары һәм норматив хокукый актларында каралган компенсация характерындагы башка түләүләр башкарыла.
10. Премияләр (кварталга, бәйрәмгә) хезмәткә түләү фонды хисабына башкарыла.
4 бүлек. Стимуллаштыру характерындагы түләүләрнең шартлары, күләме һәм тәртибе
11. Хезмәткәрләргә стимуллаштыру характерындагы түләүләр хезмәт законнары һәм хезмәт хокукы нормалары булган башка норматив хокукый актлар нигезендә билгеләнә.
Стимуллаштыру характерындагы түләүләр төрләренә керә:
- интенсивлык һәм югары эш нәтиҗәләре өчен түләүләр;
- тиешле еллар эшләгән өчен түләүләр;
- эш нәтиҗәләре буенча премия түләүләре;
- дәүләт яки һөнәри бәйрәмнәр, истәлекле һәм һөнәри юбилей даталары уңаеннан бер тапкыр бирелә торган премияләр.
Хезмәткәрләрнең хезмәт нәтиҗәлелеген бәяләүнең төп күрсәткечләренә түбәндәге күрсәткечләр керә:
- профессиональ һәм вазыйфаи бурычларны уңышлы, намуслы һәм сыйфатлы башкару;
- хезмәт функцияләрен башкарганда профессиональлек һәм оперативлык;
- хезмәтне оештыруның заманча формаларын һәм методларын куллану.
Стимуллаштыру характерындагы түләүләр, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары һәм башка норматив хокукый актлары белән башкача билгеләнмәгән булса, ай саен окладларга (вазыйфаи окладларга, тариф ставкаларына) (алага таба - оклад) өстәмәләр, өстәмә түләүләр рәвешендә билгеләнә.
12. Даими нигездә куелган интенсивлык һәм югары эш нәтиҗәләре өчен түләүләр:
- хезмәткәрләргә махсус хезмәт шартлары (оператив-техник әзерлекнең югары дәрәҗәсен тәэмин итү, махсус эш режимы, катлаулылык, киеренкелек һәм махсус хезмәт шартлары) өчен өстәмә - окладның 50 проценты;
13. Тиешле еллар эшләгән өчен түләүләр тиешле еллар өчен процент өстәмәсе (алга таба — процент өстәмәсе) рәвешендә башкарыла һәм 2 таблица нигезендә окладларга (вазыйфаи окладларга, тариф ставкаларына) өстәлә.
2 таблица
|
Стаж озынлыгы |
Процент өстәмәсе күләме, процент |
|
1 елдан 3 елга кадәр |
5 |
|
3 елдан 5 елга кадәр |
10 |
|
5 елдан 10 елга кадәр |
15 |
|
10 елдан 15 елга кадәр |
20 |
|
15 елдан артык |
30 |
14. Эш нәтиҗәләре буенча премия түләүләре:
1) премия түләү билгеле бер чордагы (ай, квартал, агымдагы елның башка чоры) эш нәтиҗәләре буенча башкарыла.
Премия күләме вазыйфаи окладка карата абсолют мәгънәдә дә, процент процент мөнәсәбәтендә дә билгеләнергә мөмкин.
Премия бирү тәртибе һәм шартлары (премия түләү ешлыгы, премия күрсәткечләре, эшчеләргә премияләр күләмен киметергә яки хезмәткәрләр премиядән тулысынча мәхрүм ителергә мөмкин булган шартлар) Учреждение җитәкчесе боерыгы белән Учреждение алдында торган конкрет бурычлардан чыгып билгеләнә.
Премия түбәндәге очракта түләнми:
- хезмәткәрнең хезмәт дисциплинасы бозуы;
- Учреждение җитәкчесе боерыкларын, күрсәтмәләрен һәм йөкләмәләрен үтәмәү;
- вазыйфаи бурычларны үтәмәү;
- Учреждение җитәкчесе боерыклары, күрсәтмәләре, карарлары һәм йөкләмәләре белән билгеләнгән эшләрне башкару яисә тапшыру срокларын бозу.
2) хезмәткәрләргә календарь елы йомгаклары буенча вазыйфаи (хезмәт) бурычларын намуслы башкарган өчен бер тапкыр бирелә торган акчалата бүләк (премия) (алга таба - еллык премия) ике оклад күләмендә түләнә.
Еллык премия хезмәткәрләрнең үз вазыйфаи (хезмәт) бурычларын вакытында һәм сыйфатлы башкаруда матди кызыксынуларын тәэмин итү максатында түләнә.
Еллык премия алу хокукына Учрежденияләрнең расланган штат расписаниеләре (штатлары) буенча тиешле булган, шул исәптән ике урында эшләү шартларында эшкә алынган барлык хезмәткәрләр дә ия.
Тулы булмаган календарь елын эшләгән эшчеләргә еллык премия ел дәвамында эшләнгән вакытка пропорциональ рәвештә түләнә. Шул ук вакытта еллык премия күләме еллык премиянең тулы суммасын бу елдагы календарь көннәр санына бүлеп һәм шул ук елдагы эш чорының календарь көннәре санына тапкырлау белән исәпләнә.
Ике урында эшләү шартларында эшкә алынган хезмәткәрләргә, шулай ук тулы булмаган эш вакытын эшләүчеләргә еллык премия күләме премия түләнә торган эш вакытына пропорциональ рәвештә исәпләнгән окладлардан чыгып билгеләнә.
Хезмәткәрләргә еллык премия учреждение җитәкчесе боерыгы нигезендә түләнә.
Еллык премиядән мәхрүм итү, сәбәбен мәҗбүри күрсәтеп, җитәкче боерыгы белән рәсмиләштерелә.
Еллык премия түбәндәге эшчеләргә түләнми:
- ике айга кадәр срокка хезмәт шартнамәсе төзегәннәргә;
- сәгатьлек түләү шартларында эш башкаручыларга;
- бала карау буенча ялда булганнарга.
15. Хезмәткәрләргә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары һәм норматив хокукый актлары белән билгеләнгән стимуллаштыру характерындагы башка түләүләр башкарылырга мөмкин.
16. Стимуллаштыру характерындагы түләүләрнең тәртибе, шартлары һәм күләме Учреждение җитәкчесе тарафыннан хезмәткә түләү фонды хисабына билгеләнә.
17. Аерым хезмәткәргә түләнә торган премияләр, стимуллаштыру характерындагы өстәмәләр чик күләмнәр белән генә чикләнми.
5 бүлек. Хезмәткә түләү фондын формалаштыру тәртибе
18. Учреждениеләрнең хезмәткә түләү фонды хезмәткә түләүгә бүленгән бюджет йөкләмәләре лимитлары чикләрендә хезмәткәрләрнең штат санына исәпләп формалаша.
19. Еллык хезмәткә түләү фонды түбәндәге түләүләргә җибәрелә торган акча средстволары күләменнән чыгып формалаша:
- окладлар (вазыйфаи окладлар, тариф ставкалары), шул исәптән Учреждение җитәкчеләренең вазыйфаи окладлары;
- компенсация характерындагы;
- стимуллаштыру характерындагы.
20. Хезмәткә түләү фонды район коэффициенты күләмен исәпкә алып формалаша.
21. Бюджет акчаларының баш бүлүчесе хезмәткә түләү фондына арту коэффициентын билгеләргә мөмкин.
22. Хезмәткә түләү фондытүбәндәге очракларда яңадан исәпләнергә һәм төзәтелергә тиеш:
- окладларны арттыру (индексацияләү);
- штатлар (штат расписаниеләре, штат исемлекләре) үзгәреше;
- хезмәт өчен түләү шартларының сизелерлек үзгәрүе;
- бюджет средстволарын баш бүлүченең стимуллаштыру характерындагы бер тапкыр бирелә торган түләүләргә бюджет йөкләмәләренең өстәмә лимитларын бирү турында карар кабул итүе;
бюджет средстволарын баш бүлүченең компенсация характерындагы түләүләргә бюджет йөкләмәләренең өстәмә лимитларын бирү турында карар кабул итүе;
- бюджет средстволарын баш бүлүченең хезмәткә түләү фондына арту коэффициентын билгеләве.
6 бүлек. Хезмәт һәм ял
23. Учреждениедә «өч тәүлектән соң бер тәүлек» сменалы (дежурлык) эш графигы билгеләнгән, ә эш вакыты нормасы атнасына 40 сәгатьтән артмаганлыктан (РФ ХК 91 ст.) эш вакытын кушып исәпкә алу каралган (РФ ХК 104 ст.) һәм эш вакытының 6 ай хисап чоры билгеләнгән. Сменалар графигы эш бирүче аны гамәлгә керткәнче бер ай алдан җиткерелергә тиеш.
24. Смена режимы тәүлек буе булганда хезмәткәрләргә ашау өчен тәнәфесләр билгеләнә: көндезге, кичке, төнге (иртәнге) (РФ ХК 109 ст.).
7 бүлек. Эш бирүченең җаваплылыгы
25. Хезмәт хакын тоткарлау һәм башка хезмәткә түләүне бозган өчен
- эш бирүче Россия Федерациясенең хезмәт законнары нигезендә җаваплылыкка ия.
26. Хезмәт хакы 15 көннән артык срокка тоткарланган очракта, хезмәткәр, эш бирүчегә язма рәвештә хәбәр итеп, тоткарланган сумманы түләгәнче бөтен чорга эшне туктатып торырга хокуклы.