ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
« 06 » 12 2022 ел Яр Чаллы № 3826
Башкарма комитетныӊ 2020 елныӊ 27 январендге 116 номерлы карары белән расланган Административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлегенә үзгәршеләр кертү хакында
«Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» 2010 елның 30 июлендәге 60-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, «Татарстан Республикасында тәртип саклау буенча җәмәгать пунктлары турында» 2015 елның 25 апрелендәге 33-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 5 статьясы 1 пункты, 2020 елның 19 ноябрендәге 75-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы, 2020 елның 19 ноябрендәге 76-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, «Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына һәм «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү хакында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 2022 елның 27 июнендәге 41-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы, «Балигъ булмаганнарга аерым товарларны сатуны чикләүне билгеләү өлешендә Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2022 елның 2 ноябрендәге 80-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә
КАРАР БИРӘ:
1. «Административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген раслау хакында» Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2020 елныӊ 27 январендге 116 номерлы карарына үзгәрешләр кертергә:
Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар кодексы белән каралган административ хокук бозулар составлары исемлеген түбәндәге статьялар белән тулыландырырга:
«2.19 статья – Балигъ булмаганнарга тонусны күтәрә торган алкогольсез эчемлекләрне ваклап сатуны чикләүне үтәмәү, шулай ук балигъ булмаганнарны аларны куллануга җәлеп итү»;
«2.20 статья – Балигъ булмаганнарга гражданнарның шәхси һәм көнкүреш ихтыяҗлары өчен сыекландырылган углеводород газы булган товарларны ваклап сатуны чикләүне үтәмәү, шулай ук балигъ булмаганнарны сыекландырылган углеводород газын сулау юлы белән куллануга җәлеп итү».
2. Административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген кушымта нигезендә яӊа редакциядә расларга.
3. Әлеге карарны муниципаль районның рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) урнаштырырга.
4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин