ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
«06» декабря 2022 ел Яр Чаллы №359
2023 елга балаларны йөртү өчен махсус билгеләнгән автобусларда Тукай муниципаль районы гомуми белем бирү оешмалары укучыларын йөртүне оештыру буенча муниципаль хезмәт күрсәтү бәясе нормативларын раслау турында
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы «Татарстан Республикасының икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенеӊ 2021 елның 22 сентябрендәге 01/1810 номерлы хаты нигезендә
КАРАР БИРӘ:
1. 2023 елга расларга:
1.1. 2023 елга балаларны йөртү өчен махсус билгеләнгән автобусларда гомуми белем бирү оешмалары укучыларын йөртүне оештыру буенча муниципаль хезмәт күрсәтү бәясе нормативларын 1 кушымта нигезендә.
Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин
Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2022 елныӊ ___ ___________ ____ номерлы карарына 1 кушымта
2023 елга балаларны йөртү өчен махсус билгеләнгән автобусларда гомуми белем бирү оешмалары укучыларын йөртүне оештыру буенча муниципаль хезмәт күрсәтү бәясе нормативлары
|
Автотранспорт чарасы моделе исеме |
Ике ставкалы норматив күләме |
|
|
бер автотранспорт чарасына ставка, бер елга сумнарда |
автотранспорт чарасы узган бер километрга ставка, сумнарда |
|
|
КАВЗ |
613418 |
20,86 |
|
ПАЗ |
613675 |
21,02 |
|
ГАЗ «Газель» |
593227 |
13,56 |
|
УАЗ |
592774 |
11,87 |
|
FIAT |
596122 |
9,98 |
|
Peugeot Boxer |
601272 |
9,61 |
|
Ford Transit |
601529 |
13,74 |
|
Камаз Марко-Поло3297 |
615632 |
18,67 |
Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2022 елныӊ ___ ___________ ____ санлы карарына 2 кушымта
Гомуми белем бирү оешмалары укучыларын балаларны йөртү өчен махсус билгеләнгән автобусларда йөртүне оештыру буенча муниципаль хезмәт күрсәтү бәясен исәпләү тәртибе турында нигезләмә
– муниципаль хезмәт күрсәтү бәясе;
- m моделендәге автотранспорт чараларының фактик йөреше, километрларда;
- гомуми белем бирү оешмалары укучыларын балаларны йөртү өчен махсус билгеләнгән автобусларда йөртүне оештыру буенча муниципаль хезмәт күрсәтү бәясе нормативы ставкасы, бер километрга, сумнарда;
- гомуми белем бирү оешмалары укучыларын балаларны йөртү өчен махсус билгеләнгән автобусларда йөртүне оештыру буенча муниципаль хезмәт күрсәтү бәясе нормативы ставкасы, бер автотранспорт чарасына, сумнарда;
- m моделендәге автотранспорт чаралары саны, берәмлекләрдә;
- муниципаль берәмлектә файдаланыла торган автобус моделенеӊ исеме;
- муниципаль берәмлектә файдаланыла торган автобус модельләренеӊ саны.