КАРАР «15»декабрь 2022ел № 4017  2023 елга Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контроле өлкәсендә закон белән саклана торган кыйммәтләргә зарар (зыян) китерү куркынычын профилактикалау программасын раслау турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

«15»декабрь 2022                 Яр Чаллы шәһәре                          № 4017 

 

2023 елга Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контроле өлкәсендә закон белән саклана торган кыйммәтләргә зарар (зыян) китерү куркынычын профилактикалау программасын раслау турында

 

«Контроль (күзәтчелек) органнары тарафыннан закон белән саклана торган кыйммәтләргә зарар (зыян) китерү куркынычын профилактикалау программасын эшләү һәм раслау кагыйдәләрен раслау турында» 990 номерлы    РФ Хөкүмәтенең 2021 елның 25 июнендәге карарына таянып 

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. 2023 елга Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контроле өлкәсендә закон белән саклана торган кыйммәтләргә зарар (зыян) китерү куркынычын профилактикалау программасын расларга.

2. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (http://tukay.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) урнаштырырга.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгмда калдырам.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                         А.Р. Хәбибуллин

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елның _____ ______________ ____ номерлы карарына кушымта

 

 

2023 елга Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контроле өлкәсендә закон белән саклана торган кыйммәтләргә зарар (зыян) китерү куркынычын профилактикалау программасы

 

Программа исеме

2023 елга Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контроле өлкәсендә закон белән саклана торган кыйммәтләргә зарар (зыян) китерү куркынычын профилактикалау программасы 

Закон белән саклана торган кыйммәтләргә зарар (зыян) китерү куркынычларын профилактикалау программасын эшләүнең хокукый нигезләре

«Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль закон, «Контроль (күзәтчелек) органнары тарафыннан закон белән саклана торган кыйммәтләргә зарар (зыян) китерү куркынычларын профилактикалау программасын эшләү һәм раслау кагыйдәләрен раслау турында» 2021 елның 25 июнендәге 990 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зарар китерү куркынычларын комплекслы профилактикалау стандарты

Закон белән саклана торган кыйммәтләргә зарар (зыян) китерү куркынычларын профилактикалау программасын эшләүче

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты

Закон белән саклана торган кыйммәтләргә зарар (зыян) китерү куркынычларын профилактикалау программасының максатлары

 

 

 

 

- Муниципаль торак контроле өлкәсендә мәҗбүри таләпләрне бозуларны кисәтү;

- контрольдәге затлар тарафыннан мәҗбүри таләпләрне намус белән үтәүне стимуллаштыру;

- мәҗбүри таләпләрне бозуга һәм (яки) закон белән саклана торган кыйммәтләргә зарар (зыян) китерүгә китерә торган шартларны, сәбәпләрне һәм факторларны бетерү;

- мәҗбүри таләпләрне контрольдәге затларга җиткерү өчен шартлар тудыру, аларны үтәү ысуллары турында мәгълүмат бирүне арттыру;

- контроль (күзәтчелек) эшчәнлеге системасының үтә күренмәлелеген арттыру

Закон белән саклана торган кыйммәтләргә зарар (зыян) китерү куркынычларын профилактикалау программасының бурычлары

- Контрольдәге тирәлек торышын бәяләү һәм  профилактика чаралары төрләренең, формаларының һәм интенсивлыгының контрольдәге затларга бирелгән куркыныч категорияләренә бәйлелелеген билгеләү;

- контрольдәге затларның куркыныч тәртипкә мөнәсәбәтен үзгәртү, үз тәртибең өчен позитив җаваплылык формалаштыру, үз-үзеңне намуслы тотуга мотивацияне саклап калу өчен шартлар тудыру;

- мәҗбүри таләпләрне даими ревизияләү һәм аларның үтәлеше муниципаль контроль предметын тәшкил иткән мәҗбүри таләпләр комплексының контроль өлкәсенә реаль йогынты ясауны тәэмин итү;

- контроль (күзәтчелек) эшчәнлегендә катнашучыларның барысында да мәҗбүри таләпләрне бердәй аңлау формалаштыру;

- позитив профилактика системасы чараларын булдыру һәм гамәлгә кертү; контрольдәге затларның хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү, шул исәптән мәҗбүри таләпләр һәм аларны үтәү буенча кирәкле чаралар турында мәгълүматның ачыклыгын тәэмин итү юлы белән;

- контроль (күзәтчелек) эшчәнлеге чыгымнарын һәм контрольдәге затларга административ йөкләнешне киметү;

- җайга салынулы өлкәдә ачыкланган куркынычсызлык проблемаларына һәм профилактик эшнең агымдагы торышына бәйле башка бурычлар

Закон белән саклана торган кыйммәтләргә зарар (зыян) китерү куркынычларын профилактикалау программасын гамәлгә ашыру сроклары һәм этаплары

2023 ел

Закон белән саклана торган кыйммәтләргә зарар (зыян) китерү куркынычларын профилактикалау программасын гамәлгә ашыруның көтелгән соңгы нәтиҗәләре

- Закон белән саклана торган кыйммәтләргә зарар китерү куркынычын киметү;

- контрольдәге  субъектларның законга буйсынучы өлешен арттыру - контроль (күзәтчелек) органының профилактик чаралар системасын үстерү;

- профилактиканың төрле алымнарын гамәлгә кертү;

- контроль (күзәтчелек) органы эчендә профилактик эш технологияләрен эшләү һәм гамәлгә кертү;

- контрольдәге субъектларның нәтиҗәле, законга буйсынучан тәртибе үрнәкләрен эшләү;

- контроль (күзәтчелек) органы вазыйфаи затларының квалификацияле профилактик эшен тәэмин итү;

- контроль (күзәтчелек) органы эшчәнлегенең үтә күренмәлелеген арттыру;

- контрольдәге субъектларга административ йөкләнешне киметү;

- контрольдәге субъектларның хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү;

- контрольдәге субъектлар тарафыннан контроль предметын бертөрле аңлауны тәэмин итү;

- контрольдәге субъектларның намуслы тәртипкә мотивацияләү;

- башкалар

 

 

1 бүлек. Контроль төрен гамәлгә ашыруның агымдагы торышын анализлау, контроль органы профилактик эшчәнлегенең агымдагы үсешен тасвирлау, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зарар (зыян) китерү куркынычын профилактикалау программасы хәл итүгә юнәлдерелгән проблемаларны характерлау

 

Контрольдәге затлар тарафыннан муниципаль торак контроле өлкәсендә мәҗбүри таләпләрне, муниципаль хокукый актларда билгеләнгән таләпләрне бозуны кисәтү, әлеге бозуларга этәргеч бирүче сәбәпләрне, факторларны һәм шартларны бетерү максатында 2022 елда мондый бозуларны профилактикалау чаралары тормышка ашырылмады.

 

2 бүлек. Закон белән саклана торган кыйммәтләргә зарар (зыян) китерү куркынычларын профилактикалау программасының максатлары һәм бурычлары

 

1. Программаны тормышка ашыруның максаты булып тора:

- муниципаль торак контроле өлкәсендә мәҗбүри таләпләрне бозуларны кисәтү;

- мәҗбүри таләпләрне бозу нәтиҗәсендә закон белән саклана торган кыйммәтләргә зарар китерү куркынычы янауны яисә зыян китерүне булдырмау;

- мәҗбүри таләпләрне бозуга һәм зарар китерү куркынычы янауга, яисә куркыныч китерүгә китерә торган булган һәм потенциаль шартларны, сәбәпләрне һәм факторларны бетерү;

- контрольдәге затларның социаль җаваплы, намуслы, хокукый тәртибе модельләрен формалаштыру;

- контроль (күзәтчелек) эшчәнлеге системасының үтә күренмәлелеген арттыру.

2. Программаны тормышка ашыруның бурычлары булып тора:

- мөмкин булган зарар (зыян) китерү куркынычы яисә зарар (зыян) (нинди кыйммәтләргә) китерүне бәяләү, аны киметүгә ярдәм итә торган профилактик чаралар эшләү һәм гамәлгә ашыру;

- зарар (зыян) китерү куркынычын яисә зарар (зыян) китерү факторларын ачыклау, мәҗбүри таләпләрне бозуга китерә торган сәбәпләрне һәм шартларны ачыклау, куркыныч янауны бетерү яки киметү ысулларын билгеләү;

- контрольдәге тирәлек торышын бәяләү һәм  профилактика чаралары төрләренең, формаларының һәм интенсивлыгының контрольдәге затларга бирелгән куркыныч категорияләренә бәйлелелеген билгеләү;

- контрольдәге затларның куркыныч тәртипкә мөнәсәбәтен үзгәртү, үз тәртибең өчен позитив җаваплылык формалаштыру, үз-үзеңне намуслы тотуга мотивацияне саклап калу өчен шартлар тудыру;

- мәҗбүри таләпләрне даими ревизияләү һәм аларның үтәлеше муниципаль контроль предметын тәшкил иткән мәҗбүри таләпләр комплексының контроль өлкәсенә реаль йогынты ясауны тәэмин итү;

- контроль-күзәтчелек эшчәнлегендә катнашучыларның барысында да мәҗбүри таләпләрне бердәм аңлау формалаштыру;

- позитив профилактика системасы чараларын булдыру һәм гамәлгә кертү; контрольдәге затларның хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү, шул исәптән мәҗбүри таләпләр һәм аларны үтәү буенча кирәкле чаралар турында мәгълүматның ачыклыгын тәэмин итү юлы белән;

- контроль (күзәтчелек) эшчәнлеге чыгымнарын һәм контрольдәге затларга административ йөкләнешне киметү.

 

3 бүлек. Профилактик чаралар исемлеге, аларны үткәрү срогы (ешлыгы)

 

«ТР Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советы карары белән расланган Тукай муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контролен гамәлгә ашыру турында нигезләмә нигезендә түбәндәге профилактик чаралар үткәрелә:

а) мәгълүмат бирү;

б) хокук куллану практикасын гомумиләштерү;

в) алдан кисәтү игълан итү;

г) консультация бирү;

д) профилактик визит.

2. Гамәлгә ашыру срокларын (ешлыгын) күрсәтеп, профилактик чаралар, аларны гамәлгә ашыру өчен җаваплы затлар исемлеге программага кушымтада күрсәтелгән.

 

4 бүлек. Закон белән саклана торган кыйммәтләргә зарар (зыян) китерү куркынычларын профилактикалау программасының нәтиҗәлелеге һәм нәтиҗәлелек күрсәткечләре

 

1. Программаның нәтиҗәлелеген бәяләү өчен түбәндәге нәтиҗәлелек күрсәткечләре билгеләнә:

а) контрольдәге затларга карата гамәлгә ашырылган контроль (күзәтчелек) чараларның гомуми саныннан контроль (күзәтчелек) чараларын уздыру барышында ачыкланган бозулар өлеше –___%.

Әлеге күрсәткеч контроль чаралар үткәрү барышында ачыкланган бозулар санының, үткәрелгән контроль чараларның гомуми санына карата процент чагыштырмасы буларак исәпләнә;

б) контроль чаралар күләмендә профилактик чаралар өлеше – ___%.

Әлеге күрсәткеч үткәрелгән профилактик чаралар санының үткәрелгән контроль чаралар санына карата исәпләнә. Күрсәтелгән күрсәткечнең ел саен артуы көтелә. 

2. Программаның нәтиҗәлелек күрсәткечләренә ирешүе турында белешмәләр «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» Федераль законның 30 статьясы нигезендә муниципаль торак контроле (күзәтчелеге) турында докладка кертелә.

pdf
Скачать текст
PDF, 3.49 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International