КАРАР «22» декабрь 2022 ел №4161 Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлегендә җирләрне җирле әһәмияттәге рекреацион билгеләнештәге махсус сакланылучы территорияләр җирләренә кертү һәм аларда махсус сакланылучы территорияләр булдыру турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

«22» декабрь 2022 ел                        Яр Чаллы ш.                                               №4161

 

 

Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлегендә җирләрне җирле әһәмияттәге рекреацион билгеләнештәге махсус сакланылучы территорияләр җирләренә кертү һәм аларда махсус сакланылучы территорияләр булдыру турында

 

Россия Федерациясе Җир кодексы, «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә җирләрне җирле әһәмияттәге рекреацион билгеләнештәге махсус сакланылучы территорияләр җирләренә кертү, алардан файдалану һәм саклау тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында» Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2020 елның 21 октябрендәге 2/11 номерлы карары нигезендә Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. Кадастр номеры 16:39:102105:821, мәйданы 423 кв. м, адресы (урнашу урыны тасвирламасы): Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районы, Кече Шилнә авыл җирлеге; җирләр категориясе: сәнәгать, энергетика, транспорт, элемтә, радиотапшырулар, телевидение, информатика җирләре, космик эшчәнлекне тәэмин итү өчен җирләр, оборона, куркынычсызлык җирләре һәм башка махсус максатлы җирләр булган җир кишәрлеген Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлегендә гражданнарның ялын, туризмын, физкультура-савыктыру һәм спорт эшчәнлеген оештыру өчен җирле әһәмияттәге махсус сакланучы территорияләр җирләренә кертергә.

2. Махсус саклана торган территория чикләрен кадастр номеры 16:39:102105:821 булган җир кишәрлегенеӊ чикләренә туры килгән чикләрдә расларга.

3. Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлегендә кушымта нигезендә җирле әһәмияттәге рекреацион билгеләнештәге махсус сакланылучы территория төзергә.

4. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                            А.Р. Хәбибуллин

 

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2022 елныӊ 22.12                           4161 номерлы карарына кушымта

 

 

 

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.03 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International