КАРАР « 26» декабрь 2022 ел № 4214 Бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү буенча бердәм тариф челтәре кагылмаган бюджет өлкәсендәге аерым оешмалар хезмәткәрләренең вазыйфаи окладлары күләмен арттыру һәм «Бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү буенча бердәм тариф челтәре кагылмаган бюджет өлкәсендәге аерым оешмалар хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында» Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2022 елныӊ26 декабрендәге 4208 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында

     РЕСПУБЛИКА ТАТАРСТАН

ИСПОЛНИТЕЛЬНЫЙ КОМИТЕТ

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

 

« 26» декабрь 2022 ел                  Яр Чаллы                                      № 4214

 

Бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү буенча бердәм тариф челтәре кагылмаган бюджет өлкәсендәге аерым оешмалар хезмәткәрләренең вазыйфаи окладлары күләмен арттыру һәм «Бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү буенча бердәм тариф челтәре кагылмаган бюджет өлкәсендәге аерым оешмалар хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында» Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2022 елныӊ ____ декабрендәге ___ номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 17 сентябрендәге 1013 номерлы карары нигезендә һәм социаль гарантияләрне тәэмин итү һәм бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү буенча бердәм тариф челтәре кагылмаган бюджет өлкәсендәге аерым оешмалар хезмәткәрләренең хезмәтенә түләүне тәртипкә салу максатында, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты

 

КАРАР БИРӘ:

 

  1. 2023 елныӊ 1 январеннан бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү буенча бердәм тариф челтәре кагылмаган бюджет өлкәсендәге аерым оешмалар җитәкчеләренеӊ, белгечләренеӊ һәм хезмәткәрләренең «Бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү буенча бердәм тариф челтәре кагылмаган бюджет өлкәсендәге аерым оешмалар хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында» Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2022 елныӊ ____ декабрендәге ___ номерлы карары белән билгеләнгән айлык вазыйфаи окладлары күләмен арттырырга.    
  2. Бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү буенча бердәм тариф челтәре кагылмаган бюджет өлкәсендәге аерым оешмалар җитәкчеләренеӊ, белгечләренеӊ һәм хезмәткәрләренең вазыйфаи окладлары күләмен исәпләү өчен әлеге карарныӊ 1 пункты нигезендә бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү буенча бердәм тариф челтәре кагылмаган бюджет өлкәсендәге аерым оешманың структур бүлекчәсе җитәкчесе секретаре вазыйфаи оклады күләмен 1,061 тапкыр индексацияләргә һәм 12 688 сум күләмендә билгеләргә.

3. «Бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү буенча бердәм тариф челтәре кагылмаган бюджет өлкәсендәге аерым оешмалар хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында» Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2022 елныӊ ____ декабрендәге ___ номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

3 пунктныӊ 3 пунктчасында «ике проценты» сүзләрен «15 проценты» сүзләренә алыштырырга;

7 пунктныӊ 4 пунктчасында «ике проценты» сүзләрен «15 проценты» сүзләренә алыштырырга.

4. «Тукай муниципаль районы финанс-бюджет палатасы» муниципаль казна учреждениесенә әлеге карарны гамәлгә ашыру белән бәйле чыгымнарны билгеләнгән тәртиптә финанслауны тәэмин итәргә.    

5. Әлеге карар 2023 елның 1 январеннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

6. Әлеге карарны районның рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы  рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) урнаштырырга.

7. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                  А.Р. Хәбибуллин

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 881.1 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International