ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
№4256 «28» декабрь 2022 ел
Тукай муниципаль районы Биклән авыл җирлегенең Генераль планы проектына үзгәрешләр кертү буенча документларны эшли башлау турында
Тукай муниципаль районы Биклән авыл җирлеге территориясен тотрыклы үстерү мәсьәләләрен җайга салу максатында, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 24 статьясына, «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законга таянып
КАРАР БИРӘ
1. Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2020 елныӊ 27 августындагы 42/8 номерлы карары белән расланган Тукай муниципаль районы Биклән авыл җирлегенеӊ Генераль планы проектына үзгәрешләр кертү буенча документларны эшли башларга.
2. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин