КАРАР «11» 01 2023 ел № 19 «Тукай муниципаль районы территориясендә күпфатирлы йортларда инвалидларның торак урыннарын һәм гомуми мөлкәтне тикшерү буенча муниципаль комиссия төзү турында» Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2016 елныӊ 3 ноябрендәге 5567 номерлы карарын гамәлдән чыгару хакында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ 

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

 

КАРАР

 

«11» 01 2023 ел                              ЯР ЧАЛЛЫ                                                           № 19

 

«Тукай муниципаль районы территориясендә күпфатирлы йортларда инвалидларның торак урыннарын һәм гомуми мөлкәтне тикшерү буенча муниципаль комиссия төзү турында» Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2016 елныӊ 3 ноябрендәге 5567 номерлы карарын гамәлдән чыгару хакында

 

 

Күпфатирлы йортта торак урыннарны һәм  гомуми мөлкәтне инвалидлар ихтыяҗларын исәпкә алып яраклаштыру чаралары турында» 2016 елның 9 июлендәге 649 номерлы РФ Хөкүмәте Карары, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, инвалид яшәгән күпфатирлы йортта инвалидның торак урынын һәм гомуми мөлкәтнең инвалид ихтыяҗларын исәпкә алып һәм инвалидка файдалану шартларын тәэмин итеп яраклаштырылуын бәяләүне уздыру, шулай ук мондый бинада яшәүче затның инвалидлыгы белән бәйле тормыш эшчәнлеге чикләнү үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, инвалид ихтыяҗларын исәпкә алып, аларны яраклаштыру мөмкинлеген бәяләү максатында,

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. «Тукай муниципаль районы территориясендә күпфатирлы йортларда инвалидларның торак урыннарын һәм гомуми мөлкәтне тикшерү буенча муниципаль комиссия төзү турында» Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2016 елныӊ 3 ноябрендәге 5567 номерлы карарын гамәлдән чыгарырга.

2. Әлеге карарны «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә ТР муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Башкарма комитет Җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү буенча урынбасары                            Ә.Р. Гәрәевка йөкләргә.   

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                            А.Р. Хәбибуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 1.94 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International