КАРАР «11» 01 2023 ел № 20 Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә инвалидлар яши торган күпфатирлы йортларда инвалидларның торак урыннарын һәм гомуми мөлкәтне тикшерү буенча муниципаль комиссия төзү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ 

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

 

КАРАР

 

«11» 01 2023 ел                                           ЯР ЧАЛЛЫ                                              № 20

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә инвалидлар яши торган күпфатирлы йортларда инвалидларның торак урыннарын һәм гомуми мөлкәтне тикшерү буенча муниципаль комиссия төзү турында

 

 

«Күпфатирлы йортта торак урыннарны һәм  гомуми мөлкәтне инвалидлар ихтыяҗларын исәпкә алып яраклаштыру чаралары турында» 2016 елның 9 июлендәге 649 номерлы РФ Хөкүмәте Карары, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, инвалид яшәгән күпфатирлы йортта инвалидның торак урынын һәм гомуми мөлкәтнең инвалид ихтыяҗларын исәпкә алып һәм инвалидка файдалану шартларын тәэмин итеп яраклаштырылуын бәяләүне уздыру, шулай ук мондый бинада яшәүче затның инвалидлыгы белән бәйле тормыш эшчәнлеге чикләнү үзенчәлекләренә бәйле рәвештә инвалид ихтыяҗларын исәпкә алып, аларны яраклаштыру мөмкинлеген бәяләү максатында,

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә инвалидлар яши торган күпфатирлы йортларда инвалидларның торак урыннарын һәм гомуми мөлкәтне тикшерү буенча муниципаль комиссия төзергә.

2. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә инвалидлар яши торган күпфатирлы йортларда инвалидларның торак урыннарын һәм гомуми мөлкәтне  тикшерү буенча муниципаль комиссиясенең эш тәртибе турында нигезләмәне 1 кушымта нигезендә расларга.

3. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә инвалидлар яши торган күпфатирлы йортларда инвалидларның торак урыннарын һәм гомуми мөлкәтне  тикшерү буенча муниципаль комиссия составын 2 кушымта нигезендә расларга.

4. Әлеге карарны «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                            А.Р. Хәбибуллин

 

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 202__ елның ____ _________________ ____ номерлы карарына 1 кушымта

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә инвалидлар яши торган күпфатирлы йортларда инвалидларның торак урыннарын һәм гомуми мөлкәтне  тикшерү буенча муниципаль комиссиянең

эш тәртибе турында нигезләмә

  

1. Гомуми нигезләмәләр

 

1.1. Әлеге Нигезләмә Россия Федерациясе Гражданнар кодексы, Россия Федерациясе Торак кодексы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Инвалидлар ихтыяҗларын исәпкә алып, күпфатирлы йортта торак урыннарын һәм гомуми мөлкәтне яраклаштыру чаралары турында» 2016 елның 9 июлендәге 649 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары нигезендә эшләнде.

1.2. Әлеге Нигезләмә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә инвалидлар яши торган күпфатирлы йортларда инвалидларның торак урыннарын һәм гомуми мөлкәтне  тикшерү буенча муниципаль комиссиясенең (алга таба текст буенча – комиссия) эш тәртибен һәм вәкаләтләрен билгели.

 

2. Комиссиянең максатлары һәм бурычлары

2. Комиссия инвалид яшәгән күпфатирлы йортта  инвалидның муниципаль яки хосусый торак фондына караган торак урынына  яки гомуми мөлкәткә тикшерү үткәрү өчен, инвалид яшәгән күпфатирлы йортта инвалидның торак урыны һәм  гомуми мөлкәтнең инвалид ихтыяҗларын исәпкә алып һәм инвалидка файдалану шартларын тәэмин итеп яраклаштырылуын бәяләүне уздыру, шулай ук мондый бинада яшәүче затның инвалидлыгы белән бәйле тормыш эшчәнлеге чикләнү үзенчәлекләренә бәйле рәвештә инвалид ихтыяҗларын исәпкә алып, аларны яраклаштыру мөмкинлеген бәяләү максатында төзелә.

3. Комиссия функцияләре һәм хокуклары

3.1. Комиссия түбәндәге функцияләрне башкара:

а) муниципаль берәмлек территориясендә урнашкан,  инвалидлар яши торган күпфатирлы йортларда инвалидларның муниципаль торак фонды, шәхси торак фонды составына керүче торак урыннарын һәм гомуми мөлкәтне тикшерү;

б) муниципаль берәмлек территориясендә урнашкан, инвалидлар яши торган күпфатирлы йортларда инвалидларның муниципаль торак фонды, шәхси торак фонды составына керүче торак урыннарын һәм гомуми мөлкәтне тикшерү актын рәсмиләштерү;

в) инвалид яшәгән күпфатирлы йортта инвалидның торак урынын һәм (яки)  гомуми мөлкәтне инвалид ихтыяҗларын исәпкә алып һәм инвалид өчен файдалану шартларын тәэмин итеп яраклаштыру максатында, инвалид яшәгән күпфатирлы йортны (йорт өлешен) реконструкцияләүнең яисә капиталь ремонтлауның икътисадый максатка ярашлылыгын тикшерү турында карар кабул итү;

г) инвалид яши торган күпфатирлы йортта инвалидның торак урынын һәм гомуми мөлкәтне инвалид ихтыяҗларын исәпкә алып һәм инвалид өчен файдалану шартларын тәэмин итеп яраклаштыру мөмкинлеге турында бәяләмә яки мондый мөмкинлекнең булмавы турында бәяләмә чыгару.

3.2. Комиссия хокуклы:

1) билгеләнгән тәртиптә дәүләт хакимияте органнарыннан, җирле үзидарә органнарыннан, оешмалардан, вазыйфаи затлардан һәм гражданнардан муниципаль комиссия эшчәнлеге өчен кирәкле материаллар, документлар һәм мәгълүматлар сорарга һәм алырга;

2) комиссия эшендә катнашуга инвалид яши торган күпфатирлы йорт белән идарә итү эшчәнлеген башкаручы оешма вәкилләрен җәлеп итәргә.

 

4. Комиссиянең эш тәртибе

                                                             

4.1. Комиссия белән идарә итүне комиссия рәисе, ә ул булмаганда комиссия рәисе урынбасары башкара.

4.2. Комиссия рәисе:

1) комиссия эшенә гомуми җитәкчелек итә һәм әлеге Нигезләмәнең үтәлешен тәэмин итә;

2) инвалид яши торган күпфатирлы йортта инвалидның торак урынын һәм гомуми мөлкәтне тикшерү буенча чаралар планын раслый;

3) комиссия әгъзасын комиссия рәисе урынбасары итеп билгели;

4) Россия Федерациясе законнары һәм әлеге Нигезләмә нигезендә башка гамәлләр башкара.

4.3. Комиссия әгъзалары:

1) муниципаль комиссия эшендә катнашалар, кергән документларны өйрәнәләр, алар буенча үз кисәтүләрен, тәкъдимнәрен, каршылыкларын әзерлиләр;

2) комиссия утырышларында катнашалар, ә комиссия утырышында катнаша алмаган очракта, комиссия секретаренә карала торган мәсьәләләр буенча үз фикерләрен алдан язмача бирәләр, ул утырышта игълан ителә һәм комиссия бәяләмәсенә теркәлә.

4.4. Комиссия секретаре:

1) комиссия утырышларын үткәрүне оештыра;

2) комиссия әгъзаларына һәм комиссия эшендә катнашуга җәлеп ителгән затларга утырышның көн тәртибе, аны уздыру датасы һәм урыны турында утырышка кадәр 5 көннән дә соңга калмыйча хәбәр итә;

3) комиссиянең эш кәгазьләрен алып бара.

4.5. Комиссия карарлары комиссия әгъзаларының күпчелек тавышы белән кабул ителә. Комиссия әгъзалары тавышлары тигез булганда, комиссия рәисе тавышы хәлиткеч булып тора. Кабул ителгән карар белән риза булмаган очракта, комиссия әгъзалары аерым фикерләрен язмача белдерергә һәм аны комиссия карарына теркәргә хокуклы.

4.6. Инвалид яши торган күпфатирлы йортта инвалидның торак урынын һәм гомуми мөлкәтне тикшерү Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан расланган, инвалид яшәгән күпфатирлы йортта инвалидның торак урынын һәм (яки)  гомуми мөлкәтне инвалид ихтыяҗларын исәпкә алып һәм инвалид өчен файдалану шартларын тәэмин итеп яраклаштыру чаралары планы нигезендә үткәрелә.

4.7. Инвалид яши торган күпфатирлы йортта инвалидның торак урынын һәм гомуми милекне тикшерү үз эченә ала:

1) гражданны инвалид дип тану турында документларны, шул исәптән инвалид дип танылган гражданның медик-социаль экспертиза актыннан өземтәләрне карау;

2) инвалид яшәгән күпфатирлы йортта инвалидның торак урыны, гомуми милек характеристикалары турында документларны (техник паспорт (техник план), кадастр паспорты һәм башка документлар) карау;

3) инвалид яшәгән күпфатирлы йортта инвалидның торак урынын, гомуми милекне  визуаль, техник тикшерү, кирәк булганда, өстәмә тикшерүләр, торак бинаның төп конструкцияләрен сынаулар уздыру;

4) торак бинада яшәүче инвалид дип танылган граждан белән әлеге гражданның торак урынны яраклаштыруга карата конкрет ихтыяҗларын ачыклау максатында әңгәмә уздыру;

г) инвалид яши торган күпфатирлы йортта инвалидның торак урынын һәм гомуми мөлкәтне инвалид ихтыяҗларын исәпкә алып һәм инвалид өчен файдалану шартларын тәэмин итеп яраклаштыру кирәклеге һәм мөмкинлеге турында бәя.

4.8. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 10 көннән артмаган срокта инвалид ихтыяҗларын исәпкә алып һәм инвалид өчен файдалану шартларын тәэмин итеп яраклаштыру максатында, Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы раслаган форма буенча инвалид яши торган күпфатирлы йортта инвалидның торак урынын һәм гомуми мөлкәтне тикшерү акты (алга таба –  тикшерү акты) рәсмиләштерелә.

4.9. Тикшерү актында инвалид яши торган күпфатирлы йортта инвалидның торак урынын һәм гомуми мөлкәтне инвалид ихтыяҗларын исәпкә алып һәм инвалид өчен файдалану шартларын тәэмин итеп яраклаштыру техник яктан мөмкин булмау (ягъни күпфатирлы йортның (йортның бер өлеше) гамәлдәге төп һәм киртә конструкцияләрен үзгәртмичә аны реконструкцияләү яисә капиталь ремонтлау юлы белән үзгәртмичә) турында нәтиҗә булган очракта, тикшерү актын төзегән көннән алып 5 көн эчендә комиссия, инвалид яши торган күпфатирлы йортта инвалидның торак урынын һәм гомуми мөлкәтне инвалид ихтыяҗларын исәпкә алып һәм инвалид өчен файдалану шартларын тәэмин итеп яраклаштыру максатында, күпфатирлы йортны (йортның бер өлешен) мондый реконструкцияләүнең яки капиталь ремонтлауның икътисадый максатчанлыгын тикшерүне үткәрү турында карар чыгара, ә вәкаләтле орган аны үткәрүне тәэмин итә.   

4.10. Инвалид яши торган күпфатирлы йортта инвалидның торак урынын һәм гомуми мөлкәтне инвалид ихтыяҗларын исәпкә алып һәм инвалид өчен файдалану шартларын тәэмин итеп яраклаштыру максатында, күпфатирлы йортны (йортның бер өлешен) реконструкцияләүнең яки капиталь ремонтлауның икътисадый максатчанлыгын тикшерү нәтиҗәләре буенча комиссия карар кабул итә:

а) инвалид яши торган күпфатирлы йортта инвалидның торак урынын һәм гомуми мөлкәтне инвалид ихтыяҗларын исәпкә алып һәм инвалид өчен файдалану шартларын тәэмин итеп яраклаштыру максатында, күпфатирлы йортны (йортның бер өлешен) реконструкцияләүнең яки капиталь ремонтлауның икътисадый максатчанлыгы турында;

б) инвалид яши торган күпфатирлы йортта  инвалидның торак урынын һәм гомуми мөлкәтне инвалид ихтыяҗларын исәпкә алып һәм инвалид өчен файдалану шартларын тәэмин итеп яраклаштыру максатында, күпфатирлы йортны (йортның бер өлешен) реконструкцияләүнең яки капиталь ремонтлауның икътисадый максатсызлыгы турында.

4.11. Комиссия эшенең нәтиҗәсе булып инвалид яши торган күпфатирлы йортта инвалидның торак урынын һәм гомуми мөлкәтне инвалид ихтыяҗларын исәпкә алып һәм инвалид өчен файдалану шартларын тәэмин итеп яраклаштыру мөмкинлеге турында бәяләмә яки мондый мөмкинлек булмау турында бәяләмә тора.

4.12. Инвалид яши торган күпфатирлы йортта инвалидның торак урынын һәм гомуми мөлкәтне инвалид ихтыяҗларын исәпкә алып һәм инвалид өчен файдалану шартларын тәэмин итеп яраклаштыру мөмкинлеге турында бәяләмә комиссия тарафыннан түбәндәгеләр нигезендә чыгарыла:

а) тикшерү акты;      

б) инвалид яши торган күпфатирлы йортта  инвалидның торак урынын һәм гомуми мөлкәтне инвалид ихтыяҗларын исәпкә алып һәм инвалид өчен файдалану шартларын тәэмин итеп яраклаштыру максатында, күпфатирлы йортны (йортның бер өлешен) реконструкцияләүнең яки капиталь ремонтлауның икътисадый максатсанчанлыгы турында комиссия карары;

4.13. Инвалид яши торган күпфатирлы йортта инвалидның торак урынын һәм гомуми мөлкәтне инвалид ихтыяҗларын исәпкә алып һәм инвалид өчен файдалану шартларын тәэмин итеп яраклаштыру мөмкин булмау турында бәяләмә комиссия тарафыннан түбәндәгеләр нигезендә чыгарыла:

а) тикшерү акты;

б) инвалид яши торган күпфатирлы йортта  инвалидның торак урынын һәм гомуми мөлкәтне инвалид ихтыяҗларын исәпкә алып һәм инвалид өчен файдалану шартларын тәэмин итеп яраклаштыру максатында, күпфатирлы йортны (йортның бер өлешен) реконструкцияләүнең яки капиталь ремонтлауның икътисадый максатсызлыгы турында комиссия карары.

4.14. Инвалид яши торган күпфатирлы йортта инвалидның торак урынын һәм гомуми мөлкәтне инвалид ихтыяҗларын исәпкә алып һәм инвалид өчен файдалану шартларын тәэмин итеп яраклаштыру мөмкин булмау турында бәяләмә Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә инвалидның торак урынын инвалид яшәү өчен яраксыз дип тану өчен нигез булып тора.

4.15. Бәяләмә, чараларны чаралар планына кертү турында карар кабул итү өчен, аны чыгарган көннән алып 10 көн эчендә комиссия тарафыннан инвалидның торак урыны урнашуы буенча муниципаль берәмлек башлыгына җибәрелә.

 

 

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 202__ елның ____ ________________ ____ номерлы карарына 2 кушымта

 

Тукай муниципаль районы территориясендә инвалидлар яши торган күпфатирлы йортларда инвалидларның торак урыннарын һәм гомуми мөлкәтне тикшерү буенча муниципаль комиссия составы

 

Комиссия рәисе: Гәрәев Ә.Р., Башкарма комитет Җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү буенча урынбасары.

Комиссия рәисе урынбасары: Бариев И.Ш., Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары.

Комиссия секретаре: Шәрипова А.М., икътисад бүлегенең торак контроле мәсьәләләре буенча баш белгече.

Комиссия әгъзалары: Бариева Л.Ф., социаль яклау бүлеге башлыгы;

Вәҗиева Ф.Ф., Инвалидлар җәмгыяте советы рәисе.

Исхакова Г.Г., төзелеш һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге башлыгы.

Сәетгәрәев Ф.М., «Тукай муниципаль районы капиталь төзелеш хезмәте» МУП директоры.

Яппаров Р.М., «Тукай техник инвентаризация бюросы» бүлекчәсе җитәкчесе.

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 13.27 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International