ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
«25 гыйнвар 2023 № 214
«Тукай муниципаль районында үзәкләштерелгән бухгалтерия җитәкчеләре һәм белгечләренең хезмәтенә түләүне оештыру һәм түләү шартлары турында» Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2019 елның 22 апрелендәге 1473 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның 2023 елның 1 январеннан бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә хезмәт хакын арттыру турында карары һәм Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының 2022 елның 9 августыдагы 03-16/5605 номерлы карары нигезендә
КАРАР БИРӘ:
күрсәтелгән карар белән расланган «Тукай муниципаль районының бюджет һәм казна учреждениеләренә хезмәт күрсәтү үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе җитәкчеләре һәм белгечләренең хезмәтенә түләүне оештыру һәм түләү шартлары турында нигезләмәдә:
3 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«3. «Тукай муниципаль районының бюджет һәм казна учреждениеләренә хезмәт күрсәтү үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе җитәкчеләренең һәм белгечләренең вазыйфаи окладлары түбәндәге күләмнәрдә билгеләнә:
|
Җитәкчеләр һәм белгечләр вазыйфалары |
Вазыйфаи оклад |
|
Җитәкче |
27 700 |
|
Җитәкче урынбасары |
25 500 |
|
Бүлек башлыгы |
21 700 |
|
Әйдәп баручы бухгалтер |
19 300 |
|
Бухгалтер |
18 000 |
2. Әлеге карар 2023 елның 1 январеннан үз көченә керә дип билгеләргә.
3. «Бюджет һәм казна учреждениеләренә хезмәт күрсәтү үзәге» муниципаль бюджет учреждениесенә әлеге карарны 3 эш көне эчендә районның рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштыруны тәэмин итәргә.
4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин