КҮРСӘТМӘ "09» февраль 2023 ел № 32 Муниципаль волонтерлык үзәген төзү турында
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ ҖИТӘКЧЕСЕ
КҮРСӘТМӘ
"09" февраль 2023 ел Яр Чаллы № 32
Муниципаль волонтерлык үзәген төзү турында
Татарстан Республикасында ирекле ярдәмчелекне (волонтерлыкны) үстерү буенча ведомствоара совет утырышыныӊ 2021 елның 28 маендагы 12-113 номерлы йөкләмәләр беркетмәсенең 1.4 пунктын үтәү йөзеннән, ирекле ярдәмчелекне (волонтерлыкны) үстерү һәм Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә эшчәнлек алып баручы ирекле ярдәмчеләр берләшмәләре эшчәнлегенә ярдәм итү максатында
КҮРСӘТМӘ БИРӘМ:
- Тукай муниципаль районының «Яшәү урыны буенча яшьләр (яшүсмерләр) клубы» муниципаль бюджет учреждениесе базасында муниципаль волонтерлык үзәген төзергә
- Муниципаль волонтерлык үзәге җитәкчесе итеп Тукай муниципаль районының «Яшәү урыны буенча яшьләр (яшүсмерләр) клубы» муниципаль бюджет учреждениесе җитәкчесе М.М. Сафиуллинаны билгеләргә.
- Муниципаль волонтерлык үзәге турында нигезләмәне кушымта нигезендә расларга.
- Күрсәтмәне Тукай муниципаль районының рәсми сайтында һәм рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.
- Әлеге күрсәтмә үтәлешен контрольдә тотуны Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Ш. Бариевка йөкләргә.
Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин
Муниципаль район Башкарма комитетының 2023 елның «09» февраль 32 номерлы күрсәтмәсенә кушымта
Муниципаль волонтерлык үзәге турында нигезләмә
1. Төп нигезләмәләр
- Муниципаль волонтерлык үзәге Тукай муниципаль районының «Яшәү урыны буенча яшьләр (яшүсмерләр) клубы» муниципаль бюджет учреждениесе базасында эшли.
- Муниципаль волонтерлык үзәге район территориясендә ирекле ярдәмчелекне (волонтерлыкны) үстерү һәм координацияләү белән шөгыльләнүче берләшмә булып тора.
- Муниципаль волонтерлык үзәге Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Конституциясенә, федераль законнарга һәм Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының башка норматив хокукый актларына, муниципаль норматив хокукый актларга таяна.
- Муниципаль волонтерлык үзәге юридик зат түгел.
- Әлеге Нигезләмәдә кулланыла торган төп төшенчәләр
- Ирекле ярдәмчеләр (волонтерлар) – ярдәм алучы мәнфәгатьләрендә түләүсез хезмәт формасында хәйрия эшчәнлеге алып баручы 14 яшьлек һәм өлкәнрәк гражданнар.
- лык отряды – үз эшчәнлекләренә ирекле ярдәмчеләрне җәлеп итүче һәм ирекле ярдәм программаларын һәм проектларны гамәлгә ашыручы ирекле ярдәмчеләр төркеме.
- Ярдәм алучылар – ирекле ярдәм алучы затлар.
- Ирекле ярдәмчелек (волонтерлык) эшчәнлеге – гражданнарныӊ ирекле ихтияры буенча гамәлгә ашырыла торган, соцаль әһәмиятле хезмәтләрне риясыз күрсәтүгә юнәлтелгән социаль хезмәт итү формасы.
- Муниципаль волонтерлык үзәге җитәкчесе – волонтерлар һәм волонтерлык отрядлары эшчәнлеген координацияләүче җаваплы зат.
- Волонтерның шәхси кенәгәсе – гражданның ирекле ярдәмчелек эшчәнлеген раслаучы документ, ирекле ярдәмчелек стажын, аны бүләкләү һәм өстәмә әзерлек турында белешмәләрне үз эченә ала.
- Төп максат һәм бурычлар
- Максат: Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында ирекле ярдәмчелек (волонтерлык) хәрәкәтен үстерү.
-
- Ирекле ярдәмчелек (волонтерлык) инициативаларына булышлык итү.
- Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында ирекле ярдәмчелекне (волонтерлыкны) пропагандалау.
- Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районыныӊ ирекле ярдәмчелек (волонтерлык) хәрәкәте эш тәҗрибәсен туплау һәм тарату.
- Ирекле ярдәмчелек (волонтерлык) инициативаларын, проектларын һәм программаларын гамәлгә ашыруга мәгълүмати һәм методик ярдәм күрсәтү.
- Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә ирекле ярдәмчелек (волонтерлык) хәрәкәтен үстерүгә яңа технологияләр кертү.
- Ирекле ярдәмчелек (волонтерлык) хәрәкәтенеӊ төп юнәлешләре
- патриотик волонтерлык,
- экологик волонтерлык,
- социаль волонтерлык,
- мәдәни волонтерлык,
- спорт волонтерлыгы,
- вакыйгалар волонтерлыгы,
- иҗтимагый иминлек волонтерлыгы.
- Муниципаль волонтерлык үзәге функцияләре
- Ирекле ярдәмчелек (волонтерлык) хәрәкәте эшчәнлеген координацияләү.
- Ирекле ярдәмчелек (волонтерлык) отрядларын төзүдә һәм үстерүдә булышлык итү.
- Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы сайтында һәм социаль челтәрләрдә ирекле ярдәмчелекне үстерү буенча чараларны мәгълүмати тәэмин итү.
- Ирекле ярдәмчелек (волонтерлык) отрядлары җитәкчеләренә һәм активистларына методик ярдәм күрсәтү.
- Ирекле ярдәмчелек (волонтерлык) отрядлары арасында мәгълүмат алмашуга ярдәм итү.
-
- Муниципаль волонтерлык үзәге эшчәнлегенә гомуми җитәкчелекне Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы башкара.
- Муниципаль волонтерлык үзәге составына муниципаль волонтерлык үзәге җитәкчесе, ирекле ярдәмчелек (волонтерлык) хәрәкәте координаторы, ирекле ярдәмчелек (волонтерлык) отряды җитәкчесе керә.
- Муниципаль волонтерлык үзәге утырышлары кирәк булганда, ләкин елына кимендә бер тапкыр уздырыла.
- Муниципаль волонтерлык үзәге карарлары күпчелек тавыш белән кабул ителә, беркетмәләр белән рәсмиләштерелә.
-
- Муниципаль волонтерлык үзәге волонтерлык штабларыннан һәм волонтерлык отрядларыннан тора.
- Волонтерлык отрядларын, штабларын ирекле ярдәмчелек эшчәнлеген координацияләүче җитәкчеләр җитәкли.
- Эшчәнлекне үзгәртеп кору һәм туктату
- Муниципаль волонтерлык үзәге Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе күрсәтмәсе буенча эшчәнлеген туктата.
pdf
Скачать текст
PDF, 485.4 Кб