КАРАР "10" февраль 2023 г. № 471 Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының контракт хезмәтен булдыру турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

 

КАРАР

 

«10» февраль 2023 ел            Яр Чаллы                               № 471

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының контракт хезмәтен булдыру турында

 

«Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законның 38 статьясы 3 өлеше нигезендә

 

КАРАР БИРӘ:

1. Тукай муниципаль районы Башкарма комитетында аерым структур бүлекчә булдырмыйча гына контракт хезмәте оештырырга.

2. Контракт хезмәте җитәкчесе итеп Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең икътисад һәм эшмәкәрлек үсешенә ярдәм итү буенча беренче урынбасары Яббаров Илмир Назиф улын  билгеләргә.

3. Расларга:

- Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының контракт хезмәте турында нигезләмәне (карарга 1 кушымта);

- Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының контракт хезмәте составын (карарга 2 кушымта).

4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында һәм Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                     А.Р. Хәбибуллин 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2023 елның ____ ______________ ____ номерлы карарына 1  кушымта

 

 

Контракт хезмәте турында нигезләмә

 

I. Гомуми нигезләмәләр

 

1.1. Контракт хезмәте турында әлеге нигезләмә (алга таба – Нигезләмә) контракт хезмәте эшчәнлеген оештыруның гомуми кагыйдәләрен,  «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль закон (алга таба – Федераль закон) нигезендә Заказчы тарафыннан дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне гамәлгә ашырганда, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты (алга таба – Заказчы) контракт хезмәтенең, контракт хезмәте җитәкчесе һәм хезмәткәрләренең төп вәкаләтләрен билгели.    

1.2. Контракт хезмәте үз эшчәнлегендә Россия Федерациясе Конституциясенә, Федераль законга, Россия Федерациясе гражданнар законнарына, Россия Федерациясе бюджет законнарына, дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында норматив хокукый актларга, Нигезләмәгә, Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актларына, шулай ук әлеге Нигезләмәгә таяна.

1.3. Контракт хезмәте үз эшчәнлеген Заказчының башка бүлекчәләре (хезмәтләре) белән үзара бәйләнештә башкара.

 

II. Контракт хезмәте эшчәнлеген оештыру

 

2.1. Контракт хезмәтенең функцияләре һәм вәкаләтләре составы Заказчы тарафыннан раслана торган, аерым структур бүлекчә булдырмыйча гына, контракт хезмәте функцияләрен һәм вәкаләтләрен башкаручы Заказчы хезмәткәрләренә йөкләнә.

2.2. Контракт хезмәтенең структурасы һәм штат саны Заказчы җитәкчесе тарафыннан билгеләнә һәм ике кешедән дә ким була алмый.

2.3. Контракт хезмәтен Заказчы җитәкчесе, аның вазыйфаларын башкаручы вәкаләтле зат яки җитәкче вәкаләт биргән зат күрсәтмәсе белән вазыйфага билгеләнгән җитәкче җитәкли.

2.4. Контракт хезмәте җитәкчесе Нигезләмәнең III бүлеге белән билгеләнгән функцияләрне һәм вәкаләтләрне контракт хезмәте хезмәткәрләре арасында бүлә.

2.5. Контракт хезмәте хезмәткәрләренең югары белеме яки сатып алулар өлкәсендә өстәмә һөнәри белеме булырга тиеш.

2.6. Россия Федерациясе законнары нигезендә контракт хезмәте вазыйфаи затының гамәлләренә (гамәл кылмавына) суд тәртибендә яисә Федераль законның 6 бүлегендә билгеләнгән тәртиптә, әгәр мондый гамәлләр (гамәл кылмау) сатып алуларда катнашучының хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен бозса, сатып алулар өлкәсендәге контроль органга шикаять бирелергә мөмкин

 

III. Контракт хезмәте функцияләре һәм вәкаләтләре

3. Контракт хезмәте түбәндәге функцияләрне һәм вәкаләтләрне башкара:

3.1. Сатып алуларны планлаштырганда:

3.1.1. план-график төзи, план-графикка үзгәрешләр әзерли;

3.1.2. сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасында (алга таба – бердәм мәгълүмат системасы) план-график һәм аңа кертелгән үзгәрешләрне урнаштыра;

3.1.3. Федераль законның 20 статьясында каралган очракларда сатып алулар буенча иҗтимагый фикер алышулар оештыра;

3.1.4. Заказчы, аның территориаль органнары (бүлекчәләре) һәм аның ведомство буйсынуындагы казна учреждениеләре, бюджет учреждениеләре һәм дәүләт, муниципаль унитар предприятиеләр тарафыннан сатып алына торган товарларның, эшләрнең, хезмәт күрсәтүләрнең аерым төрләренә таләпләр (шул исәптән товарларның, эшләрнең, хезмәтләрнең чик бәяләрен) һәм (яки) Федераль законның 19 статьясы нигезендә нормалаштыру турында хокукый актлар нигезендә Заказчы, аның территориаль органнары (бүлекчәләре) һәм аның ведомство буйсынуындагы казна учреждениеләре функцияләрен тәэмин итүгә норматив чыгымнарны эшли; 

3.1.5. тәэмин итүчеләр (подрядчылар, башкаручылар) белән консультацияләр оештыра һәм тиешле товарлар, эшләр, хезмәтләр күрсәтү базарларында конкурентлык мохите торышын билгеләү, дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен иң яхшы технологияләрне һәм башка чишелешләрне билгеләү максатында мондый консультацияләрдә катнаша.

3.2. Тәэмин итүчеләрне (подрядчыларны, башкаручыларны) билгеләгәндә:

3.2.1. Федераль законның 24 статьясы 11 һәм 12 өлешләрендә билгеләнгән очракларда тәэмин итүчеләрне (подрядчыларны, башкаручыларны) билгеләүнең ябык конкурент алымнарын үткәрүне тәэмин итә, Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан әлеге функцияләрне гамәлгә ашыруга вәкаләтле федераль башкарма хакимият органы белән килештерү буенча (әгәр мондый килешү Федераль законда каралган булса);

3.2.2. бердәм мәгълүмат системасында сатып алуларны гамәлгә ашыру турында хәбәрнамәләрне, сатып алулар турында документларны (Федераль законда сатып алулар турында документлар каралган очракта), контрактлар проектларын әзерләүне һәм урнаштыруны, тәэмин итүчеләрне (подрядчыларны, башкаручыларны) билгеләүдә катнашырга чакыруларны җибәрүне гамәлгә ашыра;

3.2.2.1. контрактның башлангыч (максималь) бәясен, бердәнбер тәэмин итүче (подрядчы, башкаручы) белән төзелгән контракт бәясен, товар берәмлегенең, эшнең, хезмәт күрсәтүнең башлангыч бәясен, товарлар эшләр, хезмәт күрсәтүләр бәяләренең башлангыч суммасын, контракт бәясенең максималь зурлыгын билгели һәм нигезли;

3.2.2.2. сатып алулар объекты тасвирламасын башкара;

3.2.2.3. сатып алу турында хәбәрнамәдә Федераль законның 42 статьясында каралган мәгълүматны, шул исәптән түбәндге мәгълүматны күрсәтә:

чит дәүләттән яки чит ил төркемнәреннән чыккан товарларны кертүнең, чит ил затлары тарафыннан башкарыла торган эшләр, күрсәтелә торган хезмәтләрнең шартлары турында, тыюлар хакында һәм чикләүләр турында, мондый шартлар, тыюлар һәм чикләүләр Федераль законның 14 статьясы нигезендә билгеләнгән очракта;

сатып алуларда катнашучыларга карата Федераль законның 30 статьясы нигезендә (кирәк булганда) билгеләнгән өстенлек турында;

Федераль законның 28, 29 статьялары нигезендә билгеләнгән өстенлекләр турында;

3.2.3. сатып алуларны гамәлгә ашыру турында хәбәрнамә нигезләмәләре, сатып алулар турында документлар аңлатмаларын әзерләүне һәм бердәм мәгълүмат системасында урнаштыруны гамәлгә ашыра (Федераль закон белән сатып алу турында документлар каралган очракта);

3.2.4. бердәм мәгълүмат системасында тәэмин итчене (подрядчыны, башкаручыны) билгеләүне гамәлдән чыгару турында хәбәрнамәне, сатып алуны гамәлгә ашыру турында хәбәрнамәгә һәм (яки) сатып алу турында документациягә (Федераль законда сатып алулар турында документлар каралган очракта) үзгәрешләрне әзерләүне һәм урнаштыруны гамәлгә ашыра;

3.2.5. тәэмин итүчене (подрядчыны, башкаручыны) билгеләү беркетмәләрен бердәм мәгълүмат системасында рәсмиләштерүне һәм урнаштыруны гамәлгә ашыра;

3.2.6. сатып алуларны гамәлгә ашыру буенча комиссия эшчәнлеген оештыру-техник тәэмин итүне башкара;

3.2.7. Федераль законның 41 статьясында билгеләнгән очракларда экспертларны, эксперт оешмаларын җәлеп итүне гамәлгә ашыра. 

3.3. Контрактлар төзегәндә:

3.3.1. контракт проектын (контрактны)  бердәм мәгълүмат системасында һәм бердәм мәгълүмат системасын кулланып электрон мәйданчыкта урнаштыруны башкара;

3.3.2. контракт проекты буенча каршылыклар булганда, каршылыклар беркетмәсен карауны гамәлгә ашыра;

3.3.3. контрактны үтәүне тәэмин итү буларак тәкъдим ителгән бәйсез гарантияне карый;

3.3.4. контракт төзелә торган сатып алуларда катнашучыдан заказчы счетына контрактны үтәүне тәэмин итү сыйфатында кертелгән акча средстволары керүен тикшерүне оештыра;

3.3.5. бердәнбер тәэмин итүче (подрядчы, башкаручы) белән контракт төзүне килештерү турында Заказчының Федераль законның 93 статьясы 6 өлешендә каралган мөрәҗәгатен әзерләүне һәм сатып алулар өлкәсендә контроль органга җибәрүне гамәлгә ашыра;

3.3.6. Федераль законның 93 статьясы 2 өлешендә каралган очракларда бердәнбер тәэмин итүче (подрядчы, башкаручы) белән контракт төзү турында хәбәрнамә әзерләүне һәм сатып алу өлкәсендә контроль органга җибәрүне гамәлгә ашыра;

3.3.7. Федераль законның 4 статьясы 15 өлеше нигезендә мәгълүмат һәм документларны саклауны тәэмин итә; 

3.3.8. сатып алуда, шул исәптән тәэмин итүчене (подрядчыны, башкаручыны) билгеләүдә җиңүче контракт төзүдән качкан очракта контракт төзеләчәк катнашучы белән контракт төзүне тәэмин итә;

3.3.9. Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетлары үтәлешенә касса хезмәте күрсәтү буенча хокук куллану функцияләрен гамәлгә ашыручы федераль башкарма хакимият органына, заказчылар тарафыннан төзелгән контрактлар реестрын алып бару максатында,  төзелгән контрактлар турында мәгълүмат җибәрә.

3.4. Контрактны үтәгәндә, үзгәрткәндә, өзгәндә:

3.4.1. гарантия йөкләмәсен тәэмин итү буларак тәкъдим ителгән бәйсез гарантияне карый;

3.4.2. аванс түләү өлешендә контракт шартларының үтәлешен тәэмин итә (контракт белән аванс түләү каралган булса);

3.4.3. китерелгән товарны, башкарылган эшне (аның нәтиҗәләрен), күрсәтелгән хезмәтне, шулай ук товар китерүнең, эш башкаруның, хезмәт күрсәтүнең аерым этапларын кабул итүне тәэмин итә, шул исәптән:

3.4.3.1.Заказчы көче белән яки экспертлар, эксперт оешмаларын, җәлеп итеп, китерелгән товарга, башкарылган эшкә, күрсәтелгән хезмәткә, шулай ук контрактны үтәүнең аерым этапларына экспертиза үткәрүне тәэмин итә;

3.4.3.2. китерелгән товарны, башкарылган эшне яки күрсәтелгән хезмәтне, контрактны үтәүнең аерым этабы нәтиҗәләрен кабул итү өчен, кабул итү комиссиясен төзү турында Заказчы карарын әзерләүне тәэмин итә;

3.4.3.3. китерелгән товарны, башкарылган эшне яки күрсәтелгән хезмәтне, контрактны үтәүнең аерым этабы нәтиҗәләрен  кабул итү турында документ рәсмиләштерүне гамәлгә ашыра;

3.4.4. китерелгән товарга, башкарылган эшкә (аның нәтиҗәләренә) яки күрсәтелгән хезмәткә, контрактны үтәүнең аерым этапларына түләү өлешендә контракт шартларының үтәлүен тәэмин итә;

3.4.5. заказчылар тарафыннан төзелгән контрактлар реестрын алып бару максатында,  Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетлары үтәлешенә касса хезмәте күрсәтү буенча хокук куллану функцияләрен гамәлгә ашыручы федераль башкарма хакимият органына контрактларның үтәлеше турында, төзелгән контрактларга үзгәрешләр кертү хакында мәгълүмат җибәрә.

3.4.6. Федераль законның 95 статьясы нигезендә контрактны үзгәрткәндә, контрактны өзгәндә, контракт шартлары бозылган очракта җаваплылык чаралары кулланылганда, тәэмин итүче (подрядчы, башкаручы) белән хезмәттәшлек итә, шул исәптән тәэмин итүче (подрядчы, башкаручы) тарафыннан контрактта каралган йөкләмәләрне (шул исәптән гарантия йөкләмәсен) үтәү срогы чыккан очракта, шулай ук тәэмин итүче (подрядчы, башкаручы) тарафыннан контрактта каралган йөкләмәләрне үтәмәү яки тиешенчә үтәмәү очракларында, тәэмин итүче (подрядчы, башкаручы) яки Заказчы тарафыннан контракт шартларын бозу очрагында башка гамәлләр кылганда, тәэмин итүчегә (подрядчыга, башкаручыга) неустойкалар (штрафлар, пенялар) түләү таләбен җибәрә;

3.4.7. суд карары буенча яки контракт шартларын җитди бозу белән бәйле рәвештә Заказчы контрактны үтәүдән бер яклы баш тарткан очракта, контрактлар өзелгән тәэмин итүчеләр (подрядчылар, башкаручылар) турында мәгълүматны сатып алулар өлкәсендә контроль органга күрсәтелгән мәгълүматны Федераль законның 104 статьясында каралган тәртиптә намуссыз тәэмин итүчеләр (подрядчылар, башкаручылар) реестрына кертү максатында җибәрә;

3.4.8. Федераль законның 34 статьясы 27 өлеше белән билгеләнгән срокларда тәэмин итүчегә (подрядчыга, башкаручыга) котрактны үтәүне тәэмин итү (әгәр контрактны үтәүнең мондый формасы тәэмин итүче (подрядчы, башкаручы) тарафыннан кулланылса) максатында кертелгән акча средстволарын, шул исәптән контрактның үтәлешен тәэмин итү күләме кимегәндә, бу акчаларның бер өлешен кайтрау өлешендә контракт шартлары үтәлешен тәэмин итә;

3.4.9. Федераль законның 95 статьясында каралган тәртиптә контрактның берьяклы өзелүен тәэмин итә.

3.5. Федераль законда каралган башка функцияләрне һәм вәкаләтләрне гамәлгә ашыра, шул исәптән:

3.5.1. тәэмин итүчене (подрядчыны, башкаручыны) билгеләүдә җиңүченең контракт төзүдән качуы турында таныклый торган мәгълүмат һәм документларны әзерләүне һәм сатып алулар өлкәсендә контроль органга мондый мәгълүматны намуссыз тәэмин итүчеләр (подрядчылар, башкаручылар) реестрына кертү максатында җибәрүне гамәлгә ашыра;

3.5.2. кече эшмәкәрлек субъектларыннан, социаль юнәлешле коммерциясез оешмалардан сатып алулар күләме турында хисап төзи һәм бердәм мәгълүмат системасында урнаштыра;

3.5.3. Заказчы, вәкаләтле орган (учреждение) (Заказчы өчен товар белән тәэмин итүчене (подрядчикны, башкаручыны) билгеләү шундый орган (учреждение), махсуслаштырылган оешма тарафыннан гамәлгә ашырылса (аны җәлеп иткән очракта), сатып алуларны гамәлгә ашыру буенча комиссияләр, аның әгъзалары, контракт хезмәтенең вазыйфаи заты, контракт идарәчесе, электрон мәйданчык операторы, махсуслаштырылган электрон мәйданчык операторы, банклар,«ВЭБ.РФ» дәүләт корпорациясе, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү буенча «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» 2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль законда каралган (мондый банклар, корпорацияләр, Федераль законда каралган гамәлләр фондлары белән гамәлгә ашырганда) Милли гарантия системасында катнашучы булган фондлар (гарантия фондлары, поручительство фондлары) гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять бирү турында эшләрне карап тикшерүдә катнаша, әгәр мондый гамәлләр (гамәл кылмау) сатып алуларда катнашучының хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен бозса, шулай ук претензия-дәгъва эше кысаларында материаллар әзерләүне гамәлгә ашыра;

3.5.5. Федераль законның 26 статьясы нигезендә сатып алуларны үзәкләштергәндә Федераль законда һәм Нигезләмәдә каралган, Заказчы өчен тәэмин итүчеләрне (подрядчыларны, башкаручыларны) билгеләү өчен тиешле вәкаләтле органга (учреждениегә) тапшырылмаган вәкаләтләрне гамәлгә ашыра.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2023 елның ____ ______________ ____ номерлы карарына 2 кушымта

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының

контракт хезмәте составы

 

  1. Яббаров Илмир Назиф улы – контракт хезмәте җитәкчесе, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең икътисад һәм эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итү буенча беренче урынбасары.
  2. Гәрәев Әнәс Рәшит улы – контракт хезмәте хезмәткәре, Башкарма комитет Җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү буенча урынбасары.
  3. Бариев Илфак Шамил улы – контракт хезмәте хезмәткәре, Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары.
  4. Халитова Эльвира Александровна – контракт хезмәте хезмәткәре, Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының исәп һәм хисаплылык бүлеге башлыгы.
pdf
Скачать текст
PDF, 471.7 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International