ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
22.02.2023 ел Яр Чаллы шәһәре № 567
Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы буенча педагогик эшчәнлек төрен күздә тоткан югары белем бирү программалары буенча югары белем мәгариф оешмалары студентларына стипендияләр түләүне гамәлгә ашыру турында нигезләмәне раслау хакында
«Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Россия Федерациясе законы, «Урта һөнәри һәм югары белем бирү программалары буенча максатчан укыту турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 13 октябрендәге 1681 номерлы карары нигезендә
КАРАР БИРӘ:
Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2023 елның 22.02. 567 номерлы карарына кушымта
Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы буенча педагогик эшчәнлек төрен күздә тоткан югары белем бирү программалары буенча югары белем мәгариф оешмалары студентларына стипендияләр түләүне гамәлгә ашыру турында нигезләмә
1. Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы буенча педагогик эшчәнлек төрен күздә тоткан югары белем бирү программалары буенча югары белем мәгариф оешмалары студентларына стипендияләр түләүне гамәлгә ашыру турында нигезләмә (алга таба – Нигезләмә) югары белем бирү программасы буенча максатчан укыту турында Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты заказчы булган шартнамәләр буенча Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан югары белем бирү мәгариф оешмаларында белем алучы студентларга стипендияләр түләү тәртибен һәм күләмен билгели. Югары белем бирү программасы буенча максатчан белем бирү турында шартнамә нигезендә югары белем бирү мәгариф оешмасы студентына уку чорында ай саен стипендия түләү рәвешендә социаль ярдәм чаралары күрсәтелә.
2. Стипендия алу хокукына педагогик эшчәнлек төрен күздә тоткан югары белем мәгариф оешмаларында белем алучы һәм Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан югары белем бирү мәгариф оешмасы, Тукай муниципаль районы буенча педагогик эшчәнлек төрен күздә тоткан оешма – эш бирүче белән югары белем бирү программасы буенча дүрт яклы килешү төзегән, «Педагогик эшчәнлек төрен күздә тоткан югары белем бирү программалары буенча югары белем мәгариф оешмалары студентларына стипендия рәвешендә айлык түләүләрне раслау турында» 2016 елның 20 сентябрендәге 660 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарының 8 пункты нигезендә стипендиягә лаек булмаган студентлар (алга таба – студентлар) ия.
3. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты (алга таба – Башкарма комитет) студентларга белем бирү программасын үзләштерү чорында ай саен 100,00 (йөз) сум 00 тиен күләмендә стипендия түләү рәвешендә социаль ярдәм чарасын күрсәтә.
4. Стипендия студентны Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан югары белем бирү оешмасына кабул итү вакытыннан алып белем бирү программасын үзләштергәнче бирелә. Стипендия алу өчен студент гариза белән Башкарма комитетка мөрәҗәгать итә.
5. Студентларга стипендия түләү һәр айның 20 числосына кадәр, студентның шәхси счетына акча күчереп башкарыла.
6. Айлык стипендия түләү туктыла:
- югары белем бирү программасы буенча максатчан укыту турында шартнамәне өзгән очракта;
- югары белем бирү оешмасыннан чыгарылган очракта.
7. Студентлар, стипендия түләүне туктатырга тиешле шартлар барлыкка килгәндә, 5 эш көне эчендә Башкарма комитетка хәбәр итәргә тиеш.
8. Студент югары белем бирү оешмасыннан белем бирү программасын үзләштерү срогы тәмамланганчы өлгермәү сәбәпле чыгарылганда яисә югары белем бирү мәгариф оешмасыннан үз теләге белән киткәндә, студент үзенә түләнгән стипендияне тулы күләмдә, Башкарма комитет счетына акча күчерү юлы белән, стипендия түләүне туктатуга китерә торган хәлләр барлыкка килгән көннән бер айдан да соңга калмыйча кире кайтара. Түләнгән стипендияне кире кайтарудан баш тарткан очракта, акча средстволары студенттан суд тәртибендә түләтелә.
9. Студент елына ике тапкыр, арадаш аттестация тәмамланганнан соң 15 календарь көн дәвамында «ТР Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесенә белем бирү нәтиҗәләре турында белешмә тапшыра.
10. Стипендия түләү өчен финанс чаралары максатчан характерда һәм башка максатларда кулланыла алмый.