КАРАР"23» февраль 2023ел №645 Россия Федерациясе Бюджет кодексында каралган очракларда акчаларны казначылык аша үткәрү тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

 

«   23» февраль 2023                         Яр Чаллы                                                №645

 

 

Россия Федерациясе Бюджет кодексында каралган очракларда акчаларны казначылык аша үткәрү тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында

      

Россия Федерациясе Бюджет кодексының 242.23 статьясы 5 пункты, «Россия Федерациясе Бюджет кодексында билгеләнгән очракларда Россия Федерациясе субъектларының (муниципаль берәмлекләрнең) финанс органнары тарафыннан акчаларны казначылык аша үткәрү тәртибенә гомуми таләпләрне раслау турында» 2021 елның 1 декабрендәге 2155 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. Россия Федерациясе Бюджет кодексында каралган очракларда акчаларны казначылык аша үткәрү тәртибе турында нигезләмәне расларга.

2. Әлеге карар аңа имза куелган көннән үз көченә керә.

3. Әлеге карарны районның рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) игълан итәргә.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең беренче урынбасары И.Н. Яббаровка йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                             А.Р. Хәбибуллин

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2023 елның _____ ______________ _____ номерлы карарына кушымта

 

 

Россия Федерациясе Бюджет кодексында каралган очракларда акчаларны казначылык аша үткәрү тәртибе турында нигезләмә

 

Әлеге Нигезләмә Тукай муниципаль районы финанс-бюджет палатасы тарафыннан Россия Федерациясе Бюджет кодексының 242.26 статьясы нигезендә билгеләнгән казначылык аша үткәрү катнашучыларына муниципаль бюджеттан бирелә торган акчаларны казначылык аша үткәрү тәртибен билгели (алга таба - максатчан акчалар, казначылык аша үткәрүнең муниципаль катнашучысы).

Максатчан акчаларны казначылык аша үткәрү Бюджет кодексының 242.23 статьясы 5 пункты нигезендә товарлар китерү, эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтү турында муниципаль контрактлар (шартнамәләр) (алга таба – муниципаль контракт) нигезендә алып барыла.

Максатчан акчалар белән операцияләр казначылык аша үткәрүнең муниципаль катнашучылары тарафыннан Тукай муниципаль районының финанс-бюджет палатасында ул билгеләгән тәртиптә ачыла торган шәхси счетларда (алга таба – шәхси счет) Бюджет кодексының 220.1 статьясы 9 пункты нигезендә Федераль казначылык билгеләгән гомуми таләпләр нигезендә һәм казначылык аша үткәрүнең муниципаль катнашучылары тарафыннан Бюджет кодексының 242.23 статьясы 3 пунктында күрсәтелгән шәхси счетны (лицевой счет режимын) алып бару һәм куллану шартларын үтәп башкарыла.

Шәхси счетларны ачканда һәм күрсәтелгән шәхси счетларда операцияләр башкарганда бюджет мониторингы Бюджет кодексының 242.13-1 статьясы нигезендә гамәлгә ашырыла.

Максатчан акчалар белән операцияләр Тукай муниципаль районы финанс-бюджет палатасы тарафыннан күрсәтелгән операцияләрне «Россия Федерациясе субъектларының (муниципаль берәмлекләрнең) финанс органнары тарафыннан акчаларны казначылык аша үткәрү тәртибенә карата гомуми таләпләрне раслау турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 1 декабрендәге 2155 номерлы карары нигезендә Тукай муниципаль районы финанс-бюджет палатасында билгеләнгән тәртиптә санкцияләүне гамәлгә ашырганнан соң, шәхси счетларда уздырыла.

Киңәйтелгән казначылык аша үткәрү Россия Федерациясе Бюджет кодексының 242.24 статьясы 3 пункты нигезендә Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән очракларда һәм тәртиптә гамәлгә ашырыла.

Максатчан акчалар белән операцияләр башкарганда, шулай ук Тукай муниципаль районы финанс-бюджет палатасы, максатчан акчалар бирүгә бюджет йөкләмәләре лимитлары җиткерелгән муниципаль район бюджеты акчаларын алучы һәм казначылык аша үткәрүнең муниципаль катнашучылары арасында документлар алмашу төзелгән килешү нигезендә электрон рәвештә, ә мөмкинлек булмаган очракта кәгазь чыганакта башкарыла.

Предметы мниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар китерү, эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтү булган муниципаль контрактларга банкның тикшереп торуын тәэмин итү Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 963 номерлы карары белән расланган Контрактларга банк тикшерүен гамәлгә ашыру кагыйдәләре нигезендә түбәндәге очракта башкарыла:

- муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен сатып алуларны гамәлгә ашыру «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында» Федераль законның 34 статьясы 26 өлеше нигезендә контрактка кертергә, әгәр мондый контрактның башлангыч (максималь) бәясе (бердәнбер тәэмин итүче (подрядчы, башкаручы) белән контракт бәясе - 200 млн. сумнан да ким булмаганда (муниципаль берәмлек өчен) - банк тарафыннан җәлеп ителгән товар китерүченең яки заказчының контрактны үтәү кысаларында хисаплар мониторингын үткәрүдән торган банкның тикшереп торуы шарты.

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.38 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International