КАРАР « » _______ 2023 ел № ____ «Тукай муниципаль районының хезмәтне саклау буенча координация советы составын раслау турында» карарга үзгәрешләр кертү хакында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

«        »  _______ 2023 ел                                                                            № ____

 

«Тукай муниципаль районының хезмәтне саклау буенча координация советы составын раслау турында» карарга үзгәрешләр кертү хакында

 

 

«Татарстан Республикасында хезмәтне саклау турында» 1997 елның 10 декабрендәге 1417 номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру максатында һәм кадрлар үзгәрешләренә бәйле рәвештә,  

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. «Тукай муниципаль районының хезмәтне саклау буенча координация советы составын раслау турында»Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2020 елныӊ 2 мартындагы 545 номерлы  карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә: 

1.1. Комиссия составыннан чыгарырга:

- И.И. Шиһабетдиновны.

1.2.   Комиссия составына кертергә:

- М.А. Потеевны – Тукай районы үзәк хастаханәсе баш табибы.

2. Әлеге карарны муниципаль районның рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.

3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам. 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                        А.Р. Хәбибуллин

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2023 елның ___ __________________ ___ номерлы карарына кушымта

 

 

Тукай муниципаль районының хезмәтне саклау буенча координация

советы составы

 

Комиссия рәисе:

Хәбибуллин А.Р. – Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе;

 

Комиссия әгъзалары:

  1. Бузина Н.К. – Тукай муниципаль районы Советының юридик бүлеге башлыгы;
  2. Сабиров Ә.З.– «Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы;
  3. Мадярова Д.Ә. – төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге баш белгече;
  4. Гыйлаев Ф.М –
  5. Хәбетдинов Р.В. – Тукай муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы (килешү буенча);
  6. Ильясов А.М. – Тукай районы прокуроры ярдәмчесе (килешү буенча);
  7. Исмәгыйлов Р.Х. – Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Минзәлә районара тикшерү бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы (килешү буенча
  8. Рафикова Л.В. – «Яр Чаллы шәһәренеӊ халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесенең Тукай районы филиалы мөдире килешү буенча
  9. Потеев М.А. – Тукай районы үзәк хастаханәсе баш табибыкилешү буенча
  10. Л.Ф. Бариева – Тукай районы буенча социаль яклау бүлеге башлыгы килешү буенча.
pdf
Скачать текст
PDF, 1.07 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International