КАРАР «____»_________2023 ел № ____ «Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия төзү турында» Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең 2009 елның 6 апрелендәге 90 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

«____»_________2023 ел                          Яр Чаллы                                     № ____

 

«Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия төзү турында» Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең 2009 елның 6 апрелендәге 90 номерлы  карарына үзгәрешләр кертү хакында

 

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы хөкүмәте комиссиясе турында» 2006 елның 30 октябрендәге 529 номерлы Карарын үтәү йөзеннән, шулай ук Россия Федерациясе транспорт министрының 1997 елның 8 январендагы 12 номерлы боерыгы белән расланган «Автобусларда пассажирлар йөртү иминлеген тәэмин итү турында нигезләмә»гә таянып, Тукай муниципаль районы территориясендә юлларның торышын тикшерү һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатында, кадрлар үзгәрешләренә бәйле рәвештә

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. Башкарма комитет Җитәкчесенең 2009 елның 6 апрелендәге 90 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә: 

1.1. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм юлларны тикшерү комиссиясе составыннан чыгарырга:

- В.А. Елисеевны;

- И.И. Шиһабетдиновны.

1.2. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм юлларны тикшерү комиссиясе составына кертергә:

- Гавариев Айрат Фәрит улын -  Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге башлыгы, полиция полковнигы;

- Потеев Мансур Алеевичны – «Тукай районы үзәк хастаханәсе» баш табибы.

2. Тукай муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм юлларның торышын тикшерү комиссиясе составын кушымта нигезендә расларга.

3. Әлеге карарны муниципаль районның рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга (http://pravo.tatarstan.ru).

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                         А.Р. Хәбибуллин

 

 

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2023 елныӊ ___ ___________ ____ номерлы карарына кушымта

 

 

Тукай муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм юлларның торышын тикшерү комиссиясе составы

 

Рәис:

Хәбибуллин А.Р. – Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе.

 

Комиссия секретаре:

Мадярова Д.Ә. – Башкарма комитетның төзелеш һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге баш белгече.

 

Комиссия әгъзалары:

 

  1. Гавариев А.Ф.
  2. Ганиев Ш.М. – Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлегенеӊ юл хәрәкәте иминлеге буенча дәүләт инспекциясе бүлеге башлыгы (килешү буенча);
  3. Вильданов Р.Р. – Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлегенеӊ юл хәрәкәте иминлеге буенча дәүләт инспекциясе бүлеге өлкән дәүләт инспекторы (килешү буенча);
  4. Шаябтдинов А.А. – Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге участок вәкаләтлеләре бүлеге башлыгы (килешү буенча);
  5. Каюмов И.М.
  6. Сабиров Ә.З. – «Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы;
  7. Заһретдинов Ф.С.  – Тукай муниципаль районы финанс-бюджет палатасы рәисе;
  8. Гәрәев И.Р.– Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы (килешү буенча);
  9. Сәхбиев М.Ш. – Биклән авыл җирлеге Башлыгы (килешү буенча);
  10. Төхбәтуллин Р.Г. – Тукай муниципаль районы «Пассажирлар йөртүчеләр берлеге ассоциациясе» башкарма директоры (килешү буенча);
  11. Потеев М.А.. – «Тукай районы үзәк хастаханәсе» баш табибы (килешү буенча);
  12. Насыйров А.Х. – Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләр министрлыгыныӊ гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыру бүлеге әйдәп баручы консультанты (килешү буенча);
  13. Габдуллин А.Т. – суд приставлары хезмәтенеӊ Тукай районы бүлеге башлыгы (килешү буенча);
  14. Карпов С.И. – «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Яр Чаллы шәһәрендәге территориаль идарәсе башлыгы (килешү буенча);
  15. Гыйльметдинова Р.Р. – «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Яр Чаллы шәһәрендәге территориаль идарәсе профилактика бүлеге башлыгы (килешү буенча);
  16. Хөсәинов Р.Ә. – «Татавтодор» АҖ Түбән Кама филиалы директоры (килешү буенча);
  17. Гайбадуллин Р.Н. – «Главтатдортранс» ДКУ әйдәп баручы белгече (килешү буенча);
  18. Лобин С.П. – «Волговятскуправдор» ФКУнеӊ Яр Чаллы шәһәрендәге филиалы директор (килешү буенча);
  19. Жаренков А.Г. – ТР буенча Дәүләт автоюл күзәтчелеге идарәсе башлыгы (килешү буенча);
  20. Зәкиев Р.М. – «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы җитәкчесе - «Якты юл» гасетасы баш мөхәррире (килешү буенча).

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.89 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International