ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
31.03.2023 ел Яр Чаллы шәһәре № 965
Мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы белем бирү оешмаларына йөрүче балалары булган гражданнарга компенсация түләүләре бирү тәртибен раслау турында
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 2023 елның 11 февралендәге 20-09/2163 номерлы хаты, «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 4 февралендәге 100 номерлы карары нигезендә, «Өч яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә дарулар сатып алу өчен түләү турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 3 декабрендәге 1095 номерлы карарына таянып
КАРАР БИРӘ:
Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2023 елның 31.03. 965 номерлы карарына 1 кушымта
Мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы белем бирү оешмаларына йөрүче балалары булган гражданнарга компенсация түләүләре бирү тәртибе
I. Гомуми нигезләмәләр
Гаиләнең җан башына уртача керемен мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларында балаларны караган һәм тәрбияләгән өчен ата-аналардан (законлы вәкилләрдән) алына торган түләүгә өстәмә компенсация билгеләгәндә исәпләү җан башына уртача кереме 20,0 мең сумга кадәр булган гаиләләргә түләүне билгеләү турында гариза бирү аена кадәрге соңгы 12 календарь айда гаилә әгъзаларының керемнәре суммасыннан чыгып гамәлгә ашырыла.
ДК = Ф x (100 % - МДД) - К, биредә:
ДК - компенсациия күләме;
Ф - мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмасында баланы караган һәм тәрбияләгән өчен фактта кертелгән ата-аналар түләве күләме, тиешле елга Башкарма комитет карары белән расланган ата-ана түләве күләме чикләрендә;
МДД - мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмасында баланы караган һәм тәрбияләгән өчен гражданнарның ата-ана түләвенә чыгымнарының, таблица нигезендә билгеләнүче максималь өлеше
К - «Мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмасында баланы караган һәм тәрбияләгән өчен ата-ана түләвенең бер өлешен компенсацияләү турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2007 елның 18 январендаге 9 номерлы карары белән билгеләнгән тәртиптә исәпләнгән ата-ана түләвенең бер өлешен компенсацияләү күләме.
Таблица
Мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы белем бирү оешмасында баланы караган һәм тәрбияләгән өчен ата-ана түләвенә гражданнарның максималь рөхсәт ителгән чыгымнары өлеше
|
Бер гаилә әгъзасына керем күләме |
Ата-аналар түләвенә гражданнарның максималь рөхсәт ителгән чыгымнары өлеше (%) |
||
|
1 балага |
2 балага |
3 балага һәм аннан соңгы балаларга |
|
|
Татарстан Республикасында мөрәҗәгать итү датасына билгеләнгән җан башына яшәү минимумы күләменә кадәр (18 яшькә кадәрге өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр өчен)
|
0 |
0 |
0 |
|
10000 сумга кадәр |
60 |
38 |
23 |
|
10001 сумнан 15000 сумга кадәр |
70 |
43 |
36 |
|
15001 сумнан 20000 сумга кадәр |
80 |
53 |
53 |
|
20000 сумнан артык |
100 |
100 |
100
|
|
Яшәү минимумыннан түбәнрәк (күпбалалы гаилә өчен) |
0 |
0 |
0 |
тәрбиядә булган һәм 18 яшькә җитмәгән, шул исәптән хастаханәләрдә, балалар санаториеләрендә дәваланучы балалар, шулай ук аларны караган өчен интернат-мәктәпләрдә ата-аналары өлешчә акча керткән балалар;
18 яшьтән 23 яшькә кадәрге (никахта булмаганнар), көндезге уку формасы буенча, шул исәптән ата-аналары белән бергә яшәү фактына карамастан, дәүләтнеке булмаган уку йортларында укучы балалар;
гаиләдә яшәүче үги малайлар һәм үги кызлар, әгәр алар башка ата-ана гаиләсендә исәпкә алынмаса;
гражданнар гаиләләрендә опекада торучы балалар;
тәрбиягә бала алучы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар.
1.6. Гаилә составында әлеге балалар исәпкә алынмый:
аларга карата ике ата-анасы да (бер ата-ана - тулы булмаган гаиләдә) ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән;
тулысынча дәүләт тәэмин итүендә булганнар.
1.7. Мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмасында баланы караган һәм тәрбияләгән өчен ата-ана түләвенә гражданнарның максималь рөхсәт ителгән чыгым өлешен билгеләгәндә, гаилә составында әлеге балалар исәпкә алынмый:
аларга карата ике ата-анасы да (бер ата-ана - тулы булмаган гаиләдә) ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән;
тулысынча дәүләт тәэмин итүендә булганнар.
Гариза бирүче мөрәҗәгать иткәндә шәхесне раслаучы документ күрсәтә.
Әгәр мөрәҗәгать итү көнендә гариза бирүче гаиләнең (ялгыз яшәүче гражданның) уртача җан башына керемен исәпкә алып билгеләнгән социаль ярдәм чараларын алучы булса, гариза бирүче керемнәр турында мәгълүмат бирү бурычыннан азат ителә.
Мөрәҗәгать итү көнендә гариза бирүче «Мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларында баланы караган һәм тәрбияләгән өчен ата-аналар түләүенең бер өлешен компенсацияләү турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2007 елның 18 январендәге 9 номерлы карары белән билгеләнгән тәртиптә исәпләнә торган мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларында баланы караган һәм тәрбияләгән өчен ата-ана түләвенең бер өлешенә компенсация алучы булса, гариза бирүче 2.1 пунктның 3) 4) пунктчасында күрсәтелгән мәгълүматны бирү бурычыннан азат ителә.
балаларның тууын дәүләт теркәве турында мәгълүмат – бала (балалар) туу акты Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән очракта;
никахны дәүләт теркәве турында белешмәләр – никахны Татарстан Республикасы территориясендә дәүләт теркәве очрагында;
опека (попечительлек) билгеләү, баланы тәрбиягә алган гаиләгә тапшыру, опекун (попечитель) тарафыннан баланы караган өчен алган акчалар күләме һәм тәрбиягә алган ата-аналарга тиешле түләү суммалары турында мәгълүмат;
ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү яки ата-ана хокукларын чикләү турында мәгълүмат;
Федераль салым хезмәтеннән керемнәр һәм башка түләүләр турында мәгълүмат;
Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминият фондыннан эш бирүче (иминиятләүче) тарафыннан физик зат файдасына исәпләнгән түләүләр һәм башка бүләкләр суммасы турында мәгълүмат;
эшсезлек буенча пособие күләме, эшсез гражданнарга матди ярдәм һәм башка түләүләр, шулай ук һөнәри белем алу һәм мәшгульлек хезмәте органнары юнәлеше буенча өстәмә һөнәри белем алу чорында гражданнарга түләнә торган стипендияләр һәм матди ярдәм турында мәгълүмат, җәмәгать эшләрендә катнашучы эшсез гражданнарга һәм вакытлыча эшләрдә катнашу чорында социаль яклауга аеруча мохтаҗ булган эшсез гражданнарга түләүләр, шулай ук 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган гражданнарга вакытлыча эшләрдә катнашу чорында түләүләр;
Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминият фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган пенсияләр, компенсация түләүләре һәм пенсионерларны өстәмә айлык матди тәэмин итү күләме турында мәгълүмат;
Россия Эчке эшләр министрлыгы һәм Россия Оборона министрлыгы тарафыннан түләнә торган пенсия күләме турында мәгълүмат;
Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминият фондының социаль яклау органнары яки территориаль органнары тарафыннан түләнә торган йөклелек һәм бала табу буенча пособие күләме турында мәгълүмат;
вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие күләме турында мәгълүмат;
Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминият фондының социаль яклау органнары яки территориаль органнары тарафыннан йөклелекнең башлангыч срокларында медицина учреждениеләрендә исәпкә алынган хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган пособие күләме турында мәгълүмат;
Россия Федерациясе Социаль иминият фондының социаль яклау органнары яки территориаль органнары тарафыннан түләнә торган бала карау буенча айлык пособие күләме турында мәгълүмат;
социаль яклау органнары тарафыннан гамәлгә ашырыла торган социаль түләүләр күләме турында мәгълүмат;
производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм иминләштерелгән гражданнарга түләнә торган һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминләштерү буенча айлык иминият түләүләренең күләмнәре турында белешмәләр, әгәр медицина-социаль экспертиза учреждениесе бәяләмәсе буенча иминият очрагы килеп чыгу нәтиҗәсе аның һөнәри хезмәткә сәләтлелеген югалту булса, яисә иминият очрагы килеп чыгу нәтиҗәсе иминиятләштерелгән затның үлеме булса,
гариза бирүче белән бергә даими яшәү урыны (вакытлыча тору урыны) буенча теркәлгән гражданнар турында мәгълүмат;
Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан гомуми белем бирү оешмасында уналты яшьтән алып унсигез яшькә кадәрге баланың (балаларның) укуы турында мәгълүмат;
гариза бирүче паспортының дөреслеген раслау турында мәгълүмат – гариза бирүче Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша мөрәҗәгать иткәндә.
Гариза бирүчеләр вәкаләтле органга әлеге пунктта күрсәтелгән мәгълүматлар булган документларны үз инициативалары буенча тапшырырга хокуклы.
әлеге тәртипнең 2.1 пунктында күрсәтелгән документларны тапшырмау;
гамәлдә булу вакыты чыккан документларны тапшыру (күрсәтү);
закон таләпләрен бозып рәсмиләштерелгән документлар бирү.
Компенсация алу өчен кирәкле гариза һәм документлар (мәгълүматлар) электрон документлар формасында җибәрелә ала. Электрон документлар формасында тапшырыла торган гаризалар һәм документлар (мәгълүматлар) Россия Федерациясе законнары нигезендә электрон имза белән имзалана һәм электрон туплагычлар һәм (яки) гомуми файдаланудагы мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрләр, шул исәптән Интернет челтәре ярдәмендә тапшырыла.
Мөрәҗәгать итүчеләр Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша гариза җибәрә алалар, билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән ышаныч кәгазе нигезендә эш итүче затлар; туу турында таныклыгы Татарстан Республикасыннан читтә бирелгән балалары булган мөрәҗәгать итүчеләр; барлык балаларының әтисе (әнисе) белән никахта булмаган һәм ялгыз ана булмаган гариза бирүчеләр; Татарстан Республикасы территориясеннән читтә никахлашкан гариза бирүчеләр; әгәр аның һәм (яки) гаилә әгъзаларының Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминият фондында мәгълүмат булмаган керемнәре (Россия Федерациясе Социаль иминият фондында яки халыкны социаль яклау бүлегендә булган вакытлыча эшкә сәләтсезлек һәм ана булу сәбәпле түләүләрдән; халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтенең дәүләт учреждениеләре аша алына торган пособиеләрдән; шәхси ярдәмче хуҗалык алып барудан кергән керемнәрдән тыш) булган мөрәҗәгать итүчеләр гаризаларыннан тыш.
Гариза бирүче биргән мәгълүматны өстәмә тикшерү үткәргән очракта, компенсация билгеләү яки билгеләүдән баш тарту турында гариза бирүчегә күрсәтелгән тикшерү үткәрелгәннән соң, әмма ул вәкаләтле органга мөрәҗәгать иткәннән соң 30 көннән дә соңга калмыйча, соңгы җавап бирелә.
Сәламәтлеге буенча, яше, җәяү яки транспорт белән файдалану мөмкинлеге булмау сәбәпле банк счеты ачарга һәм аннан кулланырга мөмкинлеге булмаган гариза бирүчегә компенсацияне түләү (җибәрү) элемтә оешмалары аша яисә гамәлдәге законнарда билгеләнгән тәртиптә тиешле шартнамәләр (контрактлар) төзелгән акчалата түләүләрне җиткерүче башка оешмалар аша башкарыла.