ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
«4» апрель 2023 ел №1076
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Яңа Троицкий авыл җирлегенеӊ Генераль планына үзгәрешләр кертү проекты белән килешү турында
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 23-25 статьяларына, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 131-ФЗ номерлы Федераль законга, Тукай муниципаль районы уставына, Тукай муниципаль районы Яңа Троицкий авыл җирлегенеӊ Генераль планына үзгәрешләр кертү проекты буенча 2023 елныӊ 17 мартындагы халык тыңлаулар беркетмәләренә, Тукай муниципаль районы Яңа Троицкий авыл җирлегенеӊ Генераль планына үзгәрешләр кертү проекты буенча 2023 елның 17 мартындагы халык тыңлаулар нәтиҗәләре турында бәяләмәләргә таянып
КАРАР БИРӘ
1. «Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ тарафыннан эшләнгән һәм 2023 елның 17 мартында Тукай муниципаль районы Яңа Троицкий авыл җирлегенең Яңа Троицкий, Суровка, Күперле, Калиновка, Шәкрәле авылларында халык тыңлауларында каралган Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Яңа Троицкий авыл җирлегенеӊ Генераль планына үзгәрешләр кертү проекты белән килешергә.
2. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Яңа Троицкий авыл җирлегенең Генераль планына үзгәрешләр кертү проектын халык тыңлаулар беркетмәләре һәм халык тыңлаулар нәтиҗәләре турында бәяләмәләр белән Тукай муниципаль районы Советына раслауга җибәрергә.
3. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин