ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
«6» апрель 2023 ел №1110
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү проекты белән килешү турында
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 31 статьясына, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 131-ФЗ номерлы Федераль законга, Тукай муниципаль районы уставына, Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү проекты буенча 2023 елныӊ 29 мартындагы халык тыңлаулар беркетмәсенә, Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү проекты буенча 2023 елның 29 мартындагы халык тыңлаулар нәтиҗәләре турында бәяләмәгә таянып
КАРАР БИРӘ
1. Татарстан Республикасының «Пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ тарафыннан эшләнгән һәм 2023 елның 29 мартында Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлегенең Кече Шилнә авылында халык тыңлауларында каралган Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү проекты белән килешергә.
2. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү проекты халык тыңлаулар беркетмәсе һәм халык тыңлаулар нәтиҗәләре турында бәяләмә белән Тукай муниципаль районы Советына раслауга җибәрергә.
3. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин