ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
«12» апрель 2023 ел №1222
Капиталь төзелеш объектының архитектура-шәһәр төзелеше тышкы күренешен килештерү турында карар бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентына үзгәрешләр кертү хакында
Муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын актуальләштерү максатында һәм «Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибе турында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының кайбер карарларына үзгәрешләр кертү хакында» 2010 елның 2 ноябрендәге 880 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, «Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибе турында» 2018 елныӊ 6 августындагы 3794 номерлы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты карарына һәм «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 21 ноябрендәге 2698-р күрсәтмәсе белән расланган Татарстан Республикасы муниципаль берәмлеге территориясендә капиталь төзелеш объектының архитектур-шәһәр төзелеше тышкы күренешен килештерү турында карар бирү тәртибе буенча методик тәкъдимнәргә үзгәрешләр кертү хакында» 2023 елныӊ 1 мартындагы 534-р номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсенә таянып,
КАРАР БИРӘ:
1. Капиталь төзелеш объектының архитектура-шәһәр төзелеше тышкы күренешен килештерү турында карар бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентына үзгәрешләр кертергә:
1.1. 2.4.1 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«Гаризаны карау срогы гаризаны алганнан соң 10 эш көненнән артмаска тиеш. Муниципаль хезмәт күрсәтү срогы гариза теркәлгән көннән соң икенче көнне исәпләнә башлый».
2. Кертелгән үзгәрешләрнең гамәлдә булуы 2023 елның 1 мартыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла дип билгеләргә.
3. Әлеге карарны интернет мәгълүмат-телекоммуникация системасында Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында урнаштырырга еспублики ТатарстанР.
4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү буенча урынбасары Ә.Р. Гәрәевка йөкләргә.
Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин