ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
«11» май 2023 ел Яр Чаллы шәһәре №1444
Тукай муниципаль районы Иске Дөреш авыл җирлегендә урнашкан 16:39:150301:862 кадастр номерлы җир кишәрлегенеӊ рөхсәт ителгән файдалану төрен төп төрдән шартлы-рөхсәт ителгән төргә үзгәртү турында
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 39 статьясы, Тукай муниципаль районының Иске Дөреш авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре, Тукай муниципаль районы уставы, 2023 елныӊ 26 апрелендәге халык тыңлаулар нәтиҗәләре турында бәяләмә нигезендә Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты
КАРАР БИРӘ
1. Тукай муниципаль районы Иске Дөреш авыл җирлегендә урнашкан 16:39:150301:862 кадастр номерлы җир кишәрлегенеӊ рөхсәт ителгән файдалану төрен «Торак иҗтимагый эшлекле объектларны урнаштыру һәм куллану өчен» төп төрдән «Шәхси торак төзелеше өчен» шартлы-рөхсәт ителгән төргә үзгәртергә.
2. Әлеге карарны Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында урнаштырырга.
3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин