КАРАР «11» май 2023 ел №1445 Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү проекты белән килешү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

«11» май 2023 ел                                                                                  №1445

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү проекты белән килешү турында

 

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 33 статьясына, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 131-ФЗ номерлы Федераль законга, Тукай муниципаль районы уставына, Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү проекты буенча 2023 елныӊ 3 маендагы халык тыңлаулар беркетмәсенә, Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү проекты буенча                       2023 елның 3 маендагы халык тыңлаулар нәтиҗәләре турында бәяләмәгә таянып

 

КАРАР БИРӘ

 

1. «Геоинжиниринговая компания» ҖЧҖ тарафыннан эшләнгән һәм 2023 елның 3 маенда Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлегенең Яңа поселогында халык тыңлауларында каралган Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү проекты белән килешергә.

2. Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү проекты халык тыңлаулар беркетмәсе һәм халык тыңлаулар нәтиҗәләре турында бәяләмә белән Тукай муниципаль районы Советына раслауга җибәрергә.

3. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                    А.Р. Хәбибуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 808.2 Кб

Дата публикации: 11.05.2023
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International