ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
«11» май 2023 ел №1446
Тукай муниципаль районы Иске Дөреш авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү буенча документларны эшли башлау турында
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 33 статьясы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә
КАРАР БИРӘ
1. Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2023 елныӊ 20 февралендәге 30/8 номерлы карары белән расланган Тукай муниципаль районы Иске Дөреш авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү буенча документларны эшли башларга.
2. Проектлаштыруны территориаль планлаштыру документлары нигезендә техник регламентлар таләпләренә таянып алып барырга.
3. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин