ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
«18» май 2023 ел Яр Чаллы шәһәре №1540
Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлегендә урнашкан 16:39:020408:324 кадастр номерлы җир кишәрлегенеӊ рөхсәт ителгән файдалану төрен төп төрдән шартлы-рөхсәт ителгән төргә үзгәртү турында
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 39 статьясы, Тукай муниципаль районының Әҗмәкәй авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре, Тукай муниципаль районы уставы, 2023 елныӊ 3 маендаге халык тыңлаулар нәтиҗәләре турында бәяләмә нигезендә Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты
КАРАР БИРӘ
1. Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлегендә урнашкан 16:39:020408:324 кадастр номерлы җир кишәрлегенеӊ рөхсәт ителгән файдалану төрен «Шәхси торак төзелеше өчен» төп төрдән «Кибетләр» шартлы-рөхсәт ителгән төргә үзгәртергә.
2. Әлеге карарны Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында урнаштырырга.
3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин