КАРАР «18» май 2023 ел №1541 Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлегендә урнашкан 16:39:021201:2464 кадастр номерлы җир кишәрлегенеӊ рөхсәт ителгән файдалану төрен төп төрдән шартлы-рөхсәт ителгән төргә үзгәртү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

 

КАРАР

 

 

«18» май 2023 ел               Яр Чаллы шәһәре                                   №1541

 

Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлегендә урнашкан 16:39:021201:2464 кадастр номерлы җир кишәрлегенеӊ рөхсәт ителгән файдалану төрен төп төрдән шартлы-рөхсәт ителгән төргә үзгәртү турында

 

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 39 статьясы, Тукай муниципаль районының Әҗмәкәй авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре, Тукай муниципаль районы уставы,                     2023 елныӊ 3 маендаге халык тыңлаулар нәтиҗәләре турында бәяләмә нигезендә Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты

 

 

КАРАР БИРӘ

 

 

1. Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлегендә урнашкан 16:39:021201:2464 кадастр номерлы җир кишәрлегенеӊ рөхсәт ителгән файдалану төрен «Торак төзелеше өчен» төп төрдән «Кибетләр»  шартлы-рөхсәт ителгән төргә үзгәртергә.

2. Әлеге карарны Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында урнаштырырга.

3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                    А.Р. Хәбибуллин

 

pdf
Скачать текст
PDF, 499.9 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International