ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
«24» май 2023 ел Яр Чаллы ш. №1612
«Связьтранснефть» акционерлык җәмгыятенеӊ «Волоконно-оптическая кабельная линия связи на участке Дом обходчика 206 км – ПКУ 221 км МН Киенгоп-Н.Челны. ВК ПТУС. Строительство» линия объектын урнаштыру өчен территорияне планлаштыру буенча документларны эшли башлау турында
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 5 бүлеге нигезендә, Кече Шилнә авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен исәпкә алып, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 14 статьясы беренче өлеше 20 пункты, Тукай муниципаль районы уставы нигезендә
КАРАР БИРӘ:
1. «Связьтранснефть» акционерлык җәмгыятенеӊ «Волоконно-оптическая кабельная линия связи на участке Дом обходчика 206 км – ПКУ 221 км МН Киенгоп-Н.Челны. ВК ПТУС. Строительство» линия объектын урнаштыру өчен территорияне планлаштыру буенча документларны эшли башларга.
2. Проектлаштыруны территориаль планлаштыру документлары, җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре, техник регламентлар таләпләре нигезендә алып барырга.
3. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин