ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
«26» май 2023 ел Яр Чаллы ш. №1616
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Түбән Суык-Су авыл җирлегендә урнашкан 16:39:072101:349, 16:39:072101:350 кадастр номерлы җир кишәрлекләренең планлаштыру һәм ызанлау проектын эшли башлау турында
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 5 бүлеге нигезендә, Түбән Суык-Су авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен исәпкә алып, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 14 статьясы беренче өлеше 20 пункты, Тукай муниципаль районы уставы нигезендә
КАРАР БИРӘ
1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Түбән Суык-Су авыл җирлегендә урнашкан 16:39:072101:349, 16:39:072101:350 кадастр номерлы җир кишәрлекләренең планлаштыру һәм ызанлау проектын эшли башларга.
2. Проектлаштыруны территориаль планлаштыру документлары, җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре, техник регламентлар таләпләре нигезендә алып барырга.
3. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин