КАРАР «29» 2023 ел №1643 Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2021 елныӊ 22 январендәге «2021-2023 елларга Тукай муниципаль районы халкы арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, алкоголь продукциясен, сыра һәм тәмәке куллануны киметү» программасын раслау турында» 128 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында

 

 

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

 

КАРАР

 

«____» ___________2023 ел                Яр Чаллы                        № ____

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2021 елныӊ 22 январендәге «2021-2023 елларга Тукай муниципаль районы халкы арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, алкоголь продукциясен, сыра һәм тәмәке куллануны киметү» программасын раслау турында» 128 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 16.05.2023 № 1064-р күрсәтмәсе һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре территориясендә физик культура, массакүләм спорт үсеше өчен шартлар тәэмин итүгә, рәсми физкультура-савыктыру һәм спорт чараларын үткәрүне оештыруга бәйле чараларны гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре бюджетларына башка бюджетара трансфертлар бирү турында килешү   нигезендә,

 

 

КАРАР БИРӘ:

 

  1. Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2021 елныӊ 22 январендәге 128 номерлы карары белән расланган «2021-2023 елларга Тукай муниципаль районы халкы арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, алкоголь продукциясен, сыра һәм тәмәке куллануны киметү» программасынаТатарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге бюджетына башка бюджетара трансфертлар бирү хисабына 2023 елга Тукай муниципаль районыныӊ «Спорт мәктәбе» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесенең финанслау өлешен 271600 сум күләмендә арттыру турында үзгәрешләр кертергә.
  2. «2021-2023 елларга Тукай муниципаль районы халкы арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, алкоголь продукциясен, сыра һәм тәмәке куллануны киметү» программасы паспортыныӊ яӊа редакциядә бәян итәргә:

Программаны еллар һәм финанслау чыганаклары буенча бүлеп финанслау күләме

 

 

Ярдәмче программаны финанслауның гомуми күләме 2021-2023 елларда13 852 868,70 сум тәшкил итә, шул исәптән:

2021 елда – 7 267 568,70 сум;

2022 елда – 2 099 600 сум; 

2023 елда – 2 378 650 сум.

Программаны финанслау күләмнәре фаразлау характерында һәм тиешле елга һәм план чорына бюджет проектын формалаштырганда ел саен төгәлләштерелергә тиеш.

Республика, федераль бюджет акчалары һәм бюджеттан тыш чыганаклар ел саен төзелә торган шартнамәләр һәм килешүләр нигезендә билгеләнәчәк.

3.«2021-2023 елларга Тукай муниципаль районы халкы арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, алкоголь продукциясен, сыра һәм тәмәке куллануны киметү» программасының   «Профилактик чаралар һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча чаралар»  II  бүлегенең “Район территориясендә физик культураны, массакүләм спортны үстерү өчен шартлар тәэмин итүгә бәйле чаралар, рәсми физкультура-савыктыру һәм спорт чараларын (Аутсорсинг) үткәрүне оештыру» пунктына 271600  сум күләмендә финанс средстволарын кушымта нигезендә өстәргә.  

4.Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә әлеге карарны 3 эш көне эчендә районның рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы  рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштыруны тәэмин итәргә.

 5.Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны район Башкарма комитеты        Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Ш. Бариевка йөкләргә.

 

 

 

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                         А.Р. Хәбибуллин

 

 

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2023 елның __ ________________ номерлы карарына кушымта

 

«2021 - 2023 елларга Тукай муниципаль районы халкы арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, алкоголь продукциясен, сыра һәм тәмәке куллануны киметү» программасын гамәлгә ашыру буенча чаралар

 

Чаралар исеме

Финанс чараларын бүлү,

 еллар буенча (сумнарда)

Финанслау

 чыганагы

Башкаручы

2021 ел

2022 ел

2023 ел

Барлыгы

 

 

II. Профилактик чаралар һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча чаралар

  1.  

Район территориясендә физик культураны, массакүләм спортны үстерү өчен шартлар тудыруга бәйле чаралар, рәсми физкультура-савыктыру һәм спорт чараларын (Аутсорсинг) үткәрүне оештыру

326070

 

 

 

 

271600

597670

Республика бюджеты

 

Тукай муниципаль районы «Спорт мәктәбе»  ӨББ МБУ

  1.  

3260,70

 

 

3260,7

Район бюджеты

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.53 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International