ПОСТАНОВЛЕНИЕ «29» мая 2023г. №1644 «О внесении изменений в постановление Исполнительного комитета Тукаевского муниципального района от 25.01.2021 г. № 131 «Поддержка и развитие добровольчества (волонтерства) в Тукаевском муниципальном районе на 2021-2023 годы»

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

 

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

 

КАРАР

 

 

«____» ___________2023 ел                   Яр Чаллы                        № ____

 

 

«2021-2023 елларга Тукай муниципаль районында ирекле ярдәмчелекне (волонтерлыкны) үстерү һәм аңа ярдәм итү» ведомствоара программасын раслау турында» Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2021 елныӊ 25 январендагы 131 номерлы карарына үзгрешләр кертү хакында

 

 

Тукай муниципаль районында, җирле милли, социаль-икътисадый, экологик, мәдәни һәм башка үзенчәлекләрне исәпкә алып, массакүләм оештырылган ирекле ярдәмчеләр хәрәкәтен үстерү максатында, Россия Федерациясе Президентының 2009 елның 16 январендагы ПР-38 номерлы күрсәтмәләре исемлеген үтәү йөзеннән, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 27 декабрендәге 2950-р номерлы күрсәтмәсе белән расланган «2025 елга кадәр Россия Федерациясендә ирекле ярдәмчелекне (волонтерлыкны) үстерү концепциясе» нигезендә

 

                                                    КАРАР БИРӘ:

 

  1. Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2021 елныӊ 25 январендагы 131 номерлы карары белән расланган «2021-2023 елларга Тукай муниципаль районында ирекле ярдәмчелекне (волонтерлыкны) үстерү һәм аңа ярдәм итү» программасына 2023 елга Тукай муниципаль районының «Яшәү урыны буенча яшьләр (яшүсмерләр) клубы» муниципаль бюджет учреждениесенә район бюджеты хисабына 30000 сум күләмендә финанслар бүлеп биреп үзгәрешләр кертергә.
  2. «2021-2023 елларга Тукай муниципаль районында ирекле ярдәмчелекне (волонтерлыкны) үстерү һәм аңа ярдәм итү» программасы паспортына «Программаны еллар һәм финанслау чыганаклары буенча бүлеп финанслау күләме» бүлеген өстәргә:

 

Программаны еллар һәм финанслау чыганаклары буенча бүлеп финанслау күләме

Ярдәмче программаны финанслауның гомуми күләме 2021-2023 елларда30000,00 сум тәшкил итә, шул исәптән:

  1. 021 елда – 0  сум;

2022 елда – 0 сум;

2023 елда – 30000,00 сум.

Программаны финанслау күләмнәре фаразлау характерында һәм тиешле елга һәм план чорына бюджет проектын формалаштырганда ел саен төгәлләштерелергә тиеш.

Республика, федераль бюджет акчалары һәм бюджеттан тыш чыганаклар ел саен төзелә торган шартнамәләр һәм килешүләр нигезендә билгеләнәчәк.

 

 

  1. «Программа чаралары» бүлегенә «Ирекле акцияләр һәм чаралар үткәрү», «Иң яхшы ирекле практикаларны, отрядларны, иреклеләрне кызыксындыру» пунктларын кушымта нигезендә өстәргә.
  2. Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә әлеге карарны 3 эш көне эчендә районның рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасырәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштыруны тәэмин итәргә.
  3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны район Башкарма комитеты Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Ш. Бариевка йөкләргә.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                    А.Р. Хәбибуллин

 

 

 

                                                                 

 

                                                                                                                                                                                    

 

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2023 елныӊ ____ _____________ _____ номерлы карарына кушымта

 

 

«2021-2023 елларга Тукай муниципаль районында ирекле ярдәмчелекне (волонтерлыкны) үстерү һәм аңа ярдәм итү» программасын гамәлгә ашыру программа чаралары

 

Чаралар исеме

Финанс чараларын бүлү,

 еллар буенча (сумнарда)

Финанслау

 чыганагы

Башкаручы

2021 ел

2022 ел

2023 ел

Барлыгы

 

 

Программа чаралары

  1.  

Ирекле акцияләр һәм чаралар үткәрү

0

 

0

 

20000

 

20000

Җирле бюджет

Тукай муниципаль районының «Яшәү урыны буенча яшьләр (яшүсмерләр) клубы» МБУ

  1.  

Иң яхшы ирекле практикаларны, отрядларны, иреклеләрне кызыксындыру

0

0

10000

10000

Җирле бюджет

Тукай муниципаль районының «Яшәү урыны буенча яшьләр (яшүсмерләр) клубы» МБУ

 

Барлыгы:

0

0

30000

30000

 

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.36 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International