ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
«_____»_________2023 ел Яр Чаллы №________
«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясе буенча даими пассажирлар йөртү һәм багаж ташу муниципаль маршрутлары реестрын раслау турында»Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең 2018 елның20 июлендәге 3161 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында
Тукай муниципаль районы халкының пассажирлар йөртү һәм транспорт хезмәте күрсәтү ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатында, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясы, 2015 елның 13 июлендәге 220-ФЗ номерлы Федераль закон, «Россия Федерациясендә автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирлар йөртү һәм багаж ташуны даими оештыру һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законны гамәлгә ашыру турында» 2015 елның 26 декабрендәге 107-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә
КАРАР БИРӘ:
1. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясе буенча даими пассажирлар йөртү һәм багаж ташу муниципаль маршрутлары реестрын раслау турында» Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең 2018 елның 20 июлендәге 3161 номерлы карарына үзгәрешләр кертергә.
2. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясе буенча даими пассажирлар йөртү һәм багаж ташу муниципаль маршрутлары реестрын әлеге карарга кушымта нигезендә расларга.
3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында һәм Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин