КАРАР 30.06.2023 ел № 2044 Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә урнашкан мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыру буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы муниципаль бюджет учреждениеләренә йөрүче тәрбияләнүчеләрнең гаиләләренә өстәмә ярдәм чаралары турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

30.06.2023 ел                             Яр Чаллы шәһәре                                   № 2044

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә урнашкан мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыру буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы муниципаль бюджет учреждениеләренә йөрүче тәрбияләнүчеләрнең гаиләләренә өстәмә ярдәм чаралары турында

 

 «Россия Федерациясендә мәгариф турында»  2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон, Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставының 44 статьясы нигезендә, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә урнашкан муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә (балалар бакчаларына) һәм мәктәпкәчә белем бирү төп белем бирү программасын гамәлгә ашыручы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләренә йөрүче тәрбияләнүчеләрнең гаиләләренә өстәмә ярдәм күрсәтү максатында

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә урнашкан муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә (балалар бакчаларына) һәм мәктәпкәчә белем бирү төп белем бирү программасын гамәлгә ашыручы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләренә йөрүче  тәрбияләнүчеләрнең гаиләләренә түбәндәге өстәмә ярдәм чараларын билгеләргә:

1.1. Тукай районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге хезмәткәрләре булган ата-аналарны (законлы вәкилләрне) балаларын караган һәм тәрбияләгән өчен түләүдән азат итәргә.

2. Тукай муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыру буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә:

2.1. ата-аналардан (законлы вәкилләрдән) бала караган һәм тәрбияләгән өчен түләүдән азат итү турында, туу турында таныклык күчермәсе  һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы бүлегеннән раслаучы документ белән, гаризалар кабул итү эшен оештырырга;

2.2. әлеге карарның 1 пункты 1.1 пунктчасында күрсәтелгән балаларны карау һәм тәрбияләүне оештырырга.

3. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә урнашкан мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыру буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы муниципаль бюджет учреждениеләренә йөрүче тәрбияләнүчеләрнең гаиләләренә өстәмә ярдәм чараларын күрсәтү тәртибе турында нигезләмәне расларга (1 кушымта).

4. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы финанс бюджет палатасына мәгариф учреждениеләре эшчәнлеген финанс белән тәэмин итүгә каралган акчаларны вакытында бүлеп бирүне тәэмин итәргә.

5. «ТР Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесенә әлеге карарны 3 эш көне эчендә Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (https://pravo.tatarstan.ru), шулай ук Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (https://tukay.tatarstan.ru) урнаштыруны тәэмин итәргә.

6. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә һәм 2023 елның 1 июленнән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

7. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                               А.Р. Хәбибуллин

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2023 елның 30.06. 2044 номерлы карарына 1 кушымта

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә урнашкан мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыру буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы муниципаль бюджет учреждениеләренә йөрүче тәрбияләнүчеләрнең гаиләләренә өстәмә ярдәм чараларын күрсәтү тәртибе турында нигезләмә

 

1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә урнашкан мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыру буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы муниципаль бюджет учреждениеләренә йөрүче тәрбияләнүчеләрнең гаиләләренә өстәмә ярдәм чараларын күрсәтү тәртибе турында әлеге нигезләмә «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон, Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставының 44 статьясы нигезендә, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә урнашкан муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә (балалар бакчаларына) һәм мәктәпкәчә белем бирү төп белем бирү программасын гамәлгә ашыручы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләренә йөрүче  тәрбияләнүчеләрнең гаиләләренә өстәмә ярдәм күрсәтү максатында эшләнгән.

2. Өстәмә ярдәм чарасы Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә урнашкан мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыру буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы муниципаль бюджет учреждениеләренә йөрүче тәрбияләнүчеләр өчен түбәндәге категория гражданнарга билгеләнә:

- Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге хезмәткәрләренә.

3. Балаларга адреслы ярдәм күрсәтү Тукай муниципаль районының (алга таба – район) муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә (балалар бакчаларына) һәм төп мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләренә йөрүче тәрбияләнүчеләре ата-аналарының (законлы вәкиленең) балаларны караган һәм тәрбияләгән өчен түләүдән азат итү турында гаризасы нигезендә мәгариф учреждениеләренең расланган бюджет ассигнованиеләре чикләрендә башкарыла.

Әлеге категориядәге тәрбияләнүчеләр өчен карау һәм тәрбияләү район Башкарма комитеты карары нигезендә гамәлгә ашырыла.

2. Тукай муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыру буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы мәгариф учреждениесе җитәкчесе тәэмин итә:

1) карарда күрсәтелгән балаларны карау һәм тәрбияләүне;

2) түбәндәге исемлек нигезендә ата-аналардан (законлы вәкилләрдән) документлар кабул итү эшен оештыруны:

а) баланы караган һәм тәрбияләгән өчен түләүдән азат итү турында гариза;

б) бала туу турында таныклык күчермәсе;

в) ата-ананың (законлы вәкилнең) эш урыныннан белешмә.

3) «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесенә балаларны түләүсез карауга һәм тәрбияләүгә кертелгән тәрбияләнүчеләр исемлеген бирүне.

Әлеге Нигезләмәнең 2 пунктында күрсәтелгән категорияләргә караган балалар саны үзгәргәндә, «ТР Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесенә өч көн эчендә хәбәр итәргә.

4) Әлеге Нигезләмәнең 2 һәм 3 пунктларын куллану өчен ата-аналар (законлы вәкилләр) тарафыннан бирелә торган гаризаларга һәр 6 ай саен мониторингны.

5. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесенә әлеге Нигезләмәнең 2 пунктында күрсәтелгән балалар категориясен балаларны караган һәм тәрбияләгән өчен түләүдән азат итү турында боерык чыгара.

6. Тукай муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыру буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы белем бирү учреждениеләренә йөрүче тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре (законлы вәкилләре):

6.1. Тукай муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыру буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә өстәмә ярдәм күрсәтү турында әлеге Нигезләмәмгә 1 кушымта нигезендә форма буенча гаризалар җибәрәләр;

6.2. Гаризада күрсәтелгән документларның дөреслеге өчен тулы җаваплылыкка ия булалар;

6.3. Баланы караган һәм тәрбияләгән өчен түләүдән азат итү рәвешендә өстәмә ярдәм чарасы бирелә торган категория үзгәргән очракта, белем бирү учреждениесе җитәкчесенә вакытында хәбәр итәргә һәм әлеге Нигезләмәгә 1 кушымта нигезендә форма буенча баланы караган һәм тәрбияләгән өчен түләүне яңадан башлауга гариза җибәрергә.

7. Әлеге Нигезләмәгә Тукай муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыру буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы барлык белем бирү учреждениеләре таяна.

 

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.91 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International