КАРАР «27» июнь 2023 ел №1956 Князево авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү проекты белән килешү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

«27» июнь 2023 ел                                                                                          №1956

 

Князево авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү проекты белән килешү турында

 

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 31 статьясына, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 131-ФЗ номерлы Федераль законга, Тукай муниципаль районы Уставына, “2023 елда, җәмәгатьчелек фикер алышуларын яки ачык тыңлауларны үткәрмичә, генераль планнарга, җирдән файдалану һәм йортлар салу кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү очракларын билгеләү турында” 2023 елның 28 гыйнварындагы 63 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарының 2 пунктына таянып

 

КАРАР БИРӘ

 

1. «Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ тарафыннан эшләнгән Князево авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проектына транспорт инфраструктурасының территориаль зонасы чикләрен үзгәртү өлешендә (Т) №4-4 (реестр номеры 16:39-7.63) үзгәрешләр кертү проекты белән килешергә.

2. Князево авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү проектын Тукай муниципаль районы Советына раслауга җибәрергә.

3. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                    А.Р. Хәбибуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 605.6 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International