КАРАР «27» июнь 2023 ел Яр Чаллы ш. №1957 «Этилен 600» индустриаль паркы инфраструктурасы, автотранспорт инфраструктурасы» объекты буенча территорияне планлаштыру һәм ызанлау проектын эшли башлау турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

 

КАРАР

 

 

«27» июнь 2023 ел                 Яр Чаллы ш.                                          №1957

 

«Этилен 600» индустриаль паркы инфраструктурасы, автотранспорт инфраструктурасы» объекты буенча территорияне планлаштыру һәм ызанлау проектын эшли башлау турында

 

 

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 5 бүлеге нигезендә, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге  131-ФЗ номерлы Федераль законның 14 статьясы беренче өлеше 20 пункты, Тукай муниципаль районы Уставы нигезендә

 

 

КАРАР БИРӘ

 

 

1. «Этилен 600» индустриаль паркы инфраструктурасы, автотранспорт инфраструктурасы» объекты буенча территорияне планлаштыру һәм ызанлау проектын эшли башларга.

2. Проектлаштыруны территориаль планлаштыру документлары, җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре, техник регламентлар таләпләре нигезендә алып барырга.

3. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                    А.Р. Хәбибуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 489.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International