ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
«27» июнь 2023 ел Яр Чаллы шәһәре №1958
Бәтке авыл җирлегендә «Реконструкция ПС №1 110/6кВ «Островная» объекты буенча территорияне планлаштыру проектын һәм ызанлау проектын раслау турында
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 28 статьясы, 2023 елныӊ 16 июнендәге халык тыңлаулар нәтиҗәләре турында бәяләмә нигезендә
КАРАР БИРӘ
1. Бәтке авыл җирлегендә «Реконструкция ПС №1 110/6кВ «Островная» объекты буенча территорияне планлаштыру проектын һәм ызанлау проектын расларга.
2. Әлеге карарны Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында урнаштырырга.
3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин