Иштирәк авыл җирлеге Генераль планы проекты белән килешмәү турында бәяләмә әзерләү өчен нигез булган каршылыкларны җайга салу өчен килештерү комиссиясен төзү турында
«Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясы, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 25 статьясы, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты
КАРАР БИРӘ
1. Иштирәк авыл җирлеге Генераль планы проекты белән килешмәү турында бәяләмә әзерләү өчен нигез булган каршылыкларны җайга салу өчен килештерү комиссиясен төзергә.
2. Килештерү комиссиясе эшчәнлеге тәртибен (1нче кушымта) һәм килештерү комиссиясе составын (2нче кушымта) расларга.
3. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше секторы мөдире О.А. Никитинага йөкләргә.
Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин
Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2023 елның _____._____ _____ номерлы карарына 1нче кушымта
Иштирәк авыл җирлеге Генераль планы проекты белән килешмәү турында бәяләмә әзерләү өчен нигез булган каршылыкларны җайга салу өчен килештерү комиссиясенең эшчәнлек тәртибе
1. Килештерү комиссиясе үз эшчәнлегендә Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 25 статьясына, «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законга, «Муниципаль берәмлекләрне территориаль планлаштыру документлары проектларын, территориаль планлаштыру документлары проектларын килештергәндә, килештерү комиссиясе составын һәм эш тәртибен килештерү тәртибен раслау турында» 2016 елның 21 июлендәге 460 номерлы Россия Федерациясе региональ үсеш министрлыгы боерыгына, Тукай муниципаль районы Уставына таяна.
2. Килештерү комиссиясе үз эшчәнлеген дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары һәм башка кызыксынган затлар белән үзара бәйләнештә алып бара.
3. Килештерү комиссиясенең эш срогы, аны төзегеннән соӊ, ике айдан да артмый.
4. Тукай муниципаль районының рәсми сайтында килештерү комиссиясенең эшчәнлек тәртибен һәм составын раслау турында Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының карарын рәсми бастырып чыгару датасын килештерү комиссиясе барлыкка килү датасы дип санарга.
5. Килештерү комиссиясе утырышын аның рәисе, ә ул булмаганда, килештерү комиссиясе рәисе урынбасары оештыра һәм алып бара.
6. Килештерү комиссиясе утырышларында комиссия әгъзалары, ә кирәк булганда, килештерү комиссиясе утырышларында гамәлдәге законнар нигезендә башка органнар вәкилләре катнаша ала.
7. Килештерү комиссиясе утырышы беркетмәсенә рәис һәм секретарь кул куя.
8. Килештерү комиссиясе тарафыннан кабул ителгән карарга каршы тавыш биргән килештерү комиссиясе әгъзалары аерым фикерне рәсмиләштерә алалар, ул беркетмәгә теркәлә һәм аның аерылгысыз өлеше булып тора.
9. Килештерү комиссиясе карары утырышта катнашучыларның гади күпчелек тавышы белән кабул ителә. Тавышлар тигез булганда, килештерү комиссиясе рәисе тавышы хәлиткеч булып тора.
10. Килештерү комиссиясенең эш нәтиҗәләре килештерү комиссиясе утырышы беркетмәсендә чагыла.
11. Килештерү комиссиясе үз эшенең нәтиҗәләре буенча түбәндәге карарларның берсен кабул итә:
11.1. Территориаль планлаштыру документы проектын әлеге проект белән килешмәү өчен нигез булган барлык искәрмәләрне исәпкә алган үзгәрешләрне кертеп килештерергә.
11.2. Баш тарту турында карар кабул итү өчен нигез булып торган сәбәпләрне күрсәтеп, территориаль планлаштыру документы проектын килештерүдән баш тартырга.
12. Килештерү комиссиясе эш нәтиҗәләре буенча Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенә түбәндәгеләрне җибәрә:
12.1. Тәртипнең 11 пункты 11.1 пунктчасында күрсәтелгән карар кабул ителгәндә, кертелгән үзгәрешләр белән территориаль планлаштыру документы проектын, килешү комиссиясе утырышы беркетмәсен, килештерелмәгән мәсьәләр буенча текст формасында һәм карталар рәвешендә материалларны.
12.2. Тәртипнең 11 пункты 11.2 пунктчасында күрсәтелгән карар кабул ителгәндә, килештерелмәгән территориаль планлаштыру документы проектын, территориаль планлаштыру документы проекты белән килешмәү турында бәяләмәне, килештерү комиссиясе утырышы беркетмәсен, шулай ук килештерелмәгән мәсьәләләр буенча текст формасында һәм карталар рәвешендә материалларны.
11 пунктныӊ 11.2 пунктчасында күрсәтелгән искәрмәләр түбәндәгеләрне үз эченә алырга мөмкин:
- килештерелмәгән мәсьәләләр буенча материалларны территориаль планлаштыру документы проектыннан төшереп калдыру турында тәкъдимнәр (шул исәптән килештерелмәгән мәсьәләләрне килештерү вакытына кадәр теркәү максатында, аларны тиешле картада күрсәтү юлы белән дә);
- территориаль планлаштыру документы тиешле үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү юлы белән расланганнан соң, тәртипнең 11 пункты 11.1 пунктчасында күрсәтелгән мәсьәләләрне килештерү планы.
13. Күрсәтелгән срокта әлеге пунктта каралган бәяләмә электрон формада һәм (яки) почта аша җибәрелмәгән, шулай ук территориаль планлаштыру документы проектын килештерүдән баш тарту турында бәяләмә җибәргән килештерүче федераль органнар һәм дәүләт корпорацияләре тарафыннан Территориаль планлаштыру ФДМСна урнаштырылмаган очракта, территориаль планлаштыру документы проекты аңа кертелгән үзгәрешләр белән шундый федераль органнар һәм дәүләт корпорацияләре белән килештерелгән дип санала.
14. Килештерү комиссиясе тәкъдим иткән беркетмәләр һәм материаллар нигезендә Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе билгеле бер өлештә килештерелгән яки килештерелмәгән проектны раслау яки раслаудан баш тарту һәм аны эшләп бетерүгә юнәлтү өчен җибәрә.
15. Килештерү комиссиясе адресына язмача керә торган гаризаларга һәм сорауларга Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән срокларда җаваплар бирелә.
16. Килештерү комиссиясенең карарларына Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә шикаять бирелергә мөмкин.
Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2023 елның _____._____ _____ номерлы карарына 2нче кушымта
Иштирәк авыл җирлеге Генераль планы проекты белән килешмәү турында бәяләмә әзерләү өчен нигез булган каршылыкларны җайга салу өчен килештерү комиссиясе составы
|
Хәбибуллин А.Р. |
Комиссия рәисе, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе |
|
Шиһапова И.Н. |
Комиссия секретаре, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты архитектура һәм шәһәр төзелеше буенча белгеч |
|
Комиссия әгъзалары |
|
|
Бузина Н.К. |
Тукай муниципаль районы Советы аппаратының юридик бүлек башлыгы |
|
Никитина О.А. |
Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше секторы мөдире |
|
Нәдершин А.Н. |
Тукай муниципаль районы мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе |
|
Территориаль планлаштыру документы проекты белән килешмәү турында бәяләмә җибәргән башкарма хакимият органнары вәкилләре |
|
|
Вәкил |
Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгы (килештерү буенча) |
|
Вәкил |
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы (килештерү буенча) |