КАРАР «30» июнь 2023 ел №2001 Иштирәк авыл җирлегенеӊ Генераль планы проекты белән килешү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

«30» июнь 2023 ел                                                                                  №2001

 

Иштирәк авыл җирлегенеӊ Генераль планы проекты белән килешү турында

 

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 23-25 статьяларына, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 131-ФЗ номерлы Федераль законга, Тукай муниципаль районы Уставына, Иштирәк авыл җирлегенеӊ Генераль планы проекты буенча 2023 елныӊ 1 мартындагы халык тыңлаулар беркетмәләренә, Иштирәк авыл җирлегенеӊ Генераль планы проекты буенча 2023 елның 1 мартындагы халык тыңлаулар нәтиҗәләре турында бәяләмәсенә таянып

 

КАРАР БИРӘ

 

1. «Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ тарафыннан эшләнгән һәм 2023 елның 1 мартында Иштирәк авыл җирлегенең Иштирәк, Аулаш авылларында халык тыңлауларында каралган Иштирәк авыл җирлегенеӊ Генераль планы проекты белән килешергә.

2. Иштирәк авыл җирлегенеӊ Генераль планы проектын халык тыңлаулар беркетмәләре һәм халык тыңлаулар нәтиҗәләре турында бәяләмә белән Тукай муниципаль районы Советына раслауга җибәрергә.

3. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                    А.Р. Хәбибуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 568.1 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International