КАРАР «03» июль 2023 ел №2046 Кече Шилнә авыл җирлегендә урнашкан 16:39:102402:5090 кадастр номерлы җир кишәрлегенең планлаштыру һәм ызанлау проектын эшли башлау турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

«03» июль 2023 ел                  Яр Чаллы ш.                                         №2046

 

Кече Шилнә авыл җирлегендә урнашкан 16:39:102402:5090 кадастр номерлы җир кишәрлегенең планлаштыру һәм ызанлау проектын эшли башлау турында

 

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 5 бүлеге нигезендә, Кече Шилнә авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен исәпкә алып, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге  131-ФЗ номерлы Федераль законның 14 статьясы беренче өлеше 20 пункты, Тукай муниципаль районы Уставы нигезендә

 

 

КАРАР БИРӘ

 

 

1. Кече Шилнә авыл җирлегендә урнашкан 16:39:102402:5090 кадастр номерлы җир кишәрлегенең планлаштыру һәм ызанлау проектын эшли башларга.

2. Проектлаштыруны территориаль планлаштыру документлары, җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре, техник регламентлар таләпләре нигезендә алып барырга.

3. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                    А.Р. Хәбибуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 519.1 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International