КАРАР «03» июль 2023 ел №2059 Мусабай-Завод авыл җирлегенеӊ Генераль планы проекты белән килешү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

«03» июль 2023 ел                                                                                  №2059

 

Мусабай-Завод авыл җирлегенеӊ Генераль планы проекты белән килешү турында

 

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 23-25, 28 статьяларына, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 131-ФЗ номерлы Федераль законга, Тукай муниципаль районы Уставына, Мусабай-Завод авыл җирлегенеӊ Генераль планы проекты буенча 2023 елныӊ 22 июнендәге халык тыңлаулар беркетмәләренә, Мусабай-Завод авыл җирлегенеӊ Генераль планы проекты буенча 2023 елның 22 июнендәге халык тыңлаулар нәтиҗәләре турында бәяләмәсенә таянып

 

КАРАР БИРӘ

 

1. «Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ тарафыннан эшләнгән һәм 2023 елның 22 июнендә Мусабай-Завод авыл җирлегенең Мусабай-Завод, Кызыл Байрак, Ташкичү авылларында халык тыңлауларында каралган Мусабай-Завод авыл җирлегенеӊ Генераль планы проекты белән килешергә.

2. Мусабай-Завод авыл җирлегенеӊ Генераль планы проектын халык тыңлаулар беркетмәләре һәм халык тыңлаулар нәтиҗәләре турында бәяләмә белән Тукай муниципаль районы Советына раслауга җибәрергә.

3. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                    А.Р. Хәбибуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 636.8 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International