КАРАР «03» июль 2023 ел №2058 Биклән авыл җирлегенеӊ Генераль планына үзгәрешләр кертү проекты белән килешү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

«03» июль 2023 ел                                                                                  №2058

 

Биклән авыл җирлегенеӊ Генераль планына үзгәрешләр кертү проекты белән килешү турында

 

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 23-25, 28 статьяларына, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 131-ФЗ номерлы Федераль законга, Тукай муниципаль районы Уставына, Биклән авыл җирлегенеӊ Генераль планына үзгәрешләр кертү проекты буенча 2023 елныӊ 29 июнендәге халык тыңлаулар беркетмәләренә, Биклән авыл җирлегенеӊ Генераль планына үзгәрешләр кертү проекты буенча 2023 елныӊ 29 июнендәге халык тыңлаулар нәтиҗәләре турында бәяләмәгә таянып

 

КАРАР БИРӘ

 

1. «Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ тарафыннан эшләнгән һәм 2023 елның 29 июнендә Биклән авыл җирлегенең Биклән, Кызыл-Юл, Бакчасарай, Никошновка авылларында халык тыңлауларында каралган Биклән авыл җирлегенеӊ Генераль планына үзгәрешләр кертү проекты белән килешергә.

2. Биклән авыл җирлегенеӊ Генераль планына үзгәрешләр кертү проектын халык тыңлаулар беркетмәләре һәм халык тыңлаулар нәтиҗәләре турында бәяләмә белән Тукай муниципаль районы Советына раслауга җибәрергә.

3. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                    А.Р. Хәбибуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 697.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International