КАРАР «13» 07. 2023 № 2247 Бинаны торак, торак бинаны яшәү өчен яраксыз һәм күпфатирлы йортны авария хәлендә һәм сүтелергә яки реконструкцияләнергә тиешле дип тану мәсьәләләрен карау буенча ведомствоара комиссия төзү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

 

КАРАР

 

 

«13» 07. 2023               Яр Чаллы шәһәре                         № 2247

 

 

Бинаны торак, торак бинаны яшәү өчен яраксыз һәм күпфатирлы йортны авария хәлендә һәм сүтелергә яки реконструкцияләнергә тиешле дип тану мәсьәләләрен карау буенча ведомствоара комиссия төзү турында

 

Россия Федерациясе Торак кодексы, «Бинаны торак бина, торак бинаны яшәү өчен яраксыз һәм күпфатирлы йортны авария хәлендә һәм сүтелергә яки реконструкцияләнергә тиешле, бакча йортын торак йорт һәм торак йортны бакча йорты дип тану турында нигезләмәне раслау хакында» РФ Хөкүмәтенең 2006 елның 28 январендагы 47 номерлы карары (2022 елның 28 сентябрендәге редакциядә) нигезендә, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы уставына, «Гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып баруы һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2017 елның 29 июлендәге 217-ФЗ номерлы федераль законга, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2006 елның 28 январендагы 47 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 24 декабрендәге 1653 номерлы карарына таянып

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. Бинаны торак, торак бинаны яшәү өчен яраксыз һәм күпфатирлы йортны авария хәлендә һәм сүтелергә яки реконструкцияләнергә тиешле дип тану мәсьәләләрен карау буенча ведомствоара комиссия төзергә һәм аның составын 1 кушымта нигезендә расларга.

2. Бинаны торак, торак бинаны яшәү өчен яраксыз һәм күпфатирлы йортны авария хәлендә һәм сүтелергә яки реконструкцияләнергә тиешле дип тану мәсьәләләрен карау буенча ведомствоара комиссия турында нигезләмәмне расларга (2 кушымта).

3. Бинаны торак, торак бинаны яшәү өчен яраксыз һәм күпфатирлы йортны авария хәлендә һәм сүтелергә яки реконструкцияләнергә тиешле дип тану турында нигезләмәне расларга (3 кушымта).

 4. Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең 2017 елның 15 ноябрендәге 5011 номерлы карары үз көчен югалткан дип танырга.

5. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.

6. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                           А.Р. Хәбибуллин

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2023 елның _____ ___________ _____ номерлы карарына 1 кушымта

 

 

Бинаны торак, торак бинаны яшәү өчен яраксыз һәм күпфатирлы йортны авария хәлендә һәм сүтелергә яки реконструкцияләнергә тиешле дип тану мәсьәләләрен карау буенча ведомствоара комиссия составы

 

Гәрәев Ә.Р. 

- Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары, рәис

Бариев И.Ш.

Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, рәис урынбасары

Новоселова Д.Д.

- төзелеш һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече, секретарь

Комиссия әгъзалары:

Бузина Н.К.

- юридик бүлек башлыгы

Сәетгәрәев Ф.М.

Тукай муниципаль районының «Капиталь төзелеш хезмәте» муниципаль унитар учреждениесе директоры;

Яппаров Р.Б.

- «ТР БТИ» АҖ Тукай бүлекчәсе җитәкчесе (килешү буенча) 

Бариева Л.Ф.

-  Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Тукай муниципаль районында социаль яклау идарәсе башлыгы (килешү буенча);

Мөхәмәтшин И.Р.

- Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендә, Актаныш, Тукай, Минзәлә районнарында территориаль бүлеге башлыгы урынбасары ((килешү буенча)

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2023 елның _____ ___________ _____ номерлы карарына 2 кушымта

 

 

Бинаны торак, торак бинаны яшәү өчен яраксыз һәм күп фатирлы йортны авария хәлендә һәм сүтелергә яки реконструкцияләнергә тиешле дип тану мәсьәләләрен карау буенча ведомствоара комиссия турында нигезләмә

 

1. Гомуми нигезләмәләр

 

1.1. Әлеге Нигезләмә гамәлдәге законнар нигезендә эшләнгән һәм бинаны торак бина дип тану, торак бинаны яшәү өчен яраксыз дип тану һәм күпфатирлы йортны авария хәлендә һәм сүтелергә яки реконструкцияләнергә тиешле дип тану мәсьәләләрен карау буенча ведомствоара комиссия эшен регламентташтыручы мәсьәләләрне билгели (алга таба – Комиссия).

1.2. Комиссия үз эшендә Россия Федерациясе Торак кодексына, шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында законнарга, «Бинаны торак бина, торак бинаны яшәү өчен яраксыз һәм күпфатирлы йортны авария хәлендә һәм сүтелергә яки реконструкцияләнергә тиешле, бакча йортын торак йорт һәм торак йортны бакча йорты дип тану турында нигезләмәне раслау хакында» РФ Хөкүмәтенең 2006 елның 28 январендагы 47 номерлы карарына, муниципаль хокукый актларга һәм әлеге Нигезләмәмгә таяна.

 

2. Комиссиянең төп бурычлары

 

2.1. Комиссиянең төп бурычлары булып тора:

- торак биналарның даими яшәү өчен яраклылыгын (яраксызлыгын) бәяләү буенча эшләр үткәрү;

- бинаны торак бина, гражданнар яшәү өчен  яраклы (яраксыз) һәм күпфатирлы йортны авария хәлендә һәм сүтелергә яки реконструкцияләнергә тиешле дип тану турында карарлар кабул итү.

 

3. Комиссиянең хокуклары һәм бурычлары

 

3.1. Комиссия үзенә йөкләнгән бурычларны хәл итү өчен хокуклы:

- Комиссия компетенциясенә кагылышлы мәсьәләләр буенча билгеләнгән тәртиптә кирәкле мәгълүматны сорарга;

- үз утырышларында дәүләт контроль (күзәтчелек) органнары, физик һәм юридик затлар вәкилләрен Комиссия компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча тыңларга;

- Комиссия утырышына кызыксынучы якларны, өстәмә экспертларны, эшчәнлек өлкәсенә торак йортларның һәм биналарның техник торышын билгеләү белән бәйле мәсьәләләр кергән төрле оешма һәм учреждение вәкилләрен чакырырга;

- Комиссия компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе каравына тәкъдимнәр кертергә.

Комиссия утырышында аның әгъзаларының яртысыннан ким булмаган өлеше, шул исәптән дәүләт күзәтчелеге (контроль) органнары, архитектура, шәһәр төзелеше органнары һәм тиешле оешмаларның барлык вәкилләре, комиссия составына кертелгән экспертлар катнашса (кворумга булса), карар кабул итәргә хокуклы.

 

4. Комиссиянең эш тәртибе

 

4.1. Комиссия составына рәис, рәис урынбасарлары, комиссия әгъзалары керә. Комиссия рекомендацияләр бирү өчен техник экспертларны, проектлаучы оешмаларны  вәкилләрен һәм башка белгечләрне җәлеп итәргә хокуклы.

4.2. Комиссия утырышлары кирәк булганда үткәрелә. Комиссиянең чираттагы утырышын үткәрү турында карар, тәкъдим ителгән документларны исәпкә алып, комиссия рәисе тарафыннан кабул ителә.

4.3. Комиссия бинаның гамәлдәге законнарда билгеләнгән таләпләргә туры килүен бәяли һәм әлеге Нигезләмәнең 5.2 пунктында күрсәтелгән карарларның берсен кабул итә.

 

5. Бинаны торак бина, торак бинаны яшәү өчен яраксыз һәм күпфатирлы йортны авария хәлендә һәм сүтелергә тиешле дип тану турында карарны карау һәм кабул итү тәртибе

 

5.1. Комиссия кергән гаризаны яисә дәүләт күзәтчелеге (контроль) органы бәяләмәсен теркәлү көненнән алып 30 көн эчендә карый һәм карар кабул итә (бәяләмә яисә бәяләнә торган бинаны өстәмә тикшерүне уздыру турында карар рәвешендә).

Эш барышында Комиссия өстәмә тикшерүләр һәм сынаулар билгеләргә хокуклы, аларның нәтиҗәләре элек Комиссия каравына тапшырылган документларга теркәлә.

5.2. Эш нәтиҗәләре буенча Комиссия түбәндәге карарларның берсен кабул итә:

- бинаның торак бинага куелган таләпләргә туры килүе һәм аның яшәү өчен яраклылыгы турында;

- торак бинаның эксплуатацияләү процессында югалтылган характеристикаларын әлеге Нигезләмәдә билгеләнгән таләпләргә туры китерү максатыннан, капиталь ремонт, реконструкция яки үзгәртеп планлаштыру (кирәк булганда техник-икътисади нигезләмә белән) үткәрү кирәклеге һәм мөмкинлеге турында;

- бинаның яшәү өчен яраксыз дип танылу нигезләрен күрсәтеп, бинаның торак бинага куелган таләпләргә туры килмәве турында;

- бинаны яшәү өчен яраксыз дип тану өчен нигезләрне ачыклау турында;

- күпфатирлы йортны авария хәлендә һәм сүтелергә тиешле дип тану турында;

- күпфатирлы йортны авария хәлендә һәм реконструкцияләнергә тиешле дип тану турында;

- торак бинаны яшәү өчен яраксыз дип тану өчен нигезләр булмау турында;

- күпфатирлы йортны авария хәлендә һәм сүтелергә яки реконструкцияләнергә тиешле дип тану өчен нигезләр булмау турында.

Ведомствоара комиссия күпфатирлы йортны авария хәлендә һәм сүтелергә тиешле дип тану турында карар кабул иткән очракта, социаль наем шартнамәсе буенча яисә гамәлдәге закон нигезендә милек хокукында йортта торак һәм торак булмаган биналарны биләүче физик һәм юридик затларны күчерү сроклары билгеләнә.

Комиссия утырышында аның әгъзаларының яртысыннан ким булмаган өлеше, шул исәптән дәүләт күзәтчелеге (контроль) органнары, архитектура, шәһәр төзелеше органнары һәм тиешле оешмаларның барлык вәкилләре, Комиссия составына кертелгән экспертлар катнашса, карар кабул итәргә хокуклы (кворумга ия).

Карар Комиссия әгъзаларының күпчелек тавышы белән кабул ителә һәм карар кабул итүнең тиешле нигезләрен күрсәтеп, 3 нөсхәдә бәяләмә рәвешендә рәсмиләштерелә. Әгәр карар кабул иткәндә «риза» һәм «каршы» тавышлары саны тигез булса, Комиссия рәисе тавышы хәл иткеч булып тора. Кабул ителгән карар белән килешмәгән очракта, Комиссия әгъзалары үз фикерләрен язма формада белдерергә һәм аны бәяләмәгә теркәргә хокуклы.

Эш тәмамлангач, Комиссия 3 нөсхәдә бинаны даими яшәү өчен яраклы (яраксыз) дип тану турында бәяләмә төзи. Бинаны тикшергән очракта Комиссия 3 нөсхәдә бинаны тикшерү актын төзи.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2023 елның _____ ___________ _____ номерлы карарына 3 кушымта

 

 

Бинаны торак бина, торак бинаны яшәү өчен яраксыз һәм күпфатирлы йортны авария хәлендә һәм сүтелергә яки реконструкцияләнергә тиешле, бакча йортын торак йорт һәм торак йортны бакча йорты дип дип тану турында нигезләмә

 

1. Гомуми нигезләмәләр

 

1.1. Әлеге Бинаны торак бина, торак бинаны яшәү өчен яраксыз һәм күпфатирлы йортны авария хәлендә һәм сүтелергә яки реконструкцияләнергә тиешле, бакча йортын торак йорт һәм торак йортны бакча йорты дип дип тану турында нигезләмә (алга таба – Нигезләмә) «Бинаны торак бина, торак бинаны яшәү өчен яраксыз һәм күпфатирлы йортны авария хәлендә һәм сүтелергә яки реконструкцияләнергә тиешле, бакча йортын торак йорт һәм торак йортны бакча йорты дип тану турында нигезләмәне раслау хакында» РФ Хөкүмәтенең 2006 елның 28 январендагы 47 номерлы карары нигезендә эшләнгән.

1.2. Нигезләмә торак бинага таләпләр, торак бинаны яшәү өчен яраклы дип тану тәртибен һәм торак йорт яшәү өчен яраксыз дип таныла торган нигезләрне билгели һәм, аерым алганда, күпфатирлы йорт авария хәлендә һәм сүтелергә яки реконструкцияләнергә тиеш дип таныла, бакча йортын торак йорт һәм торак йортны бакча йорты дип тану тәртибен билгели.

 

2. Торак урыны җавап бирергә тиешле таләпләр

 

2.1. Торак биналар күбесенчә территориянең функциональ зоналаштырылуы нигезендә торак зонада урнашкан йортларда, шулай ук гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык яки яшелчәчелек алып бару территориясе чикләрендә урнашырга тиеш.

2.2. Торак бинаның киртәләү һәм тотып тору конструкцияләре эш хәлендә булырга тиеш, шул вакытта эксплуатация барышында деформативность өлешендә (ә тимер - бетон конструкцияләрдә - ярыкларга чыдамлык ягыннан) барлыкка килгән бозулар конструкцияләрнең эш һәм тотып тору сәләтен, торак йортның ышанычлылыгын бозуга китерми һәм гражданнарның куркынычсыз торуын һәм инженерлык җиһазларының саклануын тәэмин итәргә тиеш.

2.3. Торак йортның нигезләрендә һәм тотып тору конструкцияләрендә аларның деформациясенә яки ярыклар барлыкка килүегә китерә, аларның тотып тору сәләтен киметә һәм конструкцияләрнең яки тулаем торак йортның эксплуатация үзлекләрен начарлата торган җимерелүләр һәм зыяннар булмаска тиеш.

2.4. Торак бина, күпфатирлы йортта бина хуҗаларының гомуми милке кебек, торак йорт эчендә һәм аның тирәсендә йөргәндә, торак бинага һәм торак йортка кергәндә һәм аннан чыкканда, шулай ук инженерлык җиһазларыннан файдаланганда,  яшәүчеләр тарафыннан травма алу куркынычын кисәтерлек итеп төзелергә һәи җиһазландырылырга тиеш һәм фатирларның тиешле биналарының һәм күпфатирлы йортта бина хуҗаларының гомуми милке составына керүче йортның ярдәмче биналарының инженерлык җиһазлары әйберләрен күчерү мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш. Шул ук вакытта баскыч маршларының һәм пандусларының авышлыгы һәм киңлеге, баскычларның биеклеге, баскыч мәйданчыкларының киңлеге, баскычлар, подвал, файдаланыла торган чорма буенча үтү юлларының биеклеге, ишек уемнарының зурлыгы хәрәкәт итүнең һәм урнашуның уңайлылыгын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итәргә һәм гамәлдәге нормаларга һәм кагыйдәләргә туры килергә тиеш.

2.5. Торак бина инженерлык системалары белән тәэмин ителергә тиеш (электр белән яктырту, хуҗалык-эчү һәм кайнар су белән тәэмин итү, су бүлү, җылыту һәм вентиляция, ә газлаштырылган районнарда шулай ук газ белән тәэмин итү). Җирлекләрдә һәм гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык яки яшелчәчелек алып бару территориясендә, үзәкләштерелгән инженерлык челтәрләре булмаган урыннарда бер һәм ике катлы биналарда суүткәргеч һәм канализацияләнгән бәдрәфләр булмау рөхсәт ителә.

2.6. Инженерлык системалары (вентиляция, җылыту, су белән тәэмин итү, су чыгару, лифтлар һ.б.), торак биналардагы җиһазлар һәм механизмнар санитар-эпидемиологик куркынычсызлык таләпләренә туры килергә тиеш. Торак биналарның вентиляция системасы бер фатирдан икенчесенә һава керүне булдырмаска тиеш. Кухняларның вентиляция каналларын һәм санитар узелларны (ярдәмче биналарны) торак бүлмәләр белән берләштерү рөхсәт ителми. Барлык вентиляцияле торак биналарда һава алмашу кабатлану гамәлдәге норматив хокукый актларда билгеләнгән нормаларга туры килергә тиеш.

2.7. Торак биналарда урнашкан инженерлык системалары (вентиляция, җылыту, су белән тәэмин итү, су бүлү, лифтлар һ.б.) гамәлдәге норматив хокукый актларда билгеләнгән куркынычсызлык таләпләре һәм җиһазлар җитештерүче заводларның инструкцияләренә, шулай ук, шул исәптән инженерлык системалары ясаган рөхсәт ителгән тавыш һәм вибрация мөнәсәбәтендә, гигиена нормативлары нигезендә урнаштырылырга һәм монтажланырга тиеш.

2.8. Торак бинаны тышкы киртәләү конструкцияләренең, ул елның салкын чорында фатирлар арасындагы коридорда һәм торак бүлмәләрдә чагыштырмача дымлылыкныӊ 60 проценттан артмавын, җылытыла торган бүлмәләрнең температурасы +18 градустан ким булмауны тәэмин итүче  җылылык изоляциясе,  тышкы салкын һаваның үтеп керүеннән изоляция, яктылык үткәрми киртәләү конструкцияләренең эчке өслегендә дым конденсациясе булмавын тәэмин итүче  һәм торак йорт конструкцияләрендә артык дым туплануына комачаулаучы бүлмәдән су пары диффузиясеннән пар изоляциясе булырга тиеш.

2.9. Торак биналар яңгыр, эрегән һәм җир асты суларының үтеп керүеннән һәм инженер системаларыннан көнкүреш суларының агып чыгуыннан конструктив чаралар һәм техник җайланмалар ярдәмендә сакланырга тиеш.

2.10. Бишенче каттан югарырак күпфатирлы йортта урнашкан торак бинага керү, чарлак катыннан тыш, лифт ярдәмендә башкарылырга тиеш.

2.11. Файдаланыла торган торак йортның рөхсәт ителгән биеклеге һәм күпфатирлы йортта бина хуҗаларының гомуми милке составына керүче янгын сүндерү бүлеге чикләрендәге кат мәйданы бинаның конструктив янгын куркынычлыгы классына һәм аның гамәлдәге норматив хокукый актларда билгеләнгән утка чыдамлык дәрәҗәсенә туры килергә һәм торак бинаның һәм тулаем торак йортның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итәргә тиеш.

2.12. Реконструкцияләнә торган торак бинада санитар-техник узелларның урнашуы үзгәргәндә гидро-, тавыш- һәм виброизоляция, аларны вентиляция системалары белән тәэмин итү буенча чаралар үткәрелергә тиеш, шулай ук кирәк булганда санитар-техник узелларның җиһазлары урнаштырылган япмалар көчәйтелергә тиеш.

2.13. Күпфатирлы йортта торак биналарны күләмле-планлаштырып урнаштыру һәм аларның урнашуы, бүлмәләрнең һәм гражданнарның торак урыннарда яшәү белән бәйле көнкүреш һәм башка ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен билгеләнгән ярдәмче кулланылыштагы биналарның минималь мәйданы (алгы бүлмәдән һәм коридордан тыш) кирәкле җиһазлар предметлары җыелмасын һәм функциональ җиһазларны урнаштыру мөмкинлеген эргономика таләпләрен исәпкә алып тәэмин итәргә тиеш.

2.14. Торак бүлмәдә таләп ителгән инсоляция бер, ике һәм өч бүлмәле фатирлар өчен бер бүлмәдән дә ким, дүрт, биш һәм алты бүлмәле фатирлар өчен 2 бүлмәдән дә ким булмыйча тәэмин ителергә тиеш. Торак бинада елның көзге-кышкы чорында инсоляциянең дәвамлылыгы үзәк, төньяк һәм көньяк зоналар өчен тиешле санитар нормаларга җавап бирергә тиеш. Бүлмәләрдә һәм кухняларда табигый яктылык коэффициенты торак бүлмә уртасында ким дигәндә 0,5 процент булырга тиеш.

2.15. Бүлмәләрнең һәм кухняның (кухня-ашханәнең) биеклеге (идәннән түшәмгә кадәр) ІА, 1Б, 1Г, 1Д һәм IVа климат районнарында 2,7 метрдан ким булмаска, ә башка климат районнарында 2,5 метрдан ким булмаска тиеш. Фатир эчендәге коридорларның, холлларның, алгы якларның, антресольләрнең биеклеге 2,1 метрдан ким булмаска тиеш.

2.16. Беренче катта урнашкан торак бинаның идән билгесе җирнең план билгесеннән югарырак булырга тиеш. Торак бинаны подвал һәм цоколь катларында урнаштыру рөхсәт ителми.

2.17. Бүлмәләр өстендә бәдрәф, ванна (душ) бүлмәләрен һәм кухня урнаштыру рөхсәт ителми. Ашханә өстендә бәдрәф, ванна (душ) урнаштыру 2 биеклектә урнашкан фатирларда рөхсәт ителә.

2.18. Торак бинада бүлмәләрдә һәм кухняларда турыдан-туры табигый яктырту булырга тиеш. Табигый яктырту гражданнарның көнкүреш һәм башка ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен билгеләнгән башка ярдәмче кулланылыштагы биналарда, шулай ук күпфатирлы йортта бина хуҗаларының гомуми милке составына керүче биналарда (коридорлар, вестибюльләр, холллар һ.б.) булмаска мөмкин. Яктылык уемнары мәйданының бүлмәләр һәм кухня идән мәйданына нисбәтен тәрәзәләрнең яктылык - техник характеристикаларын һәм каршы торучы биналардан күләгәне исәпкә алып кабул итәргә кирәк, әмма 1:5,5 тән артык түгел һәм 1:8 тән ким түгел, ә авыш киртәләү конструкцияләре яссылыгында яктылык уемнары булган өске катлар өчен 1:10 тан ким түгел.

2.19. Торак бинада ешлыкларның октава полосаларында тавыш басымының рөхсәт ителгән дәрәҗәләре, тавыш һәм үтеп керүче тавышның эквивалентлы һәм максималь дәрәҗәләре гамәлдәге норматив хокукый актларда билгеләнгән зурлыкларга туры килергә һәм бүлмәләрдә һәм фатирларда тәүлекнең көндезге вакытында 55 дБ, төнге вакытта 45 дБ максималь рөхсәт ителгән тавыш дәрәҗәсеннән артмаска тиеш. Шул ук вакытта торак биналарда вентиляция системалары һәм башка инженер һәм технологик җиһазлар тарафыннан барлыкка килгән тавышның рөхсәт ителгән дәрәҗәсе тәүлекнең көндезге һәм төнге вакытында күрсәтелгән дәрәҗәләрдән 5 децибелга түбәнрәк булырга тиеш. Фатирлар арасындагы стеналар һәм бүлгеләр 50 децибелдан түбән булмаган һава тавышын изоляцияләү индексына ия булырга тиеш.

2.20. Торак бинада тәүлекнең көндезге һәм төнге вакытында эчке һәм тышкы чыганаклардан рөхсәт ителгән вибрация дәрәҗәләре гамәлдәге норматив хокукый актларда билгеләнгән зурлыкларга туры килергә тиеш.

2.21. Торак бинада инфратавышның рөхсәт ителгән дәрәҗәсе гамәлдәге норматив хокукый актларда билгеләнгән зурлыкларга туры килергә тиеш.

2.22. Торак бинада стационар тапшыручы радиотехник объектлардан радиоешлык диапазонындагы электромагнит нурланыш интенсивлыгы (30 кГц - 300 ГТц) гамәлдәге норматив хокукый актларда билгеләнгән рөхсәт ителгән зурлыклардан артмаска тиеш.

2.23. Торак бинада стеналардан һәм тәрәзәләрдән 0,2 м ераклыкта һәм идәннән 0,5-1,8 м биеклектә сәнәгать ешлыгының электр кыры көчәнеше 50 Гц һәм сәнәгать ешлыгының магнит кыры индукциясе 50 Гц, шуннан чыгып  0,5 кВ/м һәм 10 мкТл дан артмаска тиеш.

2.24. Торак бина эчендә эквивалентлы нурланышның эквивалент дозасы егәрлеге ачык җирлек өчен рөхсәт ителгән дозаның егәрлегеннән 0,3 мкЗв/сәгатьтан артмаска тиеш, ә эксплуатацияләнгән биналар һавасында радонның уртача еллык эквивалент тигез күләмле активлыгы 200 БК/куб. метрдан артмаска тиеш.

2.25. Торак бина һавасында зарарлы матдәләр концентрациясе яшәү урыннарының гамәлдәге норматив хокукый актларда билгеләнгән атмосфера һавасы өчен рөхсәт ителгән чик концентрациясеннән артмаска тиеш. Шул ук вакытта торак бинаның ул җавап бирергә тиеш булган таләпләргә туры килүен бәяләү бинаның һава мохитен пычратучы  гигиеник әһәмиятле матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясе зурлыгы буенча үткәрелә, мәсәлән, азот оксиды, аммиак, ацетальдегид, бензол, бутилацетат, дистиламин, 1, 2-дихлорэтан, ксилол, терекөмөш, кургаш һәм аның органик булмаган кушылмалары, күкертле водород, стирол, толуол, углерод оксиды, фенол, формальдегид, диметилфталат, этилацетат һәм этилбензол.

 

3. Торак бинаны яшәү өчен яраксыз һәм күфатирлы йортны авария хәлендә һәм сүтелергә тиешле дип тану өчен нигезләр

 

3.1. Торак бинаны яшәү өчен яраксыз дип тану өчен нигез булып кеше яшәгән мохиттә зарарлы факторлар булуы ачыклану тора, алар гражданнарның тормыш һәм сәламәтлек иминлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирми, нәтиҗәдә:

- эксплуатация процессында физик тузу сәбәпле яки бинада тулаем яки аерым өлешләрендә гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә бинаның ышанычлылыгының, төзелеш конструкцияләре һәм нигезләре ныклыгының һәм тотрыклылыгының рөхсәт ителмәгән дәрәҗәгә кадәр төшүенә китерә торган эксплуатация характеристикаларының начарлануы;

- кеше өчен потенциаль куркыныч химик һәм биологик матдәләр, атмосфера һавасы сыйфаты, радиацион фон дәрәҗәсе һәм тавыш чыганаклары, вибрация, электромагнит кырлары булуның физик факторлары өлешендә кирәкле санитар-эпидемиологик таләпләрне һәм гигиена нормативларын үтәүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирми торган торак бинаның әйләнә-тирә мохитен һәм микроклимат параметрларын үзгәртү.

3.2. Күпфатирлы йортны авария хәлендә һәм сүтелергә яки реконструкцияләнергә тиеш дип тану өчен нигез булып аның киртәләү төзелеш конструкцияләренең (конструкциясенең) яки тулаем күпфатирлы йортның таяныч сәләте бетүен һәм җимерелү куркынычын һәм (яки) күпфатирлы йортның тотрыклылыгын югалтуга китерә торган авышуларны күрсәтүче җимерелүе яки зарарлануы һәм деформациясе белән характерлана торган авария хәлендәге техник торышы тора.

3.3. Физик факторлар (тавыш, вибрация, электромагнит һәм ионлаштыручы нурланыш), атмосфера һавасында һәм туфракта химик һәм биологик матдәләр концентрациясе буенча санитар-эпидемиологик куркынычсызлык күрсәткечләре арткан территорияләрдә урнашкан торак йортларда урнашкан, әлеге Нигезләмәнең II бүлегендә билгеләнгән, шулай ук производство зоналарында, инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы зоналарында  һәм санитар-күзәтү зоналарында урнашкан торак йортлардагы торак биналар инженер һәм проект карарлары белән куркыныч критерийларын рөхсәт ителгән дәрәҗәгә кадәр киметү мөмкин булмаган очракларда яшәү өчен яраксыз дип танылырга тиеш.

3.4. Алмаш ток электр тапшыруының һава линиясенең һәм  җир өслегеннән 1,8 м биеклектә сәнәгать ешлыгы 50 Гц электр кырының I кВ/м дан артык көчәнеш һәм сәнәгать ешлыгы 50 Гц магнит кырының индукциясен 50 мкТл дан артык барлыкка китерүче башка объектларның янәшә территорияләрендә урнашкан торак биналарны яшәү өчен яраксыз дип танырга кирәк.

3.5. Шартлаулар, аварияләр, янгыннар, җир тетрәүләр, туфракның тигезсез утыруы нәтиҗәсендә, шулай ук башка катлаулы геологик күренешләр нәтиҗәсендә зыян күргән күпфатирлы йортларда урнашкан торак биналарны, әгәр төзекләндерү эшләрен үткәрү техник яктан мөмкин булмаса яки икътисади яктан максатсыз булса, һәм бу йортларның һәм төзелеш конструкцияләренең техник торышы  кешеләрнең анда булу һәм инженерлык җиһазларын саклау өчен куркыныч булган таяныч сәләте һәм эксплуатация характеристикалары кимү  белән характерлана икән, яшәү өчен яраксыз дип танырга кирәк. Күрсәтелгән күпфатирлы йортлар авария хәлендә һәм сүтелергә тиешле дип таныла.

3.6. Тәрәзәләре магистральгә чыга торган бүлмәләр, тавыш дәрәҗәсе әлеге Нигезләмәнең 2.19 пунктында күрсәтелгән рөхсәт ителгән нормадан югарырак булганда, инженер һәм проект карарлары ярдәмендә тавыш дәрәҗәсен рөхсәт ителгән дәрәҗәгә кадәр киметү мөмкин булмаса, яшәү өчен яраксыз дип танылырга тиеш.

3.7. Өстендә яки янәшәсендә чүп үткәргеч юу һәм аны чистарту өчен җайланма урнашкан торак биналарны яшәү өчен яраксыз дип танырга кирәк.

3.8. Торак бинаны яшәү өчен яраксыз дип тану өчен нигез була алмый:

- бер һәм ике катлы торак йортларда үзәкләштерелгән канализация һәм кайнар су белән тәэмин итү системасы булмау;

- 5 каттан артык торак йортта лифт һәм чүп үткәргеч булмау, әгәр бу торак йорт физик тузганлыктан эш сәләте чикләнгән торышта булса һәм капиталь ремонтланырга һәм реконструкцияләнергә тиеш булмаса;

- элек гамәлдә булган норматив документлар буенча проектланган һәм төзелгән файдаланыла торган торак йортта торак биналарны күләмле-планлаштырып урнаштыру һәм аларның урнашуы хәзерге вакытта кабул ителгән  күләмле-планлаштырып урнаштыру документларына бүлмәләрнең һәм фатирның ярдәмче биналарының минималь мәйданының туры килмәве, әгәр мондый карар кирәкле җиһазлар предметлары җыелмасын һәм функциональ җиһазларны урнаштыру өлешендә эргономика таләпләрен канәгатьләндерсә. 

 

4. Бинаны торак бина, торак бинаны яшәү өчен яраксыз һәм күпфатирлы йортны авария хәлендә һәм сүтелергә тиешле дип тану өчен кирәкле документлар

 

4.1. Бинаның яшәү өчен яраклылыгы (яраксызлыгы) турында мәсьәләне карау һәм күпфатирлы йортны авария хәлендә дип тану өчен, гариза бирүче торак урыны урнашу буенча комиссиягә түбәндәге документларны тапшыра:

а) бинаны торак бина яки торак бинаны яшәү өчен яраксыз һәм (яки) күпфатирлы йортны авария хәлендә һәм сүтелергә яки реконструкцияләнергә тиеш дип тану турында гариза;

б) Күчемсез милеккә хокукларның һәм аның белән килешүләрнең бердәм дәүләт реестрында хокукы теркәлмәгән торак бинага хокук билгеләүче документларның күчермәләре;

в) торак булмаган бинаны алга таба торак бина дип тану өчен - торак булмаган бинаны реконструкцияләү проекты;

г) күпфатирлы йортны тикшерү үткәргән махсуслаштырылган оешманың бәяләмәсе - күпфатирлы йортны авария хәлендә һәм сүтелергә яки реконструкцияләнергә тиеш дип тану мәсьәләсе куелган очракта;

д) торак бинаның киртәләү һәм тотып тору конструкцияләре элементларын тикшерү нәтиҗәләре буенча проект-эзләнү оешмасының нәтиҗәсе - әлеге Нигезләмәнең 4.3 пунктының өченче абзацына ярашлы рәвештә мондый нәтиҗә бирү торак бинаны әлеге Нигезләмәдә билгеләнгән таләпләргә туры килә (туры килми) дип тану турында Карар кабул итү өчен кирәк булган очракта;

е) гражданнарның гаризалары, хатлары, канәгатьләнерлек булмаган яшәү шартларына шикаятьләре - гариза бирүченең ихтыяры буенча.

4.2. Гариза бирүче гаризаны һәм аңа теркәлгән документларны кәгазьдә шәхсән, яки тапшыру турында хәбәр белән почта аша, яки «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) бердәм порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасын (алга таба – Бердәм портал), Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең төбәк порталын (ул булганда) кулланып электрон документлар формасында, яки күпфункцияле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү үзәге аша тапшырырга хокуклы.

4.3. Электрон документ формасында бирелә торган гаризага гариза бирүче гади электрон имза белән кул куя, ә аңа теркәлгән электрон документларга әлеге документларны биргән органнарның (оешмаларның) вазыйфаи затлары көчәйтелгән квалификацияле электрон имза куярга тиеш (әгәр Россия Федерациясе законнары белән мондый документларга кул кую өчен электрон имзаның башка төре билгеләнмәгән булса).

Гариза бирүче комиссиягә әлеге Нигезләмәнең 4,5 пунктында күрсәтелгән документларны һәм мәгълүматны үз инициативасы буенча тапшырырга хокуклы.

4.4. Әгәр дә гариза бирүче булып дәүләт күзәтчелеге (контроль) органы торса, күрсәтелгән орган комиссиягә үз бәяләмәсен тапшыра, аны караганнан соң комиссия бина хуҗасына әлеге Нигезләмәнең 4.1 пунктында күрсәтелгән документларны тапшырырга тәкъдим итә.

4.5. Комиссия, ведомствоара электрон хезмәттәшлекнең бердәм системасын һәм аңа тоташтырыла торган ведомствоара электрон хезмәттәшлекнең төбәк системаларын кулланып, ведомствоара запрослар нигезендә шул исәптән электрон формада ала:

а) Күчемсез милеккә хокукларның һәм аның белән килешүләрнең бердәм дәүләт реестрыннан торак бинага хокуклар турында мәгълүмат;

б) торак бинаның техник паспорты, ә торак булмаган биналар өчен техник план;

в) әгәр күрсәтелгән документларны тапшыру торак бинаны әлеге Нигезләмәдә билгеләнгән таләпләргә туры килә (туры килми) дип тану турында карар кабул итү өчен кирәк дип танылса, тиешле дәүләт күзәтчелеге (контроле) органнарының бәяләмәләре (актлары).

Комиссия бу документларны дәүләт күзәтчелеге (контроль) органнарыннан сорарга хокуклы.

4.6. Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының төзелеш һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге әлеге Нигезләмәнең 4.1 пунктында күрсәтелгән документлардан тыш башка документлар таләп итәргә хокуклы түгел.

 

5. Бинаны торак бина, торак бинаны яшәү өчен яраксыз һәм күпфатирлы йортны авария хәлендә һәм сүтелергә яки реконструкцияләнергә тиешле, бакча йортын торак йорт һәм торак йортны бакча йорты дип дип тану тәртибе

 

5.1. Бинаны гражданнар яшәү өчен яраклы (яраксыз) торак бина, шулай ук күпфатирлы йортны авария хәлендә һәм сүтелергә яки реконструкцияләнергә тиешле дип тану ведомствоара комиссия (алга таба – Комиссия) тарафыннан башкарыла. Комиссиянең шәхси һәм сан составы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе карары белән раслана. Комиссия рекомендацияләр бирү өчен техник экспертларны, проектлаучы оешмалар вәкилләрен җәлеп итәргә хокуклы.

5.2. Комиссия карары Комиссия рәисе тарафыннан раслана торган бәяләмә рәвешендә рәсмиләштерелә

5.3. Комиссия рәисе тарафыннан расланган бәяләмә нигезендә Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең бинаны торак бина, торак бина яшәү өчен яраксыз һәм күпфатирлы йортны авария хәлендә һәм сүтелергә тиешле дип тану турында, йорт авария хәлендә һәм сүтелергә яки реконструкцияләнергә тиешле дип танылган очракта, бинаны алга таба куллану, физик һәм юридик затларны күчерү сроклары турында күрсәтмәне үз эченә алган яки яки ремонт-торгызу эшләрен башкару кирәклеген тану турында карары чыгарыла.

5.4. Бинаны торак бина, торак бинаны яшәү өчен яраксыз һәм күпфатирлы йорт авария хәлендә һәм сүтелергә яки реконструкцияләнергә тиеш дип тану турында карар яисә бәяләнә торган бинаны өстәмә тикшерү үткәрү турында карар гариза теркәлгәннән соң утыз көннән дә соңга калмыйча кабул ителә.

5.5. Комиссия бина хуҗасының гаризасы яки гражданның (яллаучының) гаризасы яисә дәүләт күзәтчелеге (контроль) органнарының аларның компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча бәяләмәсе нигезендә бинаның әлеге Нигезләмәдә билгеләнгән таләпләргә туры килүен бәяли һәм торак бинаны яшәү өчен яраклы (яраксыз) дип таный, шулай ук күпфатирлы йортны авария хәлендә һәм сүтелергә яки реконструкцияләнергә тиешле дип таный

- Комиссия кергән гаризаны яисә дәүләт күзәтчелеге (контроль) органы бәяләмәсен теркәлү көненнән алып 30 көн эчендә карый һәм әлеге Нигезләмәнең 6.2 пунктында күрсәтелгән карарны (бәяләмә рәвешендә)  яисә бәяләнә торган бинаны өстәмә тикшерүне уздыру турында карар кабул итә.

Эш барышында Комиссия өстәмә тикшерүләр һәм сынаулар билгеләргә хокуклы, аларның нәтиҗәләре элек Комиссия каравына тапшырылган документларга теркәлә.

5.6. Эксплуатациядә булган бинаның әлеге Нигезләмәдә билгеләнгән таләпләргә туры килүен бәяләгәндә аның факттагы торышы тикшерелә. Шул ук вакытта төзелеш конструкцияләренең һәм тулаем торак йортның техник торышы дәрәҗәсе һәм категориясе, аның утка чыдамлыгы дәрәҗәсе, янгын чыккан очракта яшәүче гражданнарны эвакуацияләүне тәэмин итү шартлары, санитар-эпидемиологик таләпләр һәм гигиена нормативлары, кеше өчен потенциаль куркыныч химик һәм биологик матдәләр күләме, атмосфера һавасының сыйфаты, радиация фоны дәрәҗәсе һәм тавыш чыганакларының, вибрацияләрнең  физик факторлары, электромагнит кырлар булуы, бинаның микроклимат параметрлары, шулай ук торак бинаның урнашу урыны гариза бирүче тарафыннан бирелгән махсус оешмалар бәяләмәләре нигезендә бәяләнә.

5.7. Бинаның әлеге Нигезләмәдә билгеләнгән таләпләргә туры килүенә бәяләү үткәрү процедурасы үз эченә ала:

- гаризаны һәм аңа теркәлгән нигезләү документларын кабул итү һәм карау;

- торак бинаны әлеге Нигезләмәдә билгеләнгән таләпләргә туры килә (туры килми) дип тану турында карар кабул итү өчен кирәкле өстәмә документлар исемлеген билгеләү (тиешле дәүләт күзәтчелеге (контроль) органнарының бәяләмәләре (актлары), торак бинаның киртәләү һәм тотып тору конструкцияләре элементларын тикшерү нәтиҗәләре буенча проект-эзләү оешмасының бәяләмәсе;

- торак бинаны торак түгел дип тану сәбәпләреннән чыгып яисә элек реконструкцияләнгән торак булмаган бинаны яшәү өчен яраклы дип тану мөмкинлеген бәяләү өчен, җәлеп ителә торган проект-эзләү оешмалары экспертлары составын билгеләү;

- торак биналарның даими яшәү өчен яраклылыгын (яраксызлыгын) бәяләү буенча Комиссия эше;

- Комиссия тарафыннан торак бинаны әлеге Нигезләмәдә билгеләнгән таләпләргә туры килә (туры килми) һәм яшәү өчен яраклы (яраксыз) дип тану  һәм күпфатирлы йортны авария хәлендә һәм сүтелергә яки реконструкцияләнергә тиешле дип тану турында бәяләмә төзү (алга таба - бәяләмә);

- бинаны тикшерү актын төзү (Комиссия тикшерү үткәрү кирәклеге турында карар кабул иткән очракта) һәм Комиссия тарафыннан актта күрсәтелгән нәтиҗәләр һәм тәкъдимнәр нигезендә бәяләмә төзү. Шул ук вакытта Комиссия тарафыннан күпфатирлы йортны  авария хәлендә һәм сүтелергә тиешле дип тану тикшерү үткәрүче махсуслаштырылган оешманың нәтиҗәләренә генә нигезләнә ала;

- Комиссия эшенең нәтиҗәләре буенча карар кабул итү.

5.8. Эш нәтиҗәләре буенча комиссия түбәндәге карарларның берсен кабул итә:

- бинаның торак бинага куелган таләпләргә туры килүе һәм аның яшәү өчен яраклылыгы турында;

- торак бинаның эксплуатацияләү процессында югалтылган характеристикаларын әлеге Нигезләмәдә билгеләнгән таләпләргә туры китерү максатыннан, бинаны капиталь ремонтлауга, реконструкцияләүгә яки үзгәртеп планлаштыруга (кирәк булганда техник-икътисади нигезләмә белән) тиешле дип тану өчен нигезләрне ачыклау турында;

- торак бинаның эксплуатацияләү процессында югалтылган характеристикаларын әлеге Нигезләмәдә билгеләнгән таләпләргә туры китерү максатыннан, капиталь ремонтлау, реконструкцияләү яки үзгәртеп планлаштыру (кирәк булганда техник-икътисади нигезләмә белән) үткәрү кирәклеге һәм мөмкинлеге турында һәм алар тәмамланганнан соң - бәяләү процедурасын дәвам итү турында;

- бинаның яшәү өчен яраксыз дип танылу нигезләрен күрсәтеп, бинаның торак бинага куелган таләпләргә туры килмәве турында;

- бинаны яшәү өчен яраксыз дип тану өчен нигезләрне ачыклау турында;

- күпфатирлы йортны авария хәлендә һәм сүтелергә тиешле дип тану турында;

- күпфатирлы йортны авария хәлендә һәм реконструкцияләнергә тиешле дип тану турында

- торак бинаны яшәү өчен яраксыз дип тану өчен нигезләр булмау турында;

- күпфатирлы йортны авария хәлендә һәм сүтелергә яки реконструкцияләнергә тиешле дип тану өчен нигезләр булмау турында.

5.9. Бинаны тикшергән очракта Комиссия 3 нөсхәдә бинаны тикшерү актын төзи.

5.10. Комиссия бәяләмәсе нигезендә Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының төзелеш һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге Башкарма комитет Җитәкчесенең тиешле карар проектын әзерли һәм аны Башкарма комитетның вазыйфаи затларына килештерүгә җибәрә.

5.11. Әзерләнгән Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе карары Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенә имзалануга тапшырыла.

5.12. Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының төзелеш һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге карар кабул ителгән көннән алып 5 көн эчендә гомуми файдаланудагы мәгълүмати-телекоммуникация челтәрләрен, шул исәптән «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрен, Бердәм порталны яисә Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең төбәк порталын (ул булган очракта) кулланып, язма яки электрон рәвештә мөрәҗәгать итүчегә, шулай ук торак бинаны яшәү өчен яраксыз һәм күпфатирлы йортны авария хәлендә һәм сүтелергә яки реконструкцияләнергә тиешле дип тану очрагында - мондый бина яки йорт урнашкан урын буенча дәүләт торак күзәтчелеге (муниципаль торак контроле) органына берәр нәсхәдә күрсәтмә һәм бәяләмә җибәрә.

5.13. Башкарма комитет Җитәкчесе карарына суд тәртибендә шикаять бирелергә мөмкин.

5.14. Бәяләмә нигезендә кабул ителгән карар нигезендә торак бинаны капиталь ремонтлау, реконструкцияләү яки үзгәртеп планлаштыру очрагында. Комиссия бинаның хуҗасы яки аныӊ вәкаләтле заты тарафыннан аларның тәмамлануы турында хәбәр ителгәннән соң бер ай эчендә торак бинаны тикшерә, тикшерү акты төзи һәм тиешле карар кабул итә, кызыксынучы затларга җиткерә.

5.15. Инвалидлар һәм авыру сәбәпле кресло-коляскадан файдаланучы халыкның башка азмобильле төркемнәре өчен, алар биләгән аерым торак биналар (фатир, бүлмә) гражданнар гаризасы буенча һәм авыруга туры килгән медицина документлары нигезендә комиссия тарафыннан гражданнар һәм аларның гаилә әгъзалары яшәү өчен яраксыз дип танылырга мөмкин. Комиссия 3 нөсхәдә торак бинаны күрсәтелгән гражданнар өчен яшәү өчен яраксыз дип тану турында бәяләмә рәсмиләштерә һәм 5 көн эчендә 1 нөсхәне тиешле федераль башкарма хакимият органына, Россия Федерациясе субъектының башкарма хакимият органына яки җирле үзидарә органына, икенче нөсхәне мөрәҗәгать итүчегә җибәрә (өченче нөсхә комиссия тарафыннан формалаштырылган эштә кала).

 

6.  Бакча йортын торак һәм торак йортны бакча йорты дип тану тәртибе

 

6.1. Бакча йорты торак йорт һәм торак йорт  бакча йорты дип муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органы (алга таба - Башкарма комитет) карары нигезендә таныла.  

- Чикләрендә бакча йорты яки торак йорт урнашкан муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органы (алга таба - җирле үзидарәнең вәкаләтле органы) карары нигезендә бакча йорты торак йорт һәм торак йорт бакча йорты дип таныла.

 - Бакча йортын торак йорт һәм торак йортны бакча йорты дип тану өчен бакча йорты яки торак йорт хуҗасы (алга таба әлеге бүлектә – мөрәҗәгать итүче) җирле үзидарәнең вәкаләтле органына турыдан-туры яисә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге (алга таба - күпфункцияле үзәк) аша тапшыра:

а) бакча йортын торак йорт яки торак йортны бакча йорты дип тану турында гариза (алга таба - гариза), анда бакча йортының яки торак йортның кадастр номеры һәм бакча йорты яки торак йорт урнашкан җир кишәрлегенең кадастр номеры, мөрәҗәгать итүченең почта адресы яки мөрәҗәгать итүченең электрон почтасы, шулай ук җирле үзидарәнең вәкаләтле органы карарын һәм әлеге Нигезләмәдә каралган башка документларны алу ысулы күрсәтелә (тапшыру турында хәбәр белән почта аша җибәрү, электрон почта, күпфункцияле үзәктә шәхсән алу, җирле үзидарә органында шәхсән алу);

б) күчемсез милек объектының төп характеристикалары һәм теркәлгән хокуклары турында Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан гариза бирүченең бакча йортына яки торак йортка теркәлгән хокуклары турында мәгълүматларны үз эченә алган өземтә (алга таба – Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан өземтә), яисә гариза бирүченең бакча йортына яки торак йортка милек хокукы Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында теркәлмәгән очракта, торак йортка яки бакча йортына хокук билгеләүче документ яки мондый документның нотариаль расланган күчермәсе;

в) «Биналар һәм корылмалар куркынычсызлыгы турында техник регламент» Федераль законының 5 статьясы 2 өлеше, 7, 8 һәм 10 статьялары белән билгеләнгән ышанычлылык һәм куркынычсызлык таләпләренә бакча йортының туры килүен раслаучы, инженерлык эзләнүләре өлкәсендә үз-үзен көйләүче оешма әгъзалары булган шәхси эшмәкәр яки юридик затлар тарафыннан бирелгән (бакча йорты торак йорт дип танылган очракта) объектның техник торышын тикшерү буенча бәяләмә;

г) әгәр бакча йорты яки торак йорт өченче зат хокуклары белән чикләнгән булса, күрсәтелгән затларның бакча йортын торак йорт яки торак йортны бакча йорты дип тануга нотариаль расланган ризалыгы.

 - Гариза бирүче Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан өземтә тапшырмаска хокуклы. Мөрәҗәгать итүче тарафыннан бакча йортын торак йорт яки торак йортны бакча йорты дип тану турында гаризаны карау өчен күрсәтелгән өземтә тәкъдим ителмәгән очракта, җирле үзидарәнең вәкаләтле органы Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтендә, ведомствоара электрон хезмәттәшлекнең бердәм системасын кулланып, Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан бакча йортына яки торак йортка теркәлгән хокуклар турында мәгълүматлар булган өземтә сорый.

 - Гариза бирүчегә гариза бирүчедән РФ Хөкүмәтенең 2018 елның 24 декабрендәге 1653 номерлы 1653 номерлы карарының 56 пунктында каралган документларны алуда аларның исемлеге һәм җирле үзидарәнең вәкаләтле органы тарафыннан алынган датасы күрсәтелгән алу язуы бирелә. Гариза бирүче документларны күпфункцияле үзәк аша тапшырган очракта, алу язуы күпфункцияле үзәк тарафыннан бирелә.

- Бакча йортын торак йорт яки торак йортны бакча йорты дип тану яисә бакча йортын торак йорт яки торак йортны бакча йорты дип танудан баш тарту турында карар җирле үзидарә органы тарафыннан әлеге Нигезләмәнең 56 пунктында күрсәтелгән тиешле гаризаны һәм башка документларны гариза бирелгән көннән соң 45 календарь көннән дә соңга калмыйча карау нәтиҗәләре буенча кабул ителергә тиеш.

- Башкарма комитет бакча йортын торак йорт яки торак йортны бакча йорты дип тану турында карар кабул ителгәннән соң 3 эш көненнән дә соңга калмыйча, гаризада күрсәтелгән ысул белән 3 кушымта нигезендә форма буенча гариза бирүчегә мондый карарны җибәрә. Гаризада мөрәҗәгать итүче күпфункцияле үзәктә шәхсән алу ысулын сайлаган очракта, мондый карар әлеге пунктта күрсәтелгән срокка күпфункцияле үзәккә җибәрелә.

- Бакча йортын торак йорт һәм торак йортны бакча йорты дип танудан баш тарту турында карар түбәндәге очракларда кабул ителә:

а) мөрәҗәгать итүченең РФ Хөкүмәтенең 2018 елның 24 декабрендәге 1653 номерлы карарының 56 пункты «а» һәм (яки) «в» пунктчаларында каралган документларны тапшырмавы;

- Башкарма комитетка гариза бирүче булмаган кешенең бакча йортына яки торак йортына теркәлгән милек хокукы турында Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында булган мәгълүматлар керү.

в) Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында бакча йортына яки торак йортка теркәлгән хокуклар турында белешмәләрнең булмавы турында җирле үзидарә вәкаләтле органына хәбәрнамә керү, әгәр РФ Хөкүмәтенең 2018 елның 24 декабрендәге 1653 номерлы карарының 56 пункты «б» пунктчасында каралган хокук билгеләүче документ яисә мондый документның нотариаль расланган күчермәсе бирелмәгән булса. Бакча йортын торак йорт яки торак йортны бакча йорты дип танудан баш тарту күрсәтелгән нигез буенча рөхсәт ителә,  әгәр җирле үзидарәнең вәкаләтле органы Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында бакча йортына яки торак йортка теркәлгән хокуклар турында мәгълүмат булмавы турында хәбәр алганнан соң гаризада күрсәтелгән ысул белән гариза бирүчегә мондый хәбәр алу турында хәбәр итсә, гариза бирүчегә РФ Хөкүмәтенең 2018 елның 24 декабрендәге 1653 номерлы карарының 56 пункты «б» пунктчасында каралган хокук билгеләүче документны яки мондый документның нотариаль расланган күчермәсен тапшырырга тәкъдим иткән  һәм гариза бирүчедән мондый документны яки аның күчермәсен хокук билгеләүче документны тапшыру турында хәбәрнамә җибәрелгәннән соң 15 календарь көн эчендә алмаганда;

г) гариза бирүче тарафыннан РФ Хөкүмәтенең 2018 елның 24 декабрендәге 1653 номерлы карарының 56 пункты «г» пунктчасында каралган документны тапшырмау, әгәр бакча йорты яки торак йорт өченче зат хокуклары белән чикләнгән булса;

д) бакча йортының яки торак йортның Россия Федерациясе законнары нигезендә рөхсәт ителгән файдалану төрләре мондый урнаштыруны күздә тотмый торган җир кишәрлегендә урнашуы;

е) гариза бирүче яки башка зат тарафыннан торак йортны даими яшәү урыны буларак куллану (торак йортны бакча йорты дип тану турында гаризаны караганда);

ж) бакча йортының су басу, су чыгу зонасы чикләрендә урнашкан җир кишәрлегендә урнашуы (бакча йортын торак йорт дип тану турында гаризаны караганда). (Пунктча белән тулыландыру - Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 17.02.2022 № 187 карары)

 

  • Бакча йортын торак йорт яки торак йортны бакча йорты дип танудан баш тарту турында карар РФ Хөкүмәтенең 2018 елның 24 декабрендәге 1653 номерлы карарының 61 пунктында каралган тиешле нигезләмәләргә мәҗбүри сылтама белән баш тарту нигезләрен үз эченә алырга тиеш.
  • Бакча йортын торак йорт яки торак йортны бакча йорты дип танудан баш тарту турында карар гаризада күрсәтелгән ысул белән гариза бирүчегә мондый карар кабул ителгәннән соң 3 эш көненнән дә соңга калмыйча бирелә яки җибәрелә һәм аӊа гариза бирүче тарафыннан суд тәртибендә шикаять бирелергә мөмкин.

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 885.4 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International