ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
«17» июль 2023 ел №2267
Шилнәбаш авыл җирлегенеӊ Генераль планына үзгәрешләр кертү проекты белән килешү турында
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 23-25, 28 статьяларына, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 131-ФЗ номерлы Федераль законга, Тукай муниципаль районы Уставына, Шилнәбаш авыл җирлегенеӊ Генераль планына үзгәрешләр кертү проекты буенча 2023 елныӊ 5 июлендәге халык тыңлаулар беркетмәләренә, Шилнәбаш авыл җирлегенеӊ Генераль планына үзгәрешләр кертү проекты буенча 2023 елның 5 июлендәге халык тыңлаулар нәтиҗәләре турында бәяләмәгә таянып
КАРАР БИРӘ
1. Татарстан Республикасының «Пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ тарафыннан эшләнгән һәм 2023 елның 5 июлендә Шилнәбаш авыл җирлегенең Шилнәбаш, Тогаево авылларында халык тыңлауларында каралган Шилнәбаш авыл җирлегенеӊ Генераль планына үзгәрешләр кертү проекты белән килешергә.
2. Шилнәбаш авыл җирлегенеӊ Генераль планына үзгәрешләр кертү проектын халык тыңлаулар беркетмәләре һәм халык тыңлаулар нәтиҗәләре турында бәяләмә белән Тукай муниципаль районы Советына раслауга җибәрергә.
3. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин