КАРАР «24» июль 2023 ел №2305 «Этилен 600» индустриаль паркы сәнәгать мәйданчыкларының эшләвен тәэмин итү өчен сәнәгать мәйданчыгының линия корылмалары коридорларын урнаштыру өчен территорияне планлаштыру һәм ызанлау проектын эшли башлау турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

«24» июль 2023 ел               Яр Чаллы ш.                              №2305

 

«Этилен 600» индустриаль паркы сәнәгать мәйданчыкларының эшләвен тәэмин итү өчен сәнәгать мәйданчыгының линия корылмалары коридорларын урнаштыру өчен территорияне планлаштыру һәм ызанлау проектын эшли башлау турында

 

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 5 бүлеге нигезендә, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 14 статьясы беренче өлеше 20 пункты, Тукай муниципаль районы уставы нигезендә

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. «Этилен 600» индустриаль паркы сәнәгать мәйданчыкларының эшләвен тәэмин итү өчен сәнәгать мәйданчыгының линия корылмалары коридорларын урнаштыру өчен территорияне планлаштыру һәм ызанлау проектын эшли башларга:

- «Мәйданнан тыш челтәр К-1 «ИП Этилен-600»;

- «Мәйданнан тыш челтәр В-1 «ИП Этилен-600»;

- «Мәйданнан тыш челтәр В-3 «ИП Этилен-600»;

- «Чимал торбаларының мәйданнан тыш челтәре «ИП Этилен-600»;

- «Тышкы электр белән тәэмин итүнең мәйданнан тыш челтәре «ИП Этилен-600»;

- «ИП Этилен-600»дән 16К-1235 автоюлына кадәр яңадан проектлана торган автомобиль юлы»;

- «ИП Этилен-600»дән 16К-1563 автоюлына кадәр яңадан проектлана торган автомобиль юлы»;

- «ИП Этилен-600»дән «Южная» автоюлына кадәр яңадан проектлана торган автомобиль юлы»;

- «Яңадан проектлана торган мәйданчык эчендәге тимер юллар «ИП Этилен-600»;

- «Газ белән тәэмин итүнең мәйданнан тыш челтәре «ИП Этилен-600».

2. Проектлаштыруны территориаль планлаштыру документлары, җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре, техник регламентлар таләпләре нигезендә алып барырга.

3. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                       А.Р. Хәбибуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 761.6 Кб

Дата публикации: 24.07.2023
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International