ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
«7» август 2023 ел Яр Чаллы №2433
Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлеге “Изумрудный поселогы” территориясен планлаштыру һәм ызанлау проектын раслау турында
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 28 статьясы, 2023 елныӊ 9 февралендәге халык тыңлаулар нәтиҗәләре турында бәяләмә нигезендә
КАРАР БИРӘ
1. Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлеге “Изумрудный поселогы” территориясен планлаштыру һәм ызанлау проектын расларга.
2. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Башкарма комитет Җитәкчесе
вазыйфаларын башкаручы М.Р. Хузязянов