ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
«___» ______ 2023 № ____
«Тукай муниципаль районында спорт резервын әзерләүне гамәлгә ашыручы муниципаль физкультура спорт оешмалары хезмәткәрләре хезмәтенә түләү шартлары турында» Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2020 елның 22 июнендәге 2254 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында
«Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында» 2023 елның 17 июлендәге 846 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә
КАРАР БИРӘ:
«Тукай муниципаль районында спорт резервын әзерләүне гамәлгә ашыручы муниципаль физкультура спорт оешмалары хезмәткәрләре хезмәтенә түләү шартлары турында» Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2020 елның 22 июнендәге 2254 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
исемен түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«Тукай муниципаль районында спорт әзерлеге буенча өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы муниципаль оешмалар һәм Тукай муниципаль районында дәүләт спорт әзерлеге үзәкләре хезмәткәрләре хезмәтенә түләү шартлары турында»
1 пунктның икенче һәм өченче абзацларын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында спорт әзерлеге буенча өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы муниципаль оешмалар хезмәткәрләре хезмәтенә түләү шартлары турында нигезләмә;
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында спорт әзерлеге буенча өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы дәүләт оешмаларының, ТР Тукай муниципаль районында дәүләт спорт әзерлеге үзәкләренең эшчеләр, мәдәният, сәнгать һәм кинематографиянең гомумтармак һөнәрләренең һөнәри квалификация төркемнәре, җитәкчеләр, белгечләр һәм хезмәткәрләрнең гомуми тармак вазыйфалары хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында нигезләмә».
2 - 4 пунктларны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«2. Әлеге карарның 1 пункты нигезендә билгеләнә торган Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында өстәмә спорт әзерлеге буенча белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы муниципаль оешмалар һәм Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында дәүләт спорт әзерлеге үзәкләре хезмәткәрләренең хезмәт хакы, хезмәткәрләрнең вазыйфаи бурычларының күләмен саклап калу һәм аларның шул ук квалификация эшләрен башкару шарты белән, әлеге карар нигезендә хезмәткә түләүнең яңа шартларына күчү вакытына гамәлдә булган хезмәткә түләү системасы нигезендә түләнә торган хезмәт хакыннан азрак була алмый.
3. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында спорт әзерлеге буенча өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы муниципаль оешмалар һәм Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында дәүләт спорт әзерлеге үзәкләре җитәкчеләренә Россия Федерациясе Хезмәт кодексы нигезендә:
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында спорт әзерлеге буенча өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы дәүләт оешмалары һәм Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында дәүләт спорт әзерлеге үзәкләре хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартларын билгеләүче коллектив шартнамәләргә, килешүләргә, локаль норматив актларга тиешле үзгәрешләр кертүне тәэмин итәргә;
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында спорт әзерлеге буенча өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы муниципаль оешмалар һәм Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы дәүләт спорт әзерлеге үзәкләре хезмәткәрләренә әлеге карар белән билгеләнгән хезмәткә түләү системасы кертелүгә кадәр ике айдан да соңга калмыйча мөһим хезмәт шартлары үзгәрү турында хәбәр итәргә.
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында спорт резервын әзерләүне гамәлгә ашыручы муниципаль физкультура спорт оешмалары хезмәткәрләре хезмәтенә түләү шартлары турында күрсәтелгән карар белән расланган нигезләмәне яңа редакциядә бәян итәргә;
ТР Тукай муниципаль районында спорт резервын әзерләүне гамәлгә ашыручы дәүләт физкультура спорт оешмаларының эшчеләр, мәдәният, сәнгать һәм кинематографиянең гомумтармак һөнәрләренең һөнәри квалификация төркемнәре, җитәкчеләр, белгечләр һәм хезмәткәрләрнең гомуми тармак вазыйфалары хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында күрсәтелгән карар белән расланган нигезләмәне яңа редакциядә бәян итәргә.
4. Әлеге карар 2023 елның 1 сентябреннән үз көченә керә, дип билгеләргә.
5. «Бюджет һәм казна учреждениеләренә хезмәт күрсәтү үзәге» муниципаль бюджет учреждениесенә әлеге карарны 3 эш көне эчендә районның рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштыруны тәэмин итәргә.
6. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин