ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
31.08.2023 ел Яр Чаллы шәһәре № 2933
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларында тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчеләре ставкаларын кертү турында
«Россия Федерациясендә тәрбияне үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру турында» 2023 елныӊ 4 маендагы под-937/23 номерлы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы, «Татарстан Республикасы дәүләт мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елныӊ 412 номерлы карары белән расланган «Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләренең хезмәт шартлары турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елныӊ 19 августындагы 989 номерлы карары нигезендә
КАРАР БИРӘ:
1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларында тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчеләре ставкаларын кертү буенча гомуми белем бирү оешмаларының бирелгән исемлеген расларга (1 кушымта).
2. Әлеге карарны 3 эш көне эчендә Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (https://pravo.tatarstan.ru), шулай ук Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (https://tukay.tatarstan.ru) урнаштырырга.
3. Әлеге карар 2023 елныӊ 1 сентябреннән үз көченә керә.
4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы вазыйфаларын башкаручы Э.Р. Низамиевага йөкләргә.
Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2023 елның 31.08. 2933 номерлы карарына кушымта
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларында тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчеләре ставкаларын кертү буенча гомуми белем бирү оешмалары исемлеге
|
№ |
Гомуми белем бирү оешмасы исеме |
Ставкалар саны |
|
1 |
ТР Тукай муниципаль районы «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү Бәтке урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ |
0,5 |
|
2 |
ТР Тукай муниципаль районы «Биклән урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ |
0,5 |
|
3 |
ТР Тукай муниципаль районы «Калмаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ |
0,5 |
|
4 |
ТР Тукай муниципаль районы «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче Князево урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ |
0,5 |
|
5 |
ТР Тукай муниципаль районы «Комсомолец урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ |
0,5 |
|
6 |
ТР Тукай муниципаль районы «Кече Шилнә урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ |
0,5 |
|
7 |
ТР Тукай муниципаль районы «Мәләкәс урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ |
0,5 |
|
8 |
ТР Тукай муниципаль районы «Түбән Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ |
0,5 |
|
9 |
ТР Тукай муниципаль районы «Яңа Троицкий урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ |
0,5 |
|
10 |
ТР Тукай районы «Яӊа пос. урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ |
0,5 |
|
11 |
ТР Тукай районы «Круглое Поле пос. урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ |
0,5 |
|
12 |
ТР Тукай муниципаль районы «Теләнче-Тамак урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ |
0,5 |
|
13 |
ТР Тукай муниципаль районы «Инглиз телен тирәнтен өйрәнү Шилнәбаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ |
0,5 |